Шәһри Казан

«Дәресне бабай түгел, онык үзе әзерләргә тиеш»

Саҗидә Сөләйманова, Фатих Хөсни, Һади Такташ исемендәге бүләкләр иясе, «Ел китабы-2018» бәйгесе җиңүчесе язучы, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова республикабызның Алексеевск бистәсендә укучылары белән очрашты.

Күпсанлы хикәяләре, повестьлары, шигырьләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән язучы белән очрашу бистәнең Г.Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбендә узды. Залга керүгә үк, язучының китапларыннан матур итеп күргәзмә әзерләнгән. Бәйрәмчә бизәлгән залны тутырып укучылар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары урын алган. 

– Бездә журналистлар, язучылар, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар инде традициягә керде. Без аларны көтеп алабыз. Укучылар, укытучылар күңеленә илһам салып китә алар. Фирүзә Җамалетдинова шигырьләре, әсәрләре тормышчан, туган якка, туган телгә ихтирам-мәхәббәтле булу белән сугарылган. Алардан җылылык бөркелеп тора. Һәркем шушы җылылыкны алып кайтып таратсын иде. Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда бергәләп тырышыйк, – диде район мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев, кичәне башлап һәм шагыйрәнең күңелен яулап, балачакка кайтарган бер шигырен укыды. 

Реклама

Балалар язучы әсәрләреннән өзекләрне татар телендә дә, шулай ук аның тәрҗемә ителгән хикәяләреннән рус телендә дә бик тырышып укыдылар. 3нче сыйныф укучылары башкаруында «Бабай һәм онык» хикәясен зал аеруча яратып кабул итте. Алай гынамы, рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирүче Россиянең халык мәгариф отличнигы Роза ханым Кутуева укучыларыннан шунда ук имтихан алды. «Дәресне бабай түгел, онык үзе әзерләргә тиеш», – дип аңлатма бирделәр егетләр бертавыштан. 

Кичә кызыклы формада әзерләнгән. Аның исеме дә язучының бер әсәреннән алынып, «Гомер тукталышлары» дип куелган. Чүпрәле районында туып-үскән, урта белем алган, университетта журналистлык һөнәрен үзләштергән һәм өч дистә елдан артык гомерен Татарстан матбугатына багышлаган, 11 китап авторы Фирүзә ханымның гомер һәм иҗат юлындагы тукталышлар... Ул аларга үзе тукталды һәм күбрәк лирик-фәлсәфи шигырьләре аша җавап бирде. Әдәби тукталышларда укучылар, мөгаллимнәр, китапханәчеләр сүз алды. Аларны әсәрнең язылышы, геройлары, прототиплары, бүгенге көндәге язмышлары кызыксындырды.

«Сигезенче могҗиза» шигырен язганда нинди уйлар кичердегез, дигән сорауга Фирүзә ханым милләт язмышын күздә тотканлыгын һәм бүгенге буынның милләт, тел сагында нык торырга тиешлеген искәртте. 

Надия Шәйхетдинова. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: