16+

Горурлык хисе

Җир шарын әйләнеп чыгар өчен ничә тел белергә кирәк? Моңа 14 тел дә җитә һәм алар арасында татар теле дә булганын белгәч, башкалабызның 30нчы мәктәбе укучылары бер яктан гаҗәпләнсәләр, икенче яктан сөенделәр дә. Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм әнә шулай милли горурлыкны уятып башланып китте бу мәктәптә. 

Горурлык хисе

Җир шарын әйләнеп чыгар өчен ничә тел белергә кирәк? Моңа 14 тел дә җитә һәм алар арасында татар теле дә булганын белгәч, башкалабызның 30нчы мәктәбе укучылары бер яктан гаҗәпләнсәләр, икенче яктан сөенделәр дә. Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм әнә шулай милли горурлыкны уятып башланып китте бу мәктәптә. 

Казанның әлеге мәктәбе гади түгел. Үзенчәлекле. Анда нәниләр биш яшеннән үк укырга керәләр. Ә алтынчы сыйныфны тәмамлагач, барысы да диярлек, төрек татар лицейлары укучылары була. Җыеп кына әйткәндә, әлеге мәктәптә шактый дөнья күргән һәм киләчәктә дә күрәчәк малайлар-кызлар белем ала. Шуңа да биредә төрле телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә – ныклап торып дүрт телне белеп чыгалар. Ләкин иң зур игътибар туган телгә – татар теленә дисәк тә, һич арттыру булмас. Моның өчен мәктәп коллективы төрле юллар эзли һәм таба да. Туган тел бәйрәменә дә Казаныбызның Тукай музее хезмәткәрләрен чакырганнар. Бөек шагыйребезнең музее – төзекләндерүдә, ишекләре ябык булганга, бу очрашу ике як өчен дә файдалы. Тик Тукайны әйбәт белгән музей хезмәткәрләре: Лена Тябина һәм Ләйсән Медведева алдында чыгыш ясау укучыларга шактый зур җаваплылык та өсти. Каушасалар да гаҗәп түгел. Сөенечкә, Тукай әсәрләренә нигезләнгән заманча әкиятне төрле милләт балалары бик килештереп уйнадылар. Чын артистларча. Директор Илсур Миндубаев та, кырык эшен кырык якка куеп, үз укучыларының чыгышын карап утырды. Аларның Тукайны яратулары аңа да сөенеч бирә. Җитәкче – туган тел мөгаллиме.

Шагыйрьнең «Шаян песи» шигыреннән соң сүз җай гына Казан песиләренә күчте. Бу кызык хикәяне музей хезмәткәрләре сөйләде. Екатерина патша Казанга килгәч, монда тычканнарның булмавына гаҗәпләнгән һәм берничә уңган песине үзе белән алып кайтып киткән. Хәзер дә Питердагы эрмитажда бантлы песиләр (Казан песиләренең бабай-әбиләре), вәкарь белән генә атлап, үз дәрәҗәләрен саклап йөреп, яшәп яталар, ди. Моны белгәннән соң, Татарстанда, Казанда яшәвең,туган телең татар теле булу белән горурланмас җиреңнән горурланырсың. 
 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading