16+

Энҗеләр җемелдәште

Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, рух ныклык­ларын саклап кала алган мөмкинлекләре чикләнгән ханым-туташларның да үз бәйгеләре бар. «Татарстан энҗесе» дип атала ул. Быелгысы аның «Әкият» балалар үзәгендә алтынчы тапкыр уздырылды. Әлеге гадәти булмаган конкурсны ел саен «Татарстан энҗесе» оешмасы оештыра. 

Энҗеләр җемелдәште

Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, рух ныклык­ларын саклап кала алган мөмкинлекләре чикләнгән ханым-туташларның да үз бәйгеләре бар. «Татарстан энҗесе» дип атала ул. Быелгысы аның «Әкият» балалар үзәгендә алтынчы тапкыр уздырылды. Әлеге гадәти булмаган конкурсны ел саен «Татарстан энҗесе» оешмасы оештыра. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты хатын-кызларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе, Президент грантлары, Республиканың өч – Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; Мәдәният; Яшьләр эшләре буенча министрлык ярдәме белән үткәрелә. Менә алтынчы ел инде ул тышкы кыяфәтләре белән башкаларга охшамаган кызларга тормышта югалып калмаска, үз урыннарын табарга булыша.
Инвалид дигән сүзне без үзгәртеп кору чорында гына беренче тапкыр ишеттек. Элек аларны күрүче дә, проблемаларына колак салучы да булмады кебек. Ә хәзер аларның хокукларын яклаган кануннар да чыга, тормыш шартлары да уңайлана. Өстәвенә, аларны колакка тагын да ягымлырак сүз белән «мөмкинлекләре чикләнгәннәр» дип атап йөртә башладылар. Ә бу ярышта кызлар мөмкинлекләренең чикләнмәгән икәнен елдан-ел ныграк исбатлый. Моңа алар үзләре дә ышана. Бүтәннәрне дә ышандыралар. Конкурста катнашкан кызларның тормышлары тамырдан үзгәрүе шул турыда сөйли. Шушы алты ел эчендә 69 кыз сәхнәдә чыгыш ясаган, аларның дүртесе гаилә корган, алтысы әни булу бәхетен татыган. Бик күпләре яңа һөнәр үзләштергән. Хәтта министрлыкларда эшләүчеләре дә бар.
Менә быел да «Татарстан энҗесе» дигән исемгә лаек булу өчен 10 кыз ярышка чыкты. Гаризалар шактый күп килгән булган. Тәҗрибәле жюри аларның иң-иң дигән унысын сайлап алган. Менә алар корыч ихтыярлы нәфис затлар: Казан кызлары – Алинә Шәрәфетдинова, Кристина Крылова, Ангелина Ковкова һәм Анна Яруллина, Чаллыдан – Анастасия Плеханова, Түбән Камадан – Гөлнара Усманова, Әлмәттән – Аделина Хәлилова. Кала кызлары белән бергә авылныкылар да ярышты. Гөлгенә Садретдинова – Спас районыннан, Абдулла Алиш авылдашы – Көек кызы. Эльмира Садриева – Азнакай райо­ны, Чалпы авылыннан, Гөлназ Сагирова – Әлки районы, Татар Борнае авылы кызы.
Аларның кайсысы тәгәрмәчле арбада, кайсысы култык таяклары белән сәхнәгә чыгып елмайгач, тамашачы күз яшьләрен тыеп кала алмады. Әйе, һәркемнең гомере бер генә һәм ул аны үкенмәслек итеп, минутын да әрәм итмичә уздырыр­га тели. Бәхетле буласы килү гаҗәпмени?!
Беренче номер астында чыгыш ясаучы Алинә Шәрәфетдинова балачактан церебраль паралич белән интегүенә карамастан, «Эмоция» театр студиясенә йөри. Үзе шикелле тормыш кыенлыклары алдында калганнарга яшәү көче бирә. Бу студия­нең җитәкчесе Инесса Клюкина, әле күптән түгел генә Мәскәүдә «Ел волонтеры» исеменә лаек булып, Президент Владимир Путин кулыннан бүләк алды. Ул шулай ук «Татарстан энҗесе»ндә алдагы елларда катнашкан булган. Мәскәүдән кайтып өлгергән кызны зал озак алкышлады.
