16+

Гүзәл Гюльвердиева: “Икенче никахтан уңдым”

Гүзәл Гюльвердиева Саба районында туган. Бүгенге көндә Камал театрының яшь, өметле актрисасы. Ул күпләргә “Мәйсәрә”, “Галиябану” рольләре аша таныш. Аның моңлы тавышына да битараф калган кеше юктыр.

Гүзәл Гюльвердиева: “Икенче никахтан уңдым”

Гүзәл Гюльвердиева Саба районында туган. Бүгенге көндә Камал театрының яшь, өметле актрисасы. Ул күпләргә “Мәйсәрә”, “Галиябану” рольләре аша таныш. Аның моңлы тавышына да битараф калган кеше юктыр.

- Гүзәл, син театр училищесендә Фәрит Бикчәнтәев курсында укып чыктың, 2013нче елдан бирле Камал театрында эшлисең. Ул вакытта Камал театрына алмасалар, башка театрга эшкә урнашыр идеңме?

- Чыгарылыш курс студентларының диплом спектакльләрен карарга һәрвакытта төрле театрлардан режиссерлар килә. Безнең спектакльләрне дә караганнар иде, шунда Оренбург театрына чакырдылар. Үземнең дә анда китәсе, тормышны үзгәртәсе килде. Ниндидер яңалык эзләдем. Укыганда Камал театрына эләгү максаты юк иде. Казандагы башка теарларны да карамадым.  Нигәдер, Оренбург театры үзенә тартты кебек. Ул вакытта: “ара ерак, әни белән дә еш күрешеп булмас, туган яктан аерылып китәм бит” - дигән уйлар тумады.  Камал театрына алмасалар, мин хәзер Оренбург театры артисты булыр идем.

- “Гүзәл, без сине Камал театрына эшкә чакырабыз” – дигән сүзләрдән соң, нинди хисләр кичердең?

- Безне - берничә кызны, Фәрит Бикчәнтәев белән театр директоры Илфир Илшатович үзләренә чакырып алдылар да: “Йә, нинди планнар, нәрсә эшләргә җыенасыз?” – дип сорадылар, мин: “Оренбург театрына эшкә барам” – дидем. Шуннан соң алар безгә Камал театрында эшләргә тәкъдим ясадылар. Моны мин “шулай булырга тиеш” дип кабул иттем. Миндә шатлану, куану хисләре тумады, чөнки мин эмоциональ кеше түгел. Тормышымдагы бар әйберне дә ничек бар – шулай кабул итәм. 

- Сине Мәйсәрә, Галиябану рольләре аша беләләр. Гадәттә, артистлар: “тискәре персонажны уйнау кызыграк” – диләр. Синең үзеңә ничек? Гел бертөрле рольләр туйдырмадымы?

- Әйе, чыннан да, бервакыт шулай туры килде: “Зәңгәр шәл”дә -  Мәйсәрә, “Галиябану”да – Галиябану, “Яшь йөрәкләр”дә – Сәрби рольләрен уйнадым. Карасаң, алар бөтенесе дә бертөрле кебек, ләкин мин аларны ничектер аерырга, һәрберсенә төрле холык кертергә тырыштым. Һәм бу миңа, чыннан да, булышты. Тискәре персонажлы рольләрем, әлегә, юк. Үземә холыклы рольләр уйнарга ошый. Гомумән, нинди роль булса да – иң мөһиме – ул сәхнәгә чыгу.

- Узган елны син әни булдың. Әни роле ничек сиңа? Хәзер театр икенче планга күчкәндер?

- Мин Айхансыз хәзер үземне күз алдына китерә алмыйм. Ул тугач, тормышым 360 градуска әйләнде дә куйды. Һәрбер әнинең дә шулайдыр ул. Әни роле үзе кызык, ләкин авырлыклар да булгалый. Ул авырлыклар, күбесе, белмәгәнлектән килеп чыга. Шуңа күрә, мин интернет челтәрләреннән бик күп мәгълүмат укыйм, табиблар блогын карап барам. Бүгенге көндә бөтен сорауга да җавап табып була, иң мөһиме – эзли белергә генә кирәк. Үземне мин “ялкау әни” дип әйтер идем. Айхан нәрсә тели - шуны эшли ала, мин аның артыннан күзәтеп кенә торам. Театрга килгәндә, мин аңа хобби итеп карыйм. Ул минем яраткан хобби. Көне-төне театрда ятып, аның һавасын гына сулап, тормышларын театрга багышлаган кешеләр бар, мин – андый түгел. Минем өчен театр да, гаилә дә, тормыштагы башка нәрсәләр дә - барысы да бер урында тора, берсен дә өстенрәк куймыйм. 

- Декреттан соң эшкә чыгарга авыр булдымы? Уйнау теләге бетмәдеме?

- Юк, киресенчә, эшкә сагынып чыктым. Мин әле тагын да декрет ялында утыра ала идем, ләкин минем урынга уйнаган актрисалар, үзләре декретка китү сәбәпле, мине эшкә чакырдылар. Авыр булды дип әйтә алмыйм, башта әни бик булышты: ул безгә килеп, мин аңа Айханны калдырып, спектакль уйнап кайта идем. Ә хәзер инде Айханны театрга да алып барабыз, анда аны ирем Илдар карый, башкалар да ярдәм итә. Артист баласы театрда үсә инде ул. Безнең анда бик күңелле, бигрәк тә “Зәңгәр шәл” спектакле вакытында. Артистлар кечкенә балаларын алып киләләр дә алар шунда бергә уйныйлар. Әле спектакльдә бер күмәк сәхнәгә дә чыгып керәләр, бу юлы Айханны да алып чыктым, үзен бик тәртипле генә тотты.

- Айхан – гадәти булмаган исем, ни өчен шулай дип кушырга булдыгыз?

- Уйлап карасаң, Ай һәм Хан – гап-гади исем, ләкин, никтер, бездә юк ул. Бу исем үзе безне эзләп тапты. Авырлы вакытта ирем Илдар белән төрек сериалын карый идек, анда Айхан исемле персонаж бар иде: актеры да матур, роле дә кызыклы, холкы да әйбәт. Бу исемне беренче тапкыр шунда ишеттек. Моңа кадәр күп исемнәр сайлаган идек, ләкин барыбызга да ошаганы булмады, ә Айхан - минем дә, иремнең дә, әниемнең дә күңеленә хуш килде. 

- Гүзәл, белүемчә, син икенче тапкыр кияүдә?

- Әйе, мин моны яшермим. Беренче ирем белән ярты ел йөргәннән соң никахлаштык. Холыклар туры килмәдеме, ашыгып кияүгә чыгу булдымы бу – белмим, ләкин мин үкенмим. Беренче никах мине күп нәрсәгә өйрәтте. Анда кылган ялгышлыкларны мин инде хәзер кылмыйм, мөнәсәббәтләргә башка яктан карарга өйрәндем. 

- Әниең, туганнарың моңа ничек карады?

- Ул вакытта әни ярдәмгә килде. Башта мин, чыннан да: “Туганнар нәрсә әйтер икән?” дип уйладым. Гомумән, бездә татарларда “бер кияүгә чыксаң – гомер буе шул кеше белән генә яшәргә тиеш” дигән әйбер бар бит. Хәзер  инде үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: әгәр дә гаиләдә мәхәббәт юк икән, сез бер-берегезгә туры килмисез икән, ни өчен кеше сүзе тыңлап, тешне кысып, түзеп, бәхетсез булып яшәргә?! Һәм бу кияүгә чыгу мәсьәләсе генә түгел, бүгенге көндә бик күп кешеләр “башкалар нәрсә әйтер?” дигән уйлар белән яши, ул уйлардан арынырга кирәк. Минемчә, йөрәк ничек куша – шулай эшләргә кирәк. Хәзер икенче тапкыр кияүгә чыктым, ирем Илдар бик яхшы кеше, улыбыз бар. Мин бик бәхетле хатын-кыз. 

- Илдар да театрда эшли. Өйдә дә, эштә дә бергә булу авыр түгелме? Бер-берегезне сагынарга да өлгермисездер?..

- Әйе, Илдар Камал театрында тавыш режиссеры булып эшли. Өйдә дә, эштә дә бергә булу безгә берничек тә комачауламый, киресенчә, бик рәхәт. Безнең бит бөтен эш тә Илдар белән бергә туры килми. Хәтта өйдә булганда да, без бер-беребезгә ябышып ятмыйбыз: минем дә, Илдарның да яраткан шөгыльләребез бар. Ул – җырларга аранжировкалар ясый, җырлар яздыра, мин тегү-чигү эшләре белән мәш киләм. 

- Илдар ничек гашыйк итте?

- Театрда 8нче мартка багышланган бәйрәмдә Илдар гитарада уйнап, җыр җырлаган иде. Мин аны шунда видеога төшердем, гомумән, миңа һәрвакытта да гитара белән җырлаучы егетләр ошый иде. Һәм төшергән видеоны аңа, ничек тә булса, җибәрәсе килгән иде. Хезмәттәшләр ярдәме белән, Илдарны социаль челтәр аша эзләп табып, видеоны җибәрдем. Шуннан аралашып киттек. Безнең уртак кызыксынулар бик күп икәне ачыкланды: ул да, мин дә җыр, музыка белән мавыгабыз. Башта мин аңа дус буларак кына караган идем. Аннан соң инде ул дуслык мәхәббәткә әверелде. 

- Әтиең буенча синдә әзербаҗан каны ага, бу милләт үзенә тартамы?

- “Җан тартмаса – кан тарта” дип юкка әйтмиләрдер. Әйе, чыннан да, әзербайҗан, төрек милләтләре миңа ошый. Үземнең дә ул якларга барасы килә, туганнар да чакыра. Ләкин әти белән бер дә күрешкән булмагач, туганнар янына барырга бераз куркытып тора.

- Әтиең турында да сөйләп китмисеңме?

- Дөресен әйткәндә, мин әтиемне белмим. Аны беркайчан да күргәнем булмады. Әзербайҗанда туганнар бик күп, әби дә шунда. Әтинең инде күптән яңа тормышы, балалары бар. Кечкенәрәк чакта ул минем белән социаль челтәр аша элемтәгә чыгарга теләгән иде, ләкин ул вакытта мин әле аның белән сөйләшергә әзер түгел идем. Әмма үземнең яшьтәге булган икетуган апа-абыйларым белән, кайвакыт, аралашабыз. 

- Әтисез яшәү авыр булдымы сиңа, әтинең юклыгын сиздеңме?

- Юк, мин аны бөтенләй сизмәдем. Әтисез тормышымны “шулай булырга тиеш” дип кабул иттем. Беркайчан да әниемнән: “Минем әти кайда?” дип сораган булмады. Әни, дәү әни, бабай, туганнар янәшәдә булганга, миңа бик күп игътибар биргәнгә мин бик бәхетле бала булып үстем. Әтигә бернинди үпкә дә сакламыйм. 

- Гүзәл, син бик матур җырлыйсың, ни өчен җырчы юлын сайламадың?

- Минем җырчы буласым килгән иде. 9нчы сыйныфтан соң музыкаль колледжга укырга керәсе идем. Документларымны тотып, Казанга килдем, ләкин имтиханнар инде беткән булган, вакыты буенча соңга калдым. Шулай итеп, кире 10нчы сыйныфка укырга кайтып киттем. Һәрвакыт җыр буенча төрле чараларда катнаштым. Җырларга бик яратам, әмма театр барыбер үзенә тартты. Укырга кергәндә миңа шундый сорау биргәннәр иде: “Ни өчен син эстрага кермисең, ни өчен теарны сайладың?” – дип сорадылар. Мин: “Җырчыга укырга керсәм – мин җырлый гына алачакмын, ә театрда җырлап та, биеп тә, уйнап та була”- дип җавап бирдем. Һәм бу, чыннан да, шулай. 

- Ә шулай да, җыр яздырып, сәхнәләрдә чыгыш ясау теләге юкмы? Моңа театр комачаулыймы?

- Без Илдар белән дуэт итеп, ике җыр яздырдык инде. Берсенең сүзләре минеке, ә көен ирем язды. Алга таба да җырлар яздыру, аларны башкару теләге бар. Әмма эстрадага менәр өчен акча кирәк. Әгәр дә берәр продюсер миңа алынса – мин риза гына булыр идем. Ләкин минем күбрәк Илдарны үстерәсе, танытасы килә. Ул бик матур җырлый, үзе язган җырлары бик күп. Үземә килгәндә, җыр яздыру процессы миңа ошап бетми, мин, күбрәк, сәхнәдә тере тавышка җырларга яратам.  

- Театрда яшь кызлар арасында мөнәсәббәт нинди? Көнчелек тә юк түгелдер?..

- Дөресен әйткәндә, сизгән юк. Безнең театрда, гомумән, андый көнләшү, кырын караулар, рольләр бүлешүнең булганы юк. Менталлитет шундый булганга, бәлки, сиздертмиләрдер дә, көнләшсәләр дә – эчләрендә генә тоталардыр. Театрда бар актер да дустанә мөнәсәббәттә. Яшьләр белән яхшы аралашабыз, туган көннәр белән котлап торабыз, кайбер бәйрәмнәрне дә, бергә җыелышып, үткәрәбез.

- Ләкин, барыбер, театрда чын дуслык булмыйдыр ул?

- Белмим, әгәр дә театрга эшкә килгәндә үк дус булып килсәң – буладыр да. Ләкин андый очраклар сирәктер. Артистлар белән без бик яхшы мөнәсәббәттә булсак та, чын дуслык театрда була алмыйдыр дип уйлыйм мин. 

- Артистларның рольсыз утырган вакытлары да була. Ул чагында артист кеше нишли?

- Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, үземне күззалап әйтсәм: кешегә берәр нинди башка шөгыль кирәктер. Мин хәзер декреттан соң (ярты ставкага) эшкә чыктым. Репетицияләрем юк, театрга спектакльләр уйнарга гына йөрим, шуңа күрә, күп вакытым өйдә үтә. Мин кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам: рәсемнәр ясыйм, чигәм, бәйлим, алкалар ясыйм, тегәм. Гомумән, эшсез утырырга яратмыйм, урамда тик йөрүнең дә мәгънәсен күрмим. Бала белән урамга чыгарга туры килсә, аны йоклатканда, телефоннан китап укыйм, йә аудиокитаплар тыңлыйм. Вакытны бушка уздырырга яратмыйм. 

- Актрисаның хезмәт хакы зур түгелдер. Театрдан тыш каян акча эшләргә тырышасың?

- Театрдагы хезмәт хакына зарланмыйм. Теләсәң – акчаны җиткереп була ул. Хәзер Илдар белән бергә яшәгәч – җиңелрәк. Безнең уртак картабыз бар, гаилә бюджеты шунда саклана. Һәрбер кергән акчаны шул картага күчереп барабыз. Мин башта алкалар ясап сата идем, хәзер тегү белән шөгыльләнәм. Хоббины акча эшләү чыганагына әйләндердем. Илдар туйларга йөри, заказга аранжировкалар ясый. 

- Уйнарга хыялланган ролең бармы?

- Андый, хыялда йөрткән, роль юктыр ул. Нинди роль бирсәләр дә рәхәтләнеп кабул итәм. Бер дә уйналмаган персонажларны уйныйсы килә. Репетицияләргә йөреп, персонажны тулысынча анализлап, өйрәнеп, аңа холык өстәп, яңа образ тудырасы килә. Театрда еш кына лабораторияләр уздыралар, шунда бик теләп катнашам. 

- Гузәл, шулай да, синең өчен нәрсә мөһимрәк: гаиләме, карьерамы?

- Мин аларның берсен дә өстерәк куймыйм, алар икесе дә кирәк. Башым белән гаиләгә генә чумып, бернәрсә белән дә шөгыльләнмичә, бала карап кына өйдә утыра алмас идем мин. Һәм, киресенчә, карьера ягыннан бик зур уңышларга ирешеп, әмма гаиләгә битараф булып яшәү дә минем өчен түгел. 

- Синең өчен бәхет – нәрсә ул?

- Минем өчен бәхет – ул бу тормышта үзеңне табудыр. Мин әле һаман да эзләнүдә, һәрвакытта яңалыкка омтылам, бер дә эшләмәгән эшләргә алынырга яратам. Мин әле һаман да үземне тапмадым. Бу –  һөнәргә генә кагылмый. Гомернең ахырында “үзеңне эзләп табу” дигән максат тора. Ә бу максатка бару юллары төрле һәм бик кызыклы. Иң мөһиме – беркайчан да үзүсештән туктамау. Кеше һәрвакытта да үсү юлында булырга тиеш. Иң зур бәхетсезлек – ул бер урында туктап калу. 

Индира

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading