Шәһри Казан

Икътисадка иннек түгел, дару кирәк

Бүген кибетләрдә товарлар ишәя, ә сатып алырга акча җитми. Кыйммәтчелек үзе үк базарның яңагына сукты: сәүдә акрынайды, акча әйләнеше кимеде. Бу исә банкларның ярлылануына, эшчеләргә хезмәт хакы бирүнең тоткарлануына китерде.

Сәяси таганның һаман бер якка атынуы саруны кайната башлады. Тормыш болганчык суларда болгана һәм аның кайчан рәткә керәсен Хак Тәгалә үзе генә белә. СССР (элекке) гражданнары кая гына баш төртмәсен, һәркайда сәясәт боткасы, икътисадны савыктыру, җитештерүне арттыру турында ләм-мим бер сүз булсачы. Бу турыда Рәсәй Президенты да, хөкүмәт башлыклары да авыз ачарга шөллиләр.

Болганчык сәясәтне халык хаклы рәвештә, карга базары, дип атый башлады. Карга базарының хаҗәте, үзгәртеп корулар, рәсәйчә аерылышулар һәм хәрби-админстратив күченүләрнең әһәмияте турында гади халык белән берәү дә киңәшмәде. Ә хәзер ул кемнеңдер гөнаһ эше аркасында михнәт чигә.
Икътисадчылар сәясәтне чит күргән кебек, сәясәтчеләр икътисадтан ерак булуларын үзләре исбатладылар. Янәсе, бәяләрне күтәрү белән капитализм Рәсәй базарына килеп урыс балалайкасына җырлаячак. Ә асылда җитештерү быел 23-30 процентка төшәчәк. Бәяләр котырды һәм ул Көнбатыш тарафта хакимлек иткән капитализм белән никахлашырга тиешле Рәсәй икътисадын ырылдый-ырылдый өркетеп юлдан яздырды. 

Көлсәң – көл, көлмәсәң – ела. Юкка тиргәгәнбез торгынлыкны. Кая ул еллардагы җитештерү темпларын хәзерге белән чагыштыру. Гомуми уңыш өчен шәхси кызыксындыру, патриотизм да бик ярап куя иде. Аның каравы тормыш дәрәҗәсе күтәрелде. Киемнәрнең дә “импортныен” сайлый торган идек. Американнарның борынына чиертә алмасак та, эфиопиялеләрдән әйбәтрәк яшәдек. Шул ук сәясәтчеләр, торгынлык чорында дәүләт кыйммәтчелек ягында булды, димәкчеләр. Монысы инде – сыбызгы. Ул елларда Америка доллары базарларда безнең 50 тиенлек тимер акча белән култыклашып йөри иде. Тик шунысы хак, аны иснәп тә, кесәдә капшап та карый алмадык.

...Кыйммәтчелекне бернинди хезмәт хакы да куып җитә алмый. Хәзер такы-токы яшәү өчен генә дә һәр эшчегә айга кимендә 10 мең сум түләргә кирәк. Хезмәт хакының бәяләрдән түбән торуында марксистик тәгълиматның да гаебе юк түгел. Аныңча, кыйммәтчелек хезмәткә түләүгә караганда өстен булырга тиеш. Һәм моны хәзерге “халык” хөкүмәте (моны демократлар хөкүмәте дип укырга кирәк) бик уңышлы тормышка ашыра. Җыеп әйткәндә, бәяләр 20-50, хәтта кайбер әйберләргә 100 мәртәбә артканда хезмәт хакын аз-азлап кына үстерде ул. 

Реклама

Мартта, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, халык куллану товарына бәяләр 7,6 тапкыр күтәрелде. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен түбәнәйтү өчен үткәрелә торган Рәсәй “чемпионаты”нда Татарстан да читтә кала алмый. Ит бәясе – 13, терлек мае 14 тапкыр артты. Ләкин бу чик түгел. Рекорд мебельгә бирелде. Хәзер без аны 24 тапкыр күбрәк түләп алабыз. Тукыма – 14, фарфор-фаянс, савыт-саба 19 тапкыр кыйммәтләнде.

Шунысы кызык, быел халык чүкеч тотарга өйрәнеп җитте. Башына төшкән башмакчы булган дигәндәй, без утырган корабның капитализмга таба борылуы аны хәтта чәч алырга да өйрәтте. Ягъни көнкүреш хезмәте өчен түләү 9,9 тапкыр артты. Урындык, өстәл аякларын ныгыту, суыткыч төзәтү бәяләре 10-11 мәртәбә күтәрелгәч, теләсәң-теләмәсәң дә үз хуҗалыгында оста булып китәсең. Ә инде кер юу, чәч алу турында әйтеп тә торасы юк. Чәчтарашка кереп чыккан өчен кемнең 15 тапкыр күбрәк түлисе килсен?!

Хәзер хезмәт хакын карыйк. Ул алты тапкыр арттырылды. Март аенда банкларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы уртача 3 мең 238 сум булды. Картларга килгәндә хәзер аларның көнкүреш 3 гамәлдән тора икән: булганны ашап, актык киемне туздырып бетерәбез дә аяк сузабыз. Базар мөнәсәбәте бик күп картларны хәерче рәвешендә урамга чыгарып ташлады.

Бүген кибетләрдә товарлар ишәя, ә сатып алырга акча җитми. Кыйммәтчелек үзе үк базарның яңагына сукты: сәүдә акрынайды, акча әйләнеше кимеде. Бу исә банкларның ярлылануына, эшчеләргә хезмәт хакы бирүнең тоткарлануына китерде.

В.Дубровин, республика Статистика идарәсе икътисадчысы.
26 май, 1992 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: