16+

Джипка утырдым, дигәч тә...

Җомга көн. Кичке сәгать сигезләр тирәсе. Иртәгәсе көнне булачак Коръән ашына азык-төлек җыеп, авылга кайтырга чыктык. Мамадыш трактындагы ягулык станциясеннән чыгып барганда, шул ук полосадан “очып” килгән джип  фараларын яктыртып, бертуктаусыз сигнал бирә башлады.

Джипка утырдым, дигәч тә...

Җомга көн. Кичке сәгать сигезләр тирәсе. Иртәгәсе көнне булачак Коръән ашына азык-төлек җыеп, авылга кайтырга чыктык. Мамадыш трактындагы ягулык станциясеннән чыгып барганда, шул ук полосадан “очып” килгән джип  фараларын яктыртып, бертуктаусыз сигнал бирә башлады.

Узарга телидер инде бу дим, әмма кая анда – “бөке”нең кызган мәле. Рульдәге ирем әйтә: “Юлына чыгуны яратмады бугай”, – ди. 

Джип белән идарә итүче ир-егет кызу канлы булып чыкты, “поребрик”ка менеп безне узды. Тәрәзәне төшереп нидер кычкыра үзе. Янәсе, машинасында балалар утыра, ә без аның юлын кискән. Балалар булгач, ни сәбәпле азаплана-азаплана поребрикка менәсең соң? Ирем аңа: “Гафу ит”, – ди. Бу һаман тынычланмый, алдыбызга чыгып туктады да, машинасыннан төште. Иремә машинаны бикләп куярга куштым. Юләр белән юләр булып булмый бит инде. Күзләре үгезнеке кебек ярсу, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән.

Безнең машина янына килде дә, бөтен көче белән тәрәзәгә сукты, ишекне каерып ачмакчы була. Шуннан кулыма телефон алып төшерә башладым. Телефонны күргәч, ул да безнең машина номерын төшереп алды. Аннары миңа: “Дура”, – диде дә утырып китеп барды. Джипка менеп утырганга үзен шулай текә тоттымы соң бу? Аңламадым... 

Сабак булсын әле моңа дип, төшергән видеоны социаль челтәргә куйган идем, язылучыларымның берсе бу кешенең Рәмис исемле риэлтор булуын әйтте. Кайсы компаниядә эшләве дә тиз ачыкланды. Ни хикмәт, шул компаниядә эшләүче риэлторлар миңа языла ук башлады. 

Уртак танышлар да пәйда булды. Янәсе, бу бәндәнең җитәкчесе бик борчыла икән. Компания исеме газета битләрендә чыкмасын, репутациягә тап төшмәсен, клиентлары кимемәсен дип хафалана, ди. “Бер тәүлек эчендә гафу үтенсен”, – дидем. Юк, гафу үтенмәде. Хәер, андый оятсыз, әдәпсез кеше гафу үтенә белмидер ул. Ә бит риэлторның төп сыйфаты – кешеләр белән аралаша белү, тәрбияле һәм акыллы булу. Безгә очраган кеше мондый җирдә эшләргә тиеш түгел дип уйлыйм. Компания җитәкчесе әнә шул хакта уйлансын иде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading