16+

Фәрһад Фәтхуллин: «Татар Википедиясенә реклама җитми»

Фәрһад Фәтхуллин россиялеләрдән бердәнбер википедияче исеменә лаек булганнан соң, татар википедиячеләре турында күбрәк сөйләнелә башлады.

Фәрһад Фәтхуллин: «Татар Википедиясенә реклама җитми»

Фәрһад Фәтхуллин россиялеләрдән бердәнбер википедияче исеменә лаек булганнан соң, татар википедиячеләре турында күбрәк сөйләнелә башлады.

Журналистлар белән очрашуга Фәрһадтан тыш «Сәләт Вики-мәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов, әлеге мәктәпнең укучысы Айназ Сөләйманова, татар Википедиясенең даими авторы Абдулла Хәмидуллин да килгән иде.

Бүген әлеге энциклопедиянең татар бүлегенә керүчеләрнең саны 2 меңгә якын һәм алар аңа көненә 10-15 мең тапкыр мөрәҗәгать итә. Кайвакытларда бу сан 5-6 меңгә җитәргә мөмкин. Фәрһад Фәтхуллин сүзләренчә, алга таба аны үстерергә, кулланучылар һәм катнашучылар санын арттырырга кирәк. Ул татар Википедиясенең актив авторлар рәтенә баскач, 900дән артык бит булдырылган, 115 мең төзәтүләр кертелгән.

– Википедиянең татар телле бүлеге белән 2008 елда таныштым, актив рәвештә 2012 елда гына эшли башладым, – дип сөйләде Фәрһад. – Хәзерге вакытта 90 меңнән артык мәкалә бар, бу – Россия телләре арасында мәкаләләр саны буенча 5нче күрсәткеч.
Татар википедиячеләре фикеренчә, аны үстерү өчен һәрдаим рекламалап тору кирәк. Анда эшләргә өйрәтү буенча «Сәләт»тә шөгыльләнәләр, ул үзенең эшчәнлеген 2016 елда башлап җибәргән. Хәзер бу мәктәпне Тимерхан Шәйхетдинов җитәкли. Беренче уку-укыту сессиясе башланган, вики-мәктәптә 13 укучы белем ала.
– Безнең Вики-мәктәп – уникаль проект. Яшьләр белән эшләү өлкәсендә Әрмәнстан википедиячеләре бик алга китте. Алар да үзләренең лагерьларын оештыралар, – дип сөйләде Тимерхан.
Ул шулай ук татар википедиясенең оффлайн эшләр өчен авторларга мохтаҗлык кичерүен дә атап үтте. Бүген анда 10 меңнән артык кулланучы теркәлгән, шулардан 70-80 автор гына актив эш алып бара.

Фәрһад Фәтхуллин, татар Википедиясен киңрәк таныту, рекламалау өчен авыллар, мәктәпләр, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп эшләргә кирәк, дип саный.
– Һәрбер татар авылына барырга кирәк, укытучылар һәм укучылар белән бергәләп эшләгәндә, дөньяның төрле почмакларында яшәгән татарлар үзара элемтәдә булганда, эш нәтиҗәлерәк булыр иде. Без шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлеккә дә өмет баглыйбыз. Проектларны Википедиягә урнаштыру – ничаклы белемне татар халкы өчен 1000 елларга киләчәккә тапшыру.

Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, планда Казанның берничә мәктәбендә Вики-клублар ачу да бар, аларда укучылар энциклопедиядә автор булу серләренә төшенер иде. Татар википедиячеләре бик еш кына әлеге энциклопедиядә дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырылуы уңаеннан тәнкыйть сүзләрен ишетергә туры килүе турында да сөйләделәр. «Википедия» – теләге булган һәркемгә андагы хаталарны төзәтү, мәгълүматны тулыландыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук һәрбер мәкалә абруйлы чыганаклар белән беркетелгән һәм аларның сылтамалары күрсәтелгән булырга тиеш. Шул ук вакытта татар Википедиясе кайбер мәгълүматларны тулысынча ачып бетерә алмый. Мисал өчен, башкортлар версиясендә курай музыкаль уен коралы турында бик эчтәлекле мәкалә урнаштырылган.
– Безнең башкорт коллегаларыбызда әлеге уен коралы бары тик аларныкы гына дигән фикер яши. Бу хакта бик эчтәлекле мәкалә дә язылган, безнең язма аларныкы белән янәшә дә тормый, – ди Фәрһад Фәтхуллин. – Безнең язмага сылтаманы аларның бәйлисе килмәде, ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, безгә моның белән килешергә туры килде.

Ул шулай ук бер башкорт авторына татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында язманы дөресләргә ярдәм итүе турында да сөйләде. Әмма әлеге авторның мәкаләләре һәр ике якта да ризасызлык тудыруларын дәвам итә икән.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading