16+

Читкә китә калсак, хыянәт итмәбезме?

Кешене яңалыкка омтылганы, яңа җирләр күрергә теләгәне өчен генә юкка чыгарып атып, аңа төрле ярлыклар тагу дөресме?

Кешене яңалыкка омтылганы, яңа җирләр күрергә теләгәне өчен генә юкка чыгарып атып, аңа төрле ярлыклар тагу дөресме?

Бу мәгълүм мәзәктәге кебек: тәмугтагы татарлар казаныннан берсе өскә үрмәли башласа, аны астагылары тартып төшерә, шуңа аңа капкач та кирәкми, имеш. Чит илләргә китеп тәҗрибә тупларга, ят җирдә көчен сынап карарга теләүчеләр белән дә шулай: китәргә теләмәгән яки мөмкинлеге булмаганнар аларны төрлечә атап, патриотлык хисләре булмауда оялтырга маташып, хәтта «хыянәтче» дигән ярлык тагарга ашкына. 

Бу хәл социологик сораштыру нәтиҗәләре басылып чыкканнан соң булып ала. Кайберәүләр аның нәтиҗәләрен дөрес түгел дип бара, әмма бу теманы өйрәнеп, тикшеренүләр уздыручыларның да нәтиҗәләре шундый, бөтенесе дә килешенеп, алдап утырмыйдыр инде. Социология ул – безнең көзгебез, бу очракта үз-үзеңне гаепләргә кирәк. Чит илгә барып карарга теләгән һәркем – ул әле илен, ватанын саткан хыянәтче түгел. Глобальләшү чорында кешенең үзе өчен дөнья­ны ачарга теләве башкаларда нормаль күренеш булып санала, яшь буын, белем алгач, чит илләрдә көчен сынап карый. Ә безнекеләр алардан киммени? Бөтен бәла – аларның күп булуында. Ләкин алар беркем көтмәгән, беркем бернәрсә вәгъдә итмәгән чит-ят җирләргә китәргә һәм бәхетләрен сынап карарга тели икән, димәк, алар үз көчләренә ышана. Аларны гаепләгәнче, китү сәбәпләрен ачыклау кулайрак булмасмы? Әлеге китүләрне төрле тыюлар, кануннар ярдәмендә киметеп була. Әмма бөтенләй бетереп булмый, элеккеге тимер чаршау яңадан эленмәс шул инде хәзер. Бу юл белән хәл ителми. Җәмгыятьнең бүгенге хәле – хәзерге буынның хезмәте нәтиҗәсе, яшь буын анда үзенә урын тапмый икән, бусы инде безнең җаваплылык.

Әмма читкә яшьләр генә ашкынмый, чит илдә пенсия алучы өлкәннәрнең саны да кинәт артып киткән. Яшьләр хыялланган белән генә түгел әле, аларның уннан бере генә тәвәккәлли, ди белгечләр. Китүчеләрнең дә күбесе кире кайта яки киткәнче үк һәрбер баскычта аларның рәте сирәкләнә. Яшь буын биредәге хәлләрне бераз гына белә, әмма тегендәгесе аңа тагын да азрак таныш.    Киттең дә бернинди мәшәкатьсез генә гомер кичерә башладың дип уйлау – артык беркатлылык. Европа илләрендә россиялеләр башкаларга караганда азрак, чөнки безнекеләрне «түбән»дәрәк булган дәрәҗәләр генә кызыктырмый, ә менә Көнчыгыш Европаныкылар әллә ни чирканып тормый икән. Хәер, алар бер көчледән икенче көчлегә табынып, аңа хезмәт итәргә өйрәнгән инде. Менталитет тиз генә үзгәрә торган әйбер түгел, башкача уйлаучы буын килеп чыксын өчен Муса пәйгамбәр дә яһүдләрне дүрт дистә ел чүл буйлап ияртеп йөрткән. 

Ә менә эшкә яраклы 30-45 яшьтәгеләр күпләп китәргә омтылганда, уйланырлык урын бар. Алар – белемле, профессиональ һәм тормыш тәҗрибәле, үз көчләрен, сәләтләрен дөрес бәяли белүче, акылы утырган яшьтәгеләр. Романтика, кызык эзләп йөрүчеләр сафын тутыручылар түгел, ә кризис, хәерчелек, билгесезлектән туючылар. Алар кемнәрнең «бик талантлы һәм уңышлы» булуын, кемгә бәхет елмаячагын, карьера баскычы ни рәвешле ясалуын, җылы урыннарның бүленешен күреп-белеп тора, күбесе мондый хәлләрнең тәмен дә татып караган. Икътисад машинасына югары акыл кирәкми, гомумән, акыллы булуның кызыгы юк хәзер.

Гади эшче куллар белән беррәттән яшь галимнәрнең, яңа гына югары уку йортларын тәмамлап чыккан актив яшьләрнең читкә агылуы шул ук икътисадны көчсезләндерә, аның үсешен тоткарлый. Алда әйтелгәнчә, Көнбатышта гади сатучы, плантациядә эшләүче, бәдрәф юучы вазифаларын башкалар бүлгәләшеп бетергән, ә менә программалаучы, табиб, галим, очучыларга эш табып була һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр бар, диләр белгән кешеләр. Шулар буламы инде «хыянәтче»? Кеше үзенең хыялына хыянәт итми бит, ул аны бары тик чынга ашырырга гына омтыла. Хыялланып яшик, хыялларның чынга аша торган бик кызыклы үзенчәлеге бар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X