16+

Илназ Фазуллин: "200 блогер әзерләргә җыенабыз"

“Ялкын” журналы яшүсмерләр өчен һәрдаим төрле проектлар оештырып тора. “Бүгенге көндә ютубта биш каналыбыз һәм уннан артык проектыбыз бар. Алар “Кәеф” медиалабораториясендә, студияләрдә һәм урамда төшерелә”, - ди журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

“Ялкын” журналы бик масштаблы “Шәп блогер” проектын башлап җибәрде. Блогерлык – бүгенге көндә үсештә, актуаль юнәлеш. Үсмерләр, яшьләр үзләрен блогерлык белән бәйләргә тели. Кемдер блогер булырга хыяллана, ә кемдер блогерларны карый. Ягъни аларның тормышы блогерлык белән бәйле. “Шәп блогер”ның максаты – яшьләргә бу юнәлештә үсәргә ярдәм итү”, - ди Илназ.

Аның сүзләренчә, проектның беренче