16+

Данир Сабиров: «Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер ялгызым тилмереп йөрер идем»

– Хатыным белән ничек танышу тарихын күп сөйләгән булды. Без туйда таныштык. Хәләл туй иде, бирегә егете белән Миләүшә кунак буларак килгән, ә мин мәҗлесне алып барам.

Миләүшәне шундук ошаттым, мин аңа еш караганга, егетенең ачуы да килде әле. Гыйнварда танышкан булсак, февральдә очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык һәм августта өйләнештек. Яшь чагында эшләнгән гамәлләр, ничек булганын үзем дә аңлап бетермәдем. Әмма, күрәсең, Ходай шулай кушкан булган. Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер дә ялгызым тилмереп йөрер идем.

Миләүшә бик романтик күңелле кеше. Елына бер – аның туган көнендә – мин дә «романтика»ны кабызып алам. Хатын бүләкләргә карата бик көйсез, аңа теләсә нәрсә бүләк итеп булмый. Мәсәлән, чәчәкләрнең дә аңа шушындые гына кирәк, башка төрлесе булмасын. Ә минем өчен чәчәк чәчәк инде, бер аермасы да юк. Тагын дөрес чәчәк алмам дип, былтыр интернеттан заказ бирергә булдык. Миләүшә үзе сайлады, минем карта белән онлайн түләде. Күпмедер вакыттан курьер чәчәкләрне китерде дә, «Чыгып алыгыз», – дип шалтыраттылар. Шулвакыт Миләүшәнең: «Һич югы үзең алып кереп, бүләк итәрсең инде!» – дигәнен һаман көлеп искә алам.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading