16+

Баланы табып, үстерү өчен шактый акча да кирәк

Илгә хәвеф-хәтәр килсә, гадәттә дин һәм гаилә кыйммәтләренә игътибар арта башлый. Башкортстан Корылтае депутатлары Россиядә традицион гаилә кыйммәтләренә каршы булучыларга бәйле канун проекты әзерләп, Дәүләт Думасына тәкъдим иткән. Аерым алганда сүз бала табып үстерү, традицион гаилә кыйммәтләренә каршы булучыларны штрафка тарту хакында бара. 

Баланы табып, үстерү өчен шактый акча да кирәк

Илгә хәвеф-хәтәр килсә, гадәттә дин һәм гаилә кыйммәтләренә игътибар арта башлый. Башкортстан Корылтае депутатлары Россиядә традицион гаилә кыйммәтләренә каршы булучыларга бәйле канун проекты әзерләп, Дәүләт Думасына тәкъдим иткән. Аерым алганда сүз бала табып үстерү, традицион гаилә кыйммәтләренә каршы булучыларны штрафка тарту хакында бара. 

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Нина Останина билгеләп үткәнчә, канун проекты 2022 елның азагына кадәр кабул ителергә мөмкин. Бу законда административ җаваплылык традицион гаилә кыйммәтләреннән баш тартуны пропагандалау гына түгел, ә россиялеләргә ЛГБТ идеологиясен, “чайлдфри” (аңлы рәвештә бала тапмаска карар кылучылар) идеологиясен “тукучылар” өчен дә җаваплылык булдыру күздә тотыла.
“Безнең традицион гаилә кыйммәтләрен җәмәгатьчелектә һәрдаим күрсәтеп торырга кирәк. Чайлдфрины тыеп кына булмый, гаилә коруның, бала табып-үстерүнең ни дәрәҗәдә бәхет икәне хакында да сөйләргә онытмаска кирәк”, – дигән фикердә депутат ханым. 

Кызганыч, әмма депутат әфәнделәр һәм ханымнар 20 елга соңга калды, төсле. Гаилә коруның ни дәрәҗәдә бәхет икәнен аңлау өчен башта яшь кешеләргә матди яктан ярдәм итү кирәклеге хакында фикер башларына кереп карамый бугай аларның. 

Совет чорын ничек кенә сүксәләр дә, гаилә корган кешегә тулай торакта булса да бүлмә бирелгән. Аннан ул бүлмәне фатирга алмаштырганнар. Хәзерге фатирларның бәясе квадрат метры 160 мең сумнан башлана һәм яшь гаилә ул фатир өчен 15-20 ел тирәсе түләргә тиеш. 

Ә аналарга карата безнең җәмгыятьтә нинди караш? Бала тапканнан соң 3 елдан артык өйдә утырып, баланың тәрбияләү, гаиләңне карау белән генә шөгыльләнәсең икән – син ирең җилкәсендә утыручы сорыкорт. (Кызганыч, бу каенана яисә якын туганнарың фикере генә түгел, башкалар да шулай уйлаячак).

Декрет ялыңда эшләсәң – балаңны кара, синнән юньле ана чыкмый инде алай, диләр. (Юньле һәм юньсез аналарны билгели торган шкала ниндиерәк икәнен дә аңлатсалар икән!..) Ә эшкә чыгып эшли башласаң, бөтенләй бетте баш! Беренчедән, әле сине эшкә алырга атлыгып тормаячаклар. Чөнки балаң кечкенә, еш авырый һәм син телисеңме-теләмисеңме ул авырганда аның янында булырга тиеш. Кыскасы, балалы хатын-кыздан да “уңайсыз” хезмәткәр безнең илдә әле юк. 

Нормаль, сау-сәламәт бала тавышлана, уйный, йөгерә. Җәмәгать урынында бала артыграк шаярып ташласын әле?! Хәзер кырын карый башлыйлар. 

“Үзеңне генә ярат”, “Бер генә яшибез, үзең өчен яшәргә кирәк”, “Беренче урында син үзең” кебек тренинглар аша формалашкан буынны штрафлар белән генә куркытып, бала таптырып булырмы? Шикле. Ул штрафын итеп түләргә дә риза булуы бар әле. Чөнки штрафны бер түлисең дә бетте. Ә баланы табып, үстерү, тәрбияләр өчен мораль яктан ныклылык, нервалар, вакыт кына түгел, ә шактый акча да кирәк. 

Мисал өчен, яңа туган балага распашонка – 250, ике ыштан – 630, бодилар –  200 сумнан, җылы комбинезон – 4990 сумнан, подгузникның берсе 25 сумнан башлана (ә көнгә алар ничә данә кирәк икәнен чамалыйсыздыр). Шуңа да, штраф арттырганчы, бала тәрбияләү өчен бирелә торган пособие күләмен үстерүнең нәтиҗәсе күбрәк булыр, төсле. 

Фото: pixabay.com.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес язгансыз!!! Иң беренче яңа өйләнгән парларга бушлай квартира бирергә кирәк!!! Аннары гына яшьләрдән сорап була.

    Мөһим

    loading