Гомумән, зал алкышларга юмарт булды. Бернигә дә карамый алга баруны максат итеп куйган Алинә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Яратыгыз!» дигән җырны башкарганда, ничек инде уч төбеңне жәлләп торасың ди?! Кристина Крылова да борынын салындырып тормаган, ике психологик белем алган. «Үз тормышымны үзем иҗат итәм», – ди ул, читтән ярдәмгә өмет итеп тормыйча. Ангелина Ковкова әкиятләр яза икән. Ул язган әкияттә кызның бөтен гаиләсе: әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да, туганнан туганнары да катнашты. Анна Яруллина үзенең «Хәзер һәм монда яшә!» дигән тормыш девизына тугры калып, бик тырышып инглиз телен өйрәнә. Кызларның барысы да җырларга ярата. Кайберләре рәсем ясауга оста. Быелның «Татарстан энҗесе» исемен яулаган Чаллы кызы Анастасия Плеханова (бу хакта бу чакта үзе белми иде әле ул): «Мин күп көләм. Тормышны яратырга өйрәнәм», – дип таныштырды үзен.
Изге җирләрдән килеп бәйгедә катнашкан Гөлгенәгә борынгы бабайлар рухы ярдәм итте дисәң дә буладыр. Ул «Туган як» җырын башкарганда, Болгар җилләре искәнен тоеп утырдык. Кызларның һәрберсе талантлы. Берсен генә аерып алырлык түгел. Хыяллары да якты – тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузып, аларны бәхетле итү. Чит илләр турында да хыялланалар икән. Җиденче сан астында чыгыш ясау­чы Әлки кызы Гөлназ Сагирова Италия шәһәре Миланны күрү турындагы хыялы белән уртаклашты. Һәм аны тормышка ашырырга теләүче иганәче табылды. Җиденче санның могҗизасына ышанмас җиреңнән ышанырсың шуннан соң.
Сәхнәгә чыккан бу ун кыз­ның да җиңүче икәне әйтеп тормасаң да аңлашыла. Алар оялуларын, авырту-сызлауларын онытып, онытырга тырышып, хыяллары-максатлары артыннан юлга чыкканнар. Үз-үзләрен җиңеп, күңелләрен тамашачыга ачканнар. Гомәр Хәйямнең: «Рухы төшкән кеше вакытыннан алда үлә», – дигән сүзләрен үзләренә яшәү принцибы итеп алганнар.
Бу гаҗәеп тәэсирле күңелләрне кузгата торган ярышны уздырырга ел саен Ксения Безуглова килә. Ул да тәгәрмәчле арбада булса да, Тимур Акулов белән икәү финал тамашасын бик үтемле мәгънәле алып бардылар. Ксения «Барысы да мөмкин» («Возможно все») дигән фондны җитәкли.
Чыгыш ясаган кызларның берсе дә бүләксез калмады. Яңа елга матур модалы кичке күлмәкле дә булды алар. Көнкүреш техникасы да, сертификатлар да бүләк иттеләр үзләренә. 
2019 елның «Татарстан энҗесе» дип Чаллы кызы Анастасия Плеханова танылды. Ул жюриның мәхәббәтен сөйкемле елмаюы һәм эчкерсез күңеле белән яулады бугай. Аңа – 29 яшь. Тәгәрмәчле арбада гына хәрәкәт итеп, кыз шактый уңышларга ирешкән, ТИСБИны тәмамлаган. Чит телләр өйрәнә. Сәнгать мәктәбендә укыган, рәсем ясарга ярата, шигырьләр яза. Картиналар галереясында экскурсияләр үткәрә. Ә төп эше – эшмәкәрләргә интернет аша ярдәм итү.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башына җиңүче таҗын кидергәндә, Анастасия телсез калгандай булды:
– Нәрсә дияргә дә белмим. Ахырга кадәр аңлап та, ышанып та бетмим әле, – диде ул. 
Әмма исен җыеп, рәхмәт әйтергә онытмады. 
– Оештыручыларга, әти-­әниемә, минем булдыра алуыма ышаныч күрсәткән дусларыма бик зур рәхмәт, – диде ул, дулкынлануын яшереп тормыйча.
Хәер, кызларның кайсы гына җиңүче булса да, шул ук сүзләрне кабатлар иде, шундый ук хисләр кичерер иде. Үз-үзеңне җиңүдән дә зуррак җиңү булмый бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading