16+

Чувашия мөгез чыгарды – абсолют батыр машинасыз калды!

Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә узган Федераль Сабан туе абсолют батыры итеп Марий Эл егете Муса Галләмов билгеләнде. Ләкин бәйрәмнән ул автомобильсез кайтып китте.

Чувашия мөгез чыгарды – абсолют батыр машинасыз калды!

Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә узган Федераль Сабан туе абсолют батыры итеп Марий Эл егете Муса Галләмов билгеләнде. Ләкин бәйрәмнән ул автомобильсез кайтып китте.

27 яшьлек Муса 2015 елда Краснояск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда батыр калган иде инде. Көрәш белән ул 12 ел шөгыльләнә. Абсолют батыр исеме өчен Волгоград егете белән көрәште. 

- Мин Көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләндем, ул җиңәргә дә ярдәм итте. Чувашия егетләре үз көрәшендә мастер. Безнең көрәш алар арасында таралмаган. Көчле Татарстан егетләрен дә абсолют батыр өчен көрәшергә чыгармадылар. Шуңа күрә дә алдынгылыкка чыгу авыр булмады, - ди Муса. 

Егет Йошкар Ола шәһәрендә һәм Әтнә районында узган Сабан туенда абсолют батыр да булган әле. Беренче тапкыр келәмгә әтисе Илдус Гарипов биш яшендә алып чыккан булган. 

Гадәттә батыр калган кешегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль тапшыралар иде. Быел Мусага автомобиль урынына тәкә генә эләкте. Машинаны исә төрле авырлык үлчәмендә җиңүче алты егет лотореяда уйнатып отырга тиеш иде. Бәхет Чувашиянең Шыгырдан авылы егете Риназ Сабдаровка елмайды. Ул 80 килограмм авырлыгында җиңү яулаган иде. 

- Ходай шулай кушкандыр инде. Шуңа машина миңа эләкте. Күрүегезчә, мин бик шат, - диде 23 яшьлек машина иясе. 

Татарстан егетләрен исә баш батыр өчен көрәшкә гомумән кертмәгәннәр. Янәсе мәйданга татарстанлыларны кертсәң алар гына машина ота. Федераль Сабан туендагы яңа "кагыйдәләргә" карата фикерен көрәшче Раиль Нургалиев җиткерде. 

- Мин Федераль Сабантуйларында җиде ел көрәшәм инде. Бик күп җиңүләргә ирештем, машиналар оттым. Федераль Сабантуйлар елына бер тапкыр гына оештырыла, анда теләгән һәркем катнашырга тиеш. Ә хәзер кем көчле, шуны мәйданга чыгармый башладылар. Хаман Татарстан көрәшчеләре машина алып китә диләр. Янәсе Бөтендөнья Татар конгресы шулай кушкан. Машинаны бит Конгрес та, Спорт Федерациясе дә куймый, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирә. Машина аласылары килсә, үзләре тагын бер машина куйсыннар. Президент куйган машинаны алар бүлешергә хакы юк. Элек-электән абсолют батр калган кешегә машина бирәләр. Бабайлар шулай көрәшкән. Хөкемдарлар бик озак Чувашия кешесен калдырырга тырышты. Машинаны көрәшеп алмау дөрес түгел. Мин келәмгә Муса белән чыгарга тиеш идем, ләкин көрәшеп тормадым. Миңа көрәшеп торудан мәгънә юк иде, барыбер батыр өчен көрәшергә чыгармыйлар. Көрәшне үзгәртеп бетерделәр. Бу татар көрәшен бетерү генә. Татарстанлыларны көрәшкә бөтенләй кертмиселәр иде әле. Чит төбәкләр безнең көрәшне күрсә, киресенчә үсеш булыр иде, диде Раил. 

Быел Теләче, Биектау, Арча, Казан Сабан туенда көрәшкән иде ул. 

Федераль Сабан туе төп хөкемдары Фәрит Чабатов көрәш һәм машина уйнату гадел булды дигән фикердә. 

- Бөтендөнья татар конгресы һәм Россия көрәш федерациясе машинаны лотерея белән уйнату карарын кабул итте. Бөтенесе дә моңа ризалык бирде. Үзегез уйлап карагыз, 60, 70, 80 килограмм авырлыкта булган кеше көрәшеп кенә беркайчан да машина ала алмас иде. Без аларга да мөмкинлек бирдек. Әйе, бу карар белән килешмәүчеләр дә бар. Алга таба да көрәш шулай барачакмы икәнен әйтә алмыйм, моны һәр төбәк үзенчә хәл итә. Без шушылай эшләргә булдык, - ди хөкемдар. 

Татарстан көрәшчеләре исә Федераль Сабан туе нигезләмәсендә абсолют батыр тәкә белән бергә машина да отырга тиеш дип язылган диләр. Җирле хөкемдарлар көрәш барышында гына шундый үзгәрешләр керткән.

Машина алмавына кәефе кырылган Муса Галләмов исә тәкәсен дә Чувашиядә калдырып китте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу итегез ,сабан туен машина кебек зур булэклэрсез генэ уткэреп булмый микэн ? Мина калса зур булэклэр сабан туенын рухи кыймэтен югалта .

    Мөһим

    loading