16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкның сайлауларга әзерлеге бар, алар үзләренең җаваплылыгын тоя»

Хәзерге вакытка Татарстан буенча Президент сайлаулары барышында бер генә дә хокук бозу очрагы теркәлмәгән, дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкның сайлауларга әзерлеге бар, алар үзләренең җаваплылыгын тоя»

Хәзерге вакытка Татарстан буенча Президент сайлаулары барышында бер генә дә хокук бозу очрагы теркәлмәгән, дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, сәгать унда районнарда барлык сайлаучыларның 26 проценты тавыш биргән булса, шәһәрләр буенча бу күрсәткеч 13 проценттан артыграк. Арча, Әтнә, Баулы, Балтач районнарында беренче ике сәгатьтә сайлаучыларның актив булуы – куанычлы хәл, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ә Яшел Үзәндә исә, узган сайлаулар белән чагыштырганда, әлегә тавыш бирүчеләр азрак.
Тулаем алганда, халыкның активлыгы буенча сораулар тумый, Республика халкы җаваплылыкны тоя, вакыт узган саен активлык арта барачак. Быелгы сайлауларда күзәтүчеләр - шул исәптән чит илләрдән килүчеләр бик активлык күрсәтә.

Дәүләт Советы рәисе сүзләренчә, быелгы сайлауларга Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе бик җитди әзерләнгән, сайлауларны уздыру эшенә катнашучыларның профессиональ әзерлеге өстендә актив эш алып барган, техник яңарышлар, үзгәрешләр бик күп.Быелгы сайлауларның үзенчәлеге – яңалыклар да, халыкның әзерлеге дә бар, алар үзләренең җаваплылыгын тоя. Бу сайлауларга ышаныч бик зур. Халыкның иртәдән үк актив катнашуы республикадагы социаль-икътисадый уңышларның булуына бәйле.

Сайлауларда катнашу буенча эштә җавап тоту административ ресурс рәвешендә эшләнми, бернинди басым юк һәм моның өчен беркем дә җавапка тартылмый. Сайлауларда катнашу – һәркемнең үз ирегендә, шул ук вакытта ул һәр кешенең бурычы, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: tatar-inform.tatar

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading