16+

Elvin Grey белән Гүзәл Уразова кайчан очрашачагы билгеле булды

Узган атнаны "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында Элвин Грейга Гүзәл Уразова белән килеп чыккан низаг турында да сораулар бирелде. Аларның күпләренә җырчы төгәл генә җавап бирә алмады.

Радик әйтүенчә, аның Гүзәл Уразова белән мөнәсәбәтләрен бозасы килмәгән, әмма бу очракта эндәшмичә дә кала алмаган. Янәсе, бу конфликт җырчы Элвин һәм Гүзәл арасында түгел, ә «Elvin Grey» лейблы һәм Гүзәл Уразова арасында. Ə лейблга бу мөһим, чөнки ул хокукларны яклау өстендә эшли. 
Журналистларның: «Ахырда нәрсә булачак соң?» - дигән соравына, Радик: ««Хеппи энд» белән тәмамланачак», - диде. 
11 ноябрьдә Мәскәүдә узачак «Татар җыры»нда җырчылар очрашачак. «Гүзәл белән исәнләшәчәкмен, хәлләрен сораячакмын», - диде Elvin Grey. 

Тик менә Гүзәлнең аның белән аралашасы килер микән?!..

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дурт кеше ижат иткэн жырны узлэренеке генэ иткэч,оялыр,сойлэшмэс!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дүрт кешеме, биш кешеме иҗат итә икән җырны, дүртесенең дә хокукы бар,щ ул җырны җырларга. Моның өчен, гауга куптарырга кирәк түгел иде Радик. Алдагы иҗатыгызда уңышлар гына телим икегезгә дә.

      Мөһим

      loading