16+

Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиме?

Һәр мөселман кешесенең хыялы - Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәт бакчаларына керү. Әби-бабайларыбыздан ишетеп белгән оҗмах йорты, андагы зиннәтле сарайлар, җимеш бакчалары һәм баллы чишмәләр һәркайсыбызны ымсындырып тора. Шуңа да бу темага җыелган сорауларымны мин даими әңгәмәдәшем - «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирергә ашыктым.

Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиме?

Һәр мөселман кешесенең хыялы - Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәт бакчаларына керү. Әби-бабайларыбыздан ишетеп белгән оҗмах йорты, андагы зиннәтле сарайлар, җимеш бакчалары һәм баллы чишмәләр һәркайсыбызны ымсындырып тора. Шуңа да бу темага җыелган сорауларымны мин даими әңгәмәдәшем - «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирергә ашыктым.

- Җәннәт һәм җәһәннәм Раббыбыз тарафыннан барлыкка китерелгән. Алар хәзерге вакытта инде бар. Җәннәтнең кимчелеге һәм җитешсезлеге һич юк. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримнең «Сәҗдә» сүрәсендә: «Әгәр Без, теләсәк, һәр кешегә иманны вә һидаятьне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын. Минем сүзем хак булды һәм беркетелде», - ди. Шул сүрәдә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Мәэва исемле җәннәт булыр, ул җәннәт чын иманны, хак динне кәсеп иткәннәре өчен аларга мәңге торачак урын булып әзерләнгән». Аллаһы Тәгалә безгә акыл да, сәламәтлек тә, күптөрле нигъмәтләрен дә бирде, эчәргә суыбыз, суларга һавабыз, ашарга ризыгыбыз бар. Боларга өстәп, Коръән иңдерде, безне туры юлга күндерергә пәйгамбәрләр җибәрде, Үзен танытты. Димәк, мөэмин-мөселманнар, Ул кушканнарны үтәп, җәннәткә керергә омтылырга тиеш. Коръәндә аның турында бик күп урында кабатлана. Аллаһы җәннәт белән җәһәннәмне барлык­ка китергәч, анда Җәбраил фәрештәне җибәрә. Фәрештә аларны барып карагач, җәннәтне күргән кешенең һичшиксез шунда керәсе килер, җәһәннәмне күргән кеше аннан котылу юлын эзли башлаячак, дигән. Шуннан Раббыбыз җәннәт юлын авырлыклар белән каплап ала, ягъни анда эләгергә ансат булмаячак. Җәһәннәмне, киресенчә, шәһвәт, нәфес белән каплап ала. Сабыр иткән кешегә бу дөньяның ләззәтләрен Раббыбыз җәннәттә бирә. Гомумән, анда кешеләрне берәүнең дә күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, хыялына да кереп карамаган киң нигъмәтләр көтә. Җәннәткә тәкъвалык һәм күркәм холык кертә, дигән хәдис тә бар. Тәкъвалык ул - Аллаһыдан курку, ягъни аның тыйганнарыннан тыелу һәм кушканнарын үтәү. Күркәм холык - таш атканга аш белән кайтару, начар сүз әйтүчегә яхшы сүз әйтү. Иманның күрсәткече намаз уку, ураза тоту, сәдака бирү генә түгел, ә күркәм холык та.

- Хәзрәт, җәннәткә иң беренче һәм иң соңгы булып кем керәчәк?
- Тәүге тапкыр аның ишеген Пәйгамбәребез ачачак. Ахыргы керүчегә килгәндә, ул - җәһәннәмдә иң соңгы булып янган кеше. Сират күпере җәһәннәм өстеннән үтә, ул җиде катлы. Күпер аша узганда, гөнаһлы мөселманнар шунда төшеп бара. Иң өске катта алар яначак, һәм бер вакыт җитәчәк: иң соңгы кеше аннан чыгачак һәм җәннәткә керәчәк. Кемнең күңелендә иман бар, кем Аллаһка ышана, ул җәһәннәмдә мәңгегә калмаячак - җәннәткә керәчәк, имансыз кешеләр генә җәһәннәмдә мәңге калачак.

