16+

Эшсезләрне авылларда көтәләр

Коронавирус аркасында илдә эшсезләр саны да артты. Россия Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин да, якын арада эшләрен югалтучылар күбәеп китеп, бу сан ниндидер бер чорда 2,5 млн нан 8 млн га хәтле үсәргә мөмкин, бәлки, ел ахырына кадәр, дип белдерде. 

Эшсезләрне авылларда көтәләр

Коронавирус аркасында илдә эшсезләр саны да артты. Россия Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин да, якын арада эшләрен югалтучылар күбәеп китеп, бу сан ниндидер бер чорда 2,5 млн нан 8 млн га хәтле үсәргә мөмкин, бәлки, ел ахырына кадәр, дип белдерде. 

 

15 мең вакансия 

Татарстанда да эшсезлек дәрәҗәсе арта. Казан мәшгульлек үзәкләрендә 10 апрельгә 4 мең 338 эшсез теркәлгән, апрельнең беренче ункөнлегендә үсеш 368 кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта вакансияләр саны 15 мең. Хезмәт базарында аеруча табибларга, шәфкать туташлары, бетончылар, арматурщиклар, ташчылар, штукатурлар, балта осталары, малярлар, менеджерларга, инженерларга, машина йөртүчеләргә һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур икән. «Казан мәшгульлек үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Гөлнара Филиппова сүзләренчә, эшсезлекнең уртача озынлыгы 3,9 айдан артмый.  

– Эш бирүчеләр тарафыннан шәһәрнең мәшгульлек хезмәте органнарына тапшырылган мәгълүматларга караганда, беренче кварталда 500дән артык хезмәткәр азат ителгән, апрель-июнь айларында 1 меңнән артык кеше эшсез калачак, дип фаразлана. Бу планлы рәвештә азат итү, филиалларның ябылуы, яңача оештыру кебек сәбәпләр белән аңлатыла, – диде Гөлнара Филиппова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. 

Киңәшмәдә хезмәт базарындагы вазгыятьнең начараю мөмкинлеге барлыгын да билгеләп үттеләр.  

Авылга җәйге эшкә 

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисади активлык кимү белән бәйле рәвештә эшсез калган шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Авылга җәйге эшкә – 2020” проектын игълан итте. 

Бүгенгә 200дән артык оешмадан төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары белән 500дән артык вакансия бар, дип хәбәр итә министрлык матбугат үзәге. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә аларга әзерләр. Кирәк белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр, эшчеләргә ярдәм итүчеләр һәм башкалар бар. 

Мәсәлән, май ахырыннан башлап, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында “Җиләкле алан” хуҗалыгында җиләк җыярга һәм үсемлекләрне карау эшәрен башкарырга мөмкин, аларда яшәү өчен түләүсез тулай торактан урын бирәләр, сезонлык хезмәт хакы айга 40 мең сум чамасы. Барысы 110 кеше кирәк. Нурлат районында да яхшы хезмәт хакы белән терлекчелек фермасында эш тәкъдим итәләр, шулай ук яшәү өчен трак урыны бирелә, хезмәткәр өчен предприятиенең үз кунакханәсе бар. Махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми торган вкансияләр, шулай ук студентлар өчен дә барлык районнарда диярлек бар. 

Казан рестораннарының берсе бу эшкә керешкән дә инде, үз белгечләрен үзчикләү вакытына Биектау районындагы фермер комплексына урнаштырган. 

Җиләк җыярга кеше кирәк  

Яшел Үзән районындагы «ТатЯгода» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов та җәйге сезонда үзләренә эшкә чакыра. Узган ел җиләкне 1 гектар җирдә үстергән булсалар, быел аның мәйданы 4 гектарга кадәр арттырылган. Эшкә авыл халкын җәлеп иткән булганнар.  

– Мәйдан зурайгач, эшчеләр санын арттырмыйча булмый. Сезон вакытында, 1 майдан алып 1 октябрьгә кадәр, эшчеләргә аеруча кытлык кичерәбез. Өстәмә егерме-утыз кеше кирәк безгә. Хезмәт хакын эш төренә һәм күләменә карап билгелибез, – ди ул.   

Торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә карыйлар. Фермер хуҗалыгы берничә авыл белән чиктәш икән. Авыл башлыклары белән сөйләшеп, эшчеләрне торак белән тәэмин итү турында сөйләшкәннәр. Йортларны арендага алу җае да бар, дип тә өстәде фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Фермер хуҗалыгы Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан, шәһәргә якын булгач, килеп-китеп йөрү мөмкинлеге дә бар. 

«Миңнеханов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов язгы чәчү эшләренә Чаллы кешеләрен җәлеп итүен әйтеп, читтән кешеләргә эш бирүнең авырлыгын да билгеләп үтте.  

– Безгә җәрибәле механизатор, машина йөртүчеләр кирәк. Алар техниканы карап-ремонтлап та торырга тиеш. Эш сорап килүчеләрнең трактор йөртү турында таныклыклары юк, ничек итеп аларны тракторга утыртасың. Төрле эштә йөрүчеләрен дә яннарында басып торып эшләтергә туры килә, - дип зарланып алды ул.   

Сукбайларның саны артты 

Коронавирус белән бәйле рәвештә эшсезләр генә түгел, сукбайларның саны да, шуның белән бәйле рәвештә җинаятьләр саны да артты. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тоткынлыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов әйтүенчә, талау-урлау очраклары 20 процентка арткан. Тернәкләндерү үзәгенең Колхоз базары тирәсендә мохтаҗлар өчен “Приют” дигән пункты бар. Анда ярдәм һәм ризык эзләп килүчеләрнең саны да күбәйгән.  

Болар алкоголизмнан һәм наркоманиядән дәваланам дип илнең төрле төбәкләреннән Казанга килгән кешеләр. Аларны бер фатирга тутырып, хезмәт белән дәвалыйбыз дип, төрле эшләрдә эшләтәләр. Намуссызлары шуның белән акча эшли, дәвалау турында уйламыйлар да. Кризис булгач, күп җирдә эш тукталды, без “эш йортлары” дип атап йөрткән бу йортлар да ябылды. Яшьләр, уртача яшьләрдәге кешеләр урамда калды. Алар кире үзләренә дә кайтып китә алмый, эшләргә эш тә, акчалары да юк. Җан асрар өчен җинаятькә дә барырга мөмкиннәр. Минем исәпләвем буенча гына да бу категория кешеләрнең саны ике мең, – ди ул.  

Азат Гайнетдинов бу проблемадан чыгу юлын әлеге кешеләр өчен шәһәрдән читтә палаткалы лагерь оештыруда күрә. Күз алдында тотылган участокта бөтен кирәкле коммуникацияләр дә кертелгән. Анда аларга эше дә булачак. Шушы чорны шунда үткәреп, чит төбәкләрдән килгәннәре үзләренә кайтып китә, үзебезнекеләрне Азат ничек тә эшле итәргә һәм социальләшергә ярдәм итәргә тырышачакмын, ди.  
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading