16+

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров үз вазифасыннан азат ителде

Әгерҗе мунициапль районы советы утырышында Валерий Макаровның, башка эшкә күчүе сәбәпле, район башлыгы вазифасыннан китүе билгеле булды.

Татарстан Президенты Указы белән Валерий Макаров «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа утырышта катнашкан Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин тапшырды.

Утырышта Татарстанның Хисап палатасында аудитор булып эшләгән Азат Вәлиевкә Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын тапшыру турындагы мәсьәлә дә каралды. Азат Вәлиевнең хакимиятнең республика органнарында эшләү тәҗрибәсе зур.

Хисап палатасында эшләгәндә, Владивосток, Волгоград, Киров, Красноярск, Сергиев Посад, Сочи, Хабаровск һәм башка шәһәрләрнең  эре предприятиеләрендә аудит тикшерүләр үткәрүдә катнашкан. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге кадрлар резервына кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading