Уйландым, уйга чумдым... Ай Аллаһ, шашты адәм баласы. Писүк жыя. Соң, Аллаһ коллары, он җыйсагыз, токмач-ярма җыйсагыз әле аңлап та булыр иде, бу писүк бит инде, писүк. Аны ашка салып булмый, ботка пешереп булмый.
Скопировать ссылку
Уйландым, уйга чумдым... Ай Аллаһ, шашты адәм баласы. Писүк жыя. Соң, Аллаһ коллары, он җыйсагыз, токмач-ярма җыйсагыз әле аңлап та булыр иде, бу писүк бит инде, писүк. Аны ашка салып булмый, ботка пешереп булмый.
Чәйгә дә ике-өч бал кашыгыннан артык салып булмыйдыр инде, үзем писүк белән чәй эчмим, чәйгә писүк салган кешеләрне генә карап торганым бар. Үзебез быел гүпчим дә запас писүк алмадык әле, ун кило писүгебез бар, һәм бер өй асты варенье. Шул вареньены ашап торырга Ходай тазалык-тынычлык бирсен.
Ул ярма-токмач, он җыйган кешеләрне әзрәк аңлыйм да, әзрәк аңламыйм да. Озак торса, оны көяли, ярмасы күгәрә инде аның. Безнең татар запассыз яшәми инде ул, хәстәрле халык, иртәгә өчен ишәк кайгырган дип яшәми, ишәк тә иртәгә өчен кайгырган, шулай булгач, кеше кайгырырга тиеш дигән принцип белән яши.
Шулай да чама хисен дә югалтмыйсы иде.
Үзебезнең дә ун кило оныбыз, ике кило дөгебез, бер кило карабодаебыз, өч кило токмачыбыз бар, Аллаһка шөкер. Саҗидә әнием, ачка тәкъдирләмәсен, дия иде гел. Әйе, Аллаһ сакласын, тамагыңнан ризык үтми торган чирләр бирмәсен. Ә нәнә, гомере газиз әле, дия иде. Гомерең бетсә, бер келәт ярма-токмачларың да алып кала алмас.
Ә борынгылар, ачык авыз ачка үлмәс, дигәннәр. Авызларыбыз ачык булып, гомерләребез озын-бәрәкәтле булып, җыйган ризыкларыбызны үзебезгә насыйп булсын.
Уйладым да, уйга чумдым...
Комментарийлар
0
0
Дөрес язылган бу мәкалә. Кешеләр үзләре үк тудырды бу ситуацияне..
0
0
0
0
Песок ашап тамак туймый! Кешенең акчасы күп, дефолть була, дип котырып әйбер алалар инде. Акчасын кая итәргә белмәгән кешеләргә тынычлык бетте шул. Артык акчагыз булса, мохтаҗларга бирегез, хәерегез булыр. кемнеңдер ашарга ризыгы, торырга урыны юк. Савабы булыр !
0
0
0
0
Барыбер ун кило песок алгансыз бит
0
0