16+

Элвин Грей: «Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт»

Беренче декабрьдә Казанның иң зур концерт мәйданнарының берсе – «Татнефть»-Арена»да Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Радик Юлъякшинның концерты узачак.

Элвин Грей: «Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт»

Беренче декабрьдә Казанның иң зур концерт мәйданнарының берсе – «Татнефть»-Арена»да Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Радик Юлъякшинның концерты узачак.

Аның төп интригасы «Элвин Грей» музыкаль лейблының артистларын тәкъдим итү белән бәйле булачак. Бу хакта матбугат очрашуында билгеле булды.

Лейблның башкарма директоры Семен Прошко әйтүенчә, аны оештыру идеясе ун еллар элек барлыкка килгән. Лейбл яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
– Соңгы ике елда Радик 650 концерт бирде. Һәм концертка йөрүчеләрнең күплеге җырчының иҗатына сорау барлыгы турында әйтә, – диде ул.
Продюсер Александр Слюсаренко әйтүенчә, яшь башкаручылар татар, башкорт һәм рус телләрендә җырлый. Әлеге лейбл исеме белән шулай ук киемнәр, парфюм, рестораннар да аталачак. 1 декабрьдә исә Вилли тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдинов тәкъдим ителәчәк. Яшь башкаручы тышкы кыяфәте белән Элвин Грейга охшаса да, продюсерлар һәм лейблның башкарма директоры ышандыруынча, Виллиның иҗаты сыйфат һәм юнәлеш буенча аерылып торачак.
Матбугат очрашуы берникадәр вакытка соңарып башланды, чөнки Радик Мәскәүдән «Пошел на лево» җырына клип төшереп кенә кайткан иде. Журналистларга ул ике сәгать кенә йоклавы турында әйтте. Александр Слюсаренко әйтүенчә, клипта Россиянең танылган киноактерлары катнашкан.

Гүзәл Уразова белән каршылык турында

Мәгълүм булганча, күптән түгел генә популяр җырчылар, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасында «Красивая, хороший» җырына бәйле зур гауга купкан иде. Журналистларны бүгенге көндә ике җырчы арасындагы мөнәсәбәтләр кызыксындырды. Журналистның: «Мәскәү Кремль сараенда узачак концертта сез Гүзәл белән дуслашыр өчен адым ясаячаксызмы?» – дигән соравына каршы Радик:
– Мин аның белән күрешкәч, гадәттәгечә, хәлләрен сораячакмын. Бу бит эш аркасында килеп чыккан проблема. Әлеге вакытта безнең бу мәсьәлә буенча эш бетмәде. Ул да соңгы сүзен әйтмәде. Мин дә барлык әйтәсе сүзләремне әйтеп бетермәдем. Кыскасы, моның дәвамы булачак. Бәлки мин катырак та әйткәнмендер, тик эндәшми дә кала алмый идем, – диде.

«Элвин Грей» лейблының башкарма директоры Семен Прошко:
– Без моны ни өчен халыкка чыгардык? Кызганыч, иҗат базарында авторлык хокукларына бәйле каршылыклар әледән-әле очрап тора. Мондый хәлләр кабатланмас өчен әлеге хәлне халыкка чыгардык, – диде.
Әлеге мәсьәләгә карата «Элвин Грей» лейблының юристы Анна Попова да үз фикерен белдерде.

– Бүген Хәкимовлар гаиләсе мәнфәгатьләрен кайгыртучы вәкил белән сөйләшүләр алып барыла. Җәмәгатьчелек тә, сез дә бу конфликтны Гүзәл белән Радик арасындагы каршылык итеп кабул итмәсәгез иде. Бу очракта конфликт хокуклар мәсьәләсендә килеп туды һәм Элвин Грей лейблы үзенә ни тиеш – шуны гына яклый. Шуңа күрә бу мәсьәлә социаль челтәрләргә чыкты. Бу проблема бар һәм нигә әле аны тамашачы белмәскә тиеш? Татар-башкорт эстрадасы әле авторлык хокукларына карата хаос кебек карый, күпләр моның турында уйламый да. Элек бу мәсьәләдә бик гади иде. Бүген җыр ул – бик зур иҗади һәм кыйммәтле эш. Анда берничә кеше катнаша, вакыт һәм акча ягыннан да арзан түгел, ротациясе кирәк. Бу җырны чыгаручы әлеге продукт киләчәктә дә үзенеке булсын өчен тырыша. Бүген лейбл шуның белән шөгыльләнә дә инде, үз артистларын, үзенә ни тиеш – шуны яклый. Тагын бер мөһим момент – лейбл үз артистларына иҗат итәр өчен уңайлы шартлар тудыра. Радик – иҗат кешесе. Нечкә күңелле һәр кеше өчен дә бу каршылыклар алга таба иҗат итәр өчен комачаулык итә, – диде.

Дәүләт ярдәме турында

Продюсер Александр Слюсаренко фикеренчә, дәүләт ярдәменнән файдалану бәйлелек тудыра.
– Дәүләт ярдәменнән файдалану нәрсәгәдер бурычлы булырга йөкли. Безнең лейблга комачаулык итмәү дә җитә. Хөкүмәтебез шуны эшли дә. Бу комачаулык кына итеп калмый, ә ярдәм дә итә. Безнең өчен иң мөһиме –эндәшми генә ярдәм итү. Шуннан да кыйммәтрәге юк, – диде ул.
Ә «Үзгәреш җиле»нә (хәер, ул аның исемен дә хәтерләми булып чыкты) карата фикерен сорагач, Элвин Грей «акчаны җилгә очыру» дигән мәгънәне аңлаткан ишарә генә ясады.

Милләте турында

Элвин Грейның Башкортстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме бар. Шулай да ул концертларында, еш кына: «Мин – татар малае», – дип әйтә. Шуңа күрә журналистлар 2020 елда үтәчәк халык санын алуда татар-башкорт җырчысыннан нинди милләт булып язылачагы турында сорады.

– Башкорт дип яздырам, чөнки Башкортстан – минем туган җирем. Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт, – диде Радик.
Шуннан соң журналист атна көннәрен башкортча әйтеп бирүне сорады. Ул, елмаеп: «Укый алам, болай хәтердән әйтә алмыйм», – дип җавап бирде.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигә башкорт булгач татарча җырлый??

    Мөһим

    loading