16+

Футбол китте, кайтавазы калды

Футбол буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде. Футболчылар инде өйләренә таралышып, яңа ярышларга әзерләнә башлады. Ә Россия җитәкчеләре футбол китергән керем белән чыгымны барлый. Чемпионат башланганнан бирле халык башында бер сорау: «Кирәк идеме ул безгә футбол?»

Футбол китте, кайтавазы калды

Футбол буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде. Футболчылар инде өйләренә таралышып, яңа ярышларга әзерләнә башлады. Ә Россия җитәкчеләре футбол китергән керем белән чыгымны барлый. Чемпионат башланганнан бирле халык башында бер сорау: «Кирәк идеме ул безгә футбол?»

Бөтен «йолдыз»ларны Казан җыйды

Чемпионатның алты уены Казанда узды. Криштиану Роналду (Португалия), Лионель Месси (Аргентина), Неймар (Бразилия), Антуан Гризман, Килиан Мбаппе (Франция) кебек йолдызлы уенчылар «Казан-Арена»да туп типте. 2018 елның дөнья чемпионнары булып танылган Франция командасы бездә ике тапкыр булды. Австралия, Япония, Колумбия җыелма командалары чемпионат уеннарына нәкъ менә бездә әзерләнде. Бәлки футбол белән кызыксынмаган кеше өчен бу исемнәр берни сөйләмәс. Ләкин футболны тамчы гына булса да яратучылар бу көннәрдә Казан, Татарстан кешесе булыр өчен барысын да бирер иде. Башка шәһәрләр өчен әйтә алмыйм, ләкин Казан дөнья чемпионатында үз бурычын үтәде. Тикмәгә генә меңләгән чит ил туристы мәркәзебезне Россиянең иң матур, үзенчәлекле, чиста, спорт сөюче шәһәрләр исемлегенә кертмәгән инде!

Татарстанның атказанган артисты, журналист, алып баручы Гөлназ Сәфәрова – футбол тирәсендә барган вакыйгалар үзәгендә кайнаучы кешеләрнең берсе. Ул «Казан-Арена» стадионында уен башланганчы тамашачыларны «җылытты», аларга футбол бәйрәме бүләк итте. Гүзәл буй-сынлы, татар «поп-дивасы» Гөлназны футбол җанатары дип кем уйлаган.

– Мин элек тә футбол белән кызыксына идем. Яраткан командаларым да бар. Ләкин чемпионат вакытында шушы матчларны үз күзләрең белән карау, стадиондагы атмосфераны тою, футболны, гомумән, икенче яктан ачты. Аңа карата мәхәббәтемне тагын да арттырды. Яраткан футболчым – Аргентина уенчысы Лионель Месси. Мин аның һәр ярышын карап барам. Аргентина җиңелгәч, кәефем шулкадәр кырылган иде. Франция дә лаеклы җиңү яулады. Быелгы чемпионатта мин аларның уенын кызыксынып карый башладым. Алардагы энергетика, профессионализм һәм үҗәтлек мине үзенә гашыйк итте. Әлбәттә, Россия өчен дә шатмын! Алар беренче уеннан ук чыгып «очмады»! Афәрин, егетләр! – дип уртаклашты үз хис-кичрешләре белән Гөлназ Сәфәрова.

Футбол татарларны берләштерә

Футбол башланган көннән үк килгән кунакларга Казан үз милли йөзен күрсәтергә тырышты. Җанатарлар фестивале ачылышына әзерләнгән футбол тубы формасындагы дүрт тонналы чәк-чәкне генә исегезгә төшерегез! Ул дөньяның иң зур чәк-чәге дип танылып «Гиннесс» рекордлар китабына кертелде. Футбол җанатарлары диаметры 30 сантиметр булган пәрәмәч (переМЯЧ) белән дә сыйланды.

Футбол чит илдә яшәүче татарлар өчен дә туган якларына кайтырга бер сәбәп булган. АКШ, Канада, Австралия, Бельгия, Финляндия татарлары «гомергә бер була торган чараны калдырмыйбыз» дип Казанга агылган.
Америкада яшәүче Ленар Мөхәммәдиев тә Канада татары Марат Сәләхетдинов белән «Казан-Арена»да футбол караган.

– Мин үзем күбрәк хоккей яратам. Дустым Марат, әйдә, футбол карыйбыз, дигәч барырга булдым. Туган ягыбыздагы шундый зур вакыйганы калдырасыбыз килмәде. Билетларны Алмания – Төньяк Корея уены башланырга бер атна кала ФИФАның рәсми сайтыннан сатып алдык. Америкада 80-90 меңлек стадионнарда да булган бар, шуңа да «Казан-Арена» чагыштырмача кечкенә булып тоелды. Ләкин миңа футбол бик ошады. Шулкадәр көчле атмосфера иде. Футболга килгән бик күп кешеләр белән аралаштык. Мин ике алман белән таныштым. Алар безгә Франкфурттан килгәннәр булып чыкты. Истәлеккә бик күп сувенирлар калдырдылар. Уенга Германия татарлары да бик күп җыелган иде. Соңгы матч алдыннан Кейптауннан (Төньяк Африка) килгән татарлар белән таныштым. Минем өчен шундый зур вакыйга булды ул. Гомумән, татарлар Казанга җәй көне кайта. Ләкин ел әйләнәсендә Татарстанда барган зур чараларны калдырмыйбыз. Тиздән узачак Татар яшьләре форумына да җыелачакбыз. Казаныбыз, Татарстаныбыз өчен мондый чаралар оештырылуы бик кирәк: шәһәр матурлана, кешеләрнең менталитеты, дөньяга карашы үзгәрә, –ди Ленар.

Чыгымнар һәм керемнәр

Башкалар белән чагыштырганда, Казан Дөнья чемпионатын кабул итү өчен иң әзерлекле шәһәрләрнең берсе иде. Татарстан чемпионатка 4,4 миллиард сум акчасын сарыф иткән. Белгечләр фикеренчә, мондый зур чара өчен бу күп түгел. Чемпионат безгә Кәҗә бистәсе метро станциясе янәшәсендә «Фестивальный» бульварын калдырып китте. Биредә чемпионатта катнашкан илләр исемнәре язылган шар формасындагы сыннар, футбол уйнаучы мәктәп укучылары сыннары куелган. Актив ял яратучыларга велосипедта, роликларда йөрергә мөмкинлек тудырылган. Ялкаураклар таганнарда атына, кафеда чәйләп ала, эскәмиядә кояш нурлары һәм табигать белән ләззәтләнә ала.

Шул тирәдә үк Солдатская һәм Сибгат Хәким урамнарын тоташтырып, Бондаренко урамын 318 метрга озынайтканнар. Әлеге юлга 91 миллион сум акча киткән. Гомумән, «Казан» аэропортыннан алып шәһәрнең үзәк юлларын тагын бер кат ремонтлап чыкканнар.

Футбол чыгымнар гына түгел, җирле халык өчен зур керем дә әле. Тикмәгә генә шәһәрләр үзләренә күпләп туристлар җәлеп итәргә тырышмый. Бер ай дәвамында футбол җанатарлары Татарстанга 11 миллиард сум табыш китергән. Бер турист көн дәвамында уртача 37 мең сум акча туздырган.

Сәяси бәхәсләр

АКШ, Бөекбритания, Германия, Швеция, Польша, төрле сәбәпләр табып, башка илләрне Россиядә үткәрелгән Дөнья чемпионатында катнашмаска үгетләгән иде. Чемпионат барышында әлеге илләр безгә карата мөнәсәбәтне үзгәртте. Беренчеләрдән булып шведлар Россиягә йөз белән борылды. АКШ та бездәге чемпионат югары дәрәҗәдә үткәрелүен таныды. Англияләр генә үз фикеренә тугры булып калды. Ил җыелмасы ярымфиналга кадәр үтсә дә, Англия түрәләренең берсе дә килмәде. Ә менә Англия җыелма командасының тренеры Гарет Саутгейт исә: «Россиядә үткәрелгән Дөнья чемпионаты – иң яхшы чемпионат, боларның барысы да яхшы күңелле россиялеләр аркасында», – дип әйткән.


Сихерле сурәтләр

Бөтендөньяга танылу алган Казан граффитиларын бездән башка шәһәрләр дә отып алды. Шулай итеп, татарстанлылар яңа футбол модасы тудырды. Чит ил журналистлары исә әлеге сурәтләрне сихерләнгән рәсемнәр дип атаган, ә Казанны «футболчылар каберлеге» дип язып чыкканнар.

«Рамада» кунакханәсе ишегалдына Роналду белән Мессиның «менеп утыруы» булды, икесе дә әллә ни яхшы уен күрсәтмичә, чемпионаттан төшеп калды. Ә бу соңгы ун елда дөньяның иң яхшы футболчылары! Кунакчыл татарлар Бразилия уенчысы Неймарны да матур итеп каршылау ниятеннән, Казанның 1нче мәктәбе бинасына (Сул як Болак) сурәтен төшерде, анысы да җиңелеп кайтып китте.

Россия белән уйнаганда Хорватия командасы капитаны Лука Модричны да ясый башлаганнар иде. Әлеге рәсемне төшерергә Казан мэры Илсур Метшин үзе кушкан. Ләкин граффити уенның икенче көнендә генә әзер булган. Россиянең җиңелүен дә шуннан гына күрәләр. Эх, сурәтне алданрак төшергән булсалар... бәлки без Дөнья чемпионнары булыр идек, ә?


20 меңлек мәтрүнә

Дөнья чемпионаты вакытында туристлар күпләп кокошник, матрешка һәм мундиаль символлары төшерелгән сувенирлар сатып алган. Бәяләре дә төрлесенеке төрле булган. Әйтик, мәтрүнәләрне 400 сумга да, 20 меңгә дә алып булган. Иң күп сувенирларны туристлар Екатеринбург шәһәрендә алганнар.

Казанда да Месси яши

30 июль көнне Франция-Аргентина уеныннан соң, Казанда яшәүче бер ханым яңа туган баласына Месси исеме кушкан. Хәзер Казанның үз Мессие бар!

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X