16+

Данир Сабиров укытучысы Салават Фәтхетдиновның әнисендә кунакта булган! (Эксклюзив ФОТО һәм ВИДЕО)

Данир Сабиров концерт сезонын тәмамлап, Тәтешледә концерт куйган. Тамаша башлар алдыннан, Аксәет авылына Салават Фәтхетдиновның әнисенә кунакка барып килгән.

Данир Сабиров укытучысы Салават Фәтхетдиновның әнисендә кунакта булган! (Эксклюзив ФОТО һәм ВИДЕО)

Данир Сабиров концерт сезонын тәмамлап, Тәтешледә концерт куйган. Тамаша башлар алдыннан, Аксәет авылына Салават Фәтхетдиновның әнисенә кунакка барып килгән.

- Баянчым Роберт белән бардык, авыл буйлап йөрибез, йортын таба алмыйбыз. Хәтта берничә тапкыр Ләйсән апага да шалтыратып алдым. Аптырагач, кибеткә кереп сорарга булдым. Кибет бусагасында Тәкълимә апа басып тормасынмы?! Ул башта: «Бәй бит син Данир Сабиров!» - ди. «Ə сез Тәкълимә апамы?» - дидем. Кызык очрашу булды. Бергәләп табын әзерләп, чөкердәшеп чәй эчтек. «Сиңа ыс молокамы, без молокамы?» - дип соравы ошады. Үзенчә урысча сөйләшкән була әле ул.

Шаян әби. Күрәсең, алар нәселе белән шундый: зирәк, акыллы, сүз артыннан кесәгә керми торган. «Син бит телевизордан картрак күренәсең, ә чынында исә, бик яшьсең!» - ди. Əни кеше улы белән горупланганы күренеп тора: диварларда да, шкафта да Салават фотографиясе, киштәдә - аның дисклары...

Шул ук авылда - Салават үскән төп йортта аның энекәше - Рәфил абый да яши. Аңардан: "Кайда эшлисез?" - дип сорагач, Тәкълимә апа: "Завклуб ул!" - диде. Рәфил абый аны шундук: "Завклуб түгел, руководитель филиала. Документта шулай язылган», - дип төзәтеп куйды. Шул ук клубта кайчандыр Салават абый да завклуб булып эшләгән.

Тәтешле халкы бик ошады. Сөйләмнәре дә башка районнардан аерылып тора, үз-үзләрен тотышы да башкача. Кызык халык яши икән анда.

Əнисенә кунакка кергәне өчен, Салават Данирны мактап, Инстаграмына пост та әлгән. «Мәгънәле кеше, ни әйтәсең... Минем студентларга хас әйбер бу. Рәхмәт, егетләр-кызлар", - дип куйган ул.  

 


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading