Шәһри Казан

Депутатларга сүзем бар

Иртән күзне ачуга ук, телевизорны кабызып куябыз. Яшьләр аны карамый да бугай инде хәзер, уч төбе хәтле генә телефонга бөтен дөнья сыйган бит, ашаганда да, урамда барганда да, ачуым да килмәгәе, йоклаганда да кулларында шул телефон.

Менә шул телевизордан картым белән көн дә иртәне яңалыклар караудан башлыйбыз. Күңелле яңалыклар турында да сөйлиләр ара-тирә. Ә күбесе инде фатир өчен түләүләрнең кыйммәт булуы, бензинга бәя күтәрелү, эшсезлек, мошенникларның ялгыз карчыкларны алдаулары турында. Беркөнне төрмәдә утыручылар турында сөйләп алдылар. Аларның саны бер дә кимүгә бармый, артып кына торалар, диләр. Акчасызлык, эшсезлек, кыйммәтчелек заманында арта инде андыйлар. Ә хөкүмәт, күпме акча сарыф итеп, шуларны бушка ашатып ята. Яшелчәдән дә, җиләк-җимештән дә өзмибез дип, бала караган кебек, туклануларын кайгыртып яшәүләрен дә сөйләделәр әле. Төрмәгә кире кайтучыларның саны да күп, диләр. Берничә срок төрмәдә ятканнар бушка ашап ятарга кире кайтадыр да шул. Утка, суга да түләргә кирәкми.

Реклама

Пенсионерларга пенсия түләргә акча юк дип, пенсия­гә чыгу яшен арттырып куйдылар. Шул төрмәдәгеләрне яхшылап кына эшләтсәң, казнага акча керер иде. Нишләп колонияләрдә кечкенә генә предприятиеләр ачмыйлар, теплицалар корып куймыйлар икән соң. Җир бүлеп бирсеннәр, бәрәңгесен утыртсыннар, кәбестә, кишерен үстерсеннәр. Буш җирләр хәйран күп бит.

Картым белән шуларны сөйләшәбез дә, шуның белән ул сүз өйдә генә кала. Газетаны укып, түрәләрнең башына бер яхшы идея килмәсме дим инде. Аларның югары технологияләр, икътисад турында уйлап, шул гади генә әйберләрне уйларга вакытлары калмыйдыр. Идеяне биргәч тә, тиз генә чынга ашмый әле ул. Депутатларның аларны кат-кат карыйсылары бар, кайбер закон проект­ларын карау бишәр елга сузыла, имеш. Үз сүзем түгел, телевизордан шулай дип әйтеп тордылар.

Равия Сафина, Әлмәт

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: