Түбән Әлки авылында яшәүче бертуган Дамир белән Альберт Шәйхетдиновлар турында киләчәктә җентекләбрәк язарбыз әле. Алар шул тиклем күп тармакта эшчәнлек алып баралар, берничә җөмлә белән генә әйтеп бетерерлек тә түгел. Җиде районнан сөт җыялар, көнбагыш үстереп, май, аның чүбеннән гранулалар җитештерәләр. Күп төрле техникалары бар, аның белән җирләр эшкәртәләр, арендага биреп торалар. Бизнеслары бик аздан башланган. Туксанынчы еллар башында “Просто Мария”нең матур сүзенә ышанып “МММ” да катнаша алар, шунда акчаларын югалталар. Ни эшләргә белмәгәннән авыл халкына Чабаксардан галош алып кайтып сата башлыйлар.
- Кайда ничек акча эшләп була - барысын да эшләп карадык. Акча кайда - без шунда, - дип елмая Дамир Шәйхетдинов.
Тиздән алар җитештерә торган көнбагыш маен кибет киштәләрендә дә күрергә насыйп булыр. Килгән кунаклар аларның ризыгын бик яратып, күргәзмәгә дип куйган соңгы шешәсенә хәтле алып киттеләр.
Атлы тукталыш
Беркемне дә битараф калдырмаган тагын бер тукталыш Әхмәт авылында, татар-башкорт атларын үрчетүче Фәнис Бакировның фермер хуҗалыгында булды. Башкортстаннан 59 нәселле ат алып кайтудан башлый үз эшен. Бүген аның хуҗалыгында 200 нәселле ат бар. Ел саен 100-120 нәни колын була. Фәнис Бакировның "Казан" агропромпаркында ит ризыклары белән сату итә торган ноктасы һәм пилмән җитештерү цехы бар.
Комментарийлар