- Җәһәннәм җиде катлы, дидегез, ә җәннәт ничә катлы итеп эшләнгән һәм андагылар үзләрнең ничәнче «этажда» икәнен беләчәкләрме?
- Галимнәр әйтүенчә, аның катлары бик күп һәм кешеләр, гамәлләренә карап, төрле катта булачак. Кеше анда үзен түбән хис итмәячәк, кимсенмәячәк. Иң күп нигъмәт үзенә бирелгән дип уйлый. Җәннәтнең әле сигез ишеге дә бар. Бер ишектән ураза тотучылар керә. Намаз ишеге, сәдака ишеге бар.

- Анда гаиләләр бергә яшәячәкләрме?
- Аллаһы Тәгалә «Тур тавы» сүрәсендә, аталарны балалары белән бергә җыярмын, ди. Балалары биегрәк катка эләксә, үзенең рәхмәте белән, әти-әниләрен шулар янына менгезә. Яки киресенчә, әти-әни янына өскә балаларын да җыячак - бу да алар өчен бер нигъмәт.

- Димәк, ир белән хатын бергә яшәячәк...
- Үзләре моны теләсә, бергә булачаклар. Кемдер бу дөньяда үзенең пары белән бала хакына гына яшәргә мөмкин бит. Ә җәннәттә үз теләкләренә карап кына яшиләр.

- Анда дуслар, туганнар үзара аралашачакмы?
- Дөньяда ничек булганнарын сөйләшеп утырачаклар, дигән аятьләрдән аңлашылганча, үзара күрешеп сөйләшәчәкләр.

- Балалар туачакмы?
- Юк. Әмма сабый вакытта үлгәннәр турында күпчелек галимнәр, барысы да җәннәткә эләгәчәк, дип әйтә.

- Җәннәткә керүчеләр яшәрәчәк икән?..
- «Вакыйга» сүрәсенең 37нче аятенең тәфсирендә, җәннәт кешеләренең барысы да 33 яшьтә булырлар, диелә. Анда керүчеләр кайгы-хәсрәт, авырулар белми һәм мәңге сәгадәттә була.

- Хур кызлары турында нәрсә әйтерсез?
- Иң элек шуны әйтергә кирәк: Аллаһыга гыйбадәт кылган хатын-кызлар хур кызларыннан да матур булачак. «Рахман» сүрәсендә хур кызлары турында «Чатырлар эчендә кара күзле хур кызлары бар» диелә. Алар бик гүзәл, чибәр, пакь булачак, ирләренә генә карап торырлар. Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер, диелә Коръәндә.

- Анда намаз укыячаклармы?
- Намаз укылмый, ә Аллаһыга зикер-тәсбих итә­чәкләр.

- Алар Аллаһны күрә­чәкләрме?
- Әйе. Бу иң зур нигъмәт булачак.

- Җәннәт әһелләре нәрсә киеп йөриячәк?
- «Инсан» сүрәсенең 12нче аятендә: «Дәхи аларны Аллаһ юлында чыдамлы булулары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр», - диелә. Шул ук сүрәдән аңлашылганча, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр. Җимешләрне, татлы эчемлекләрне махсус җәннәт егетләре алтын, көмеш савытларда бирәчәк, алар официантлар кебек хезмәт күрсәтә. Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың, диелә 19нчы аятьтә.

- Иң беренче ризыклары нәрсә булачак?
- Зур балыкның бавыры. Аны кайбер галимнәр кит балыгы дип тә әйтә. Йомшак һәм ашарга җиңел ризык булганга, иң беренче аны тәкъдим итәләр. Коръәндә җәннәттә булачак ризыклар исемнәре белән бирелә, әйтик, банан, хөрмә. Әмма алар кеше күзалласын гына шул исемдә бирелә. Чынлыкта алар тагын да тәмлерәк, башка формада да булырга мөмкин.

- Җәннәт турында күбрәк белергә теләүчеләргә Коръәннең кайсы сүрәләрен укырга киңәш итәсез?
- «Инсан», «Вакыйга», «Рахман» сүрәләрендә аның турында бик тәфсилләп язылган.

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????

    Мөһим

    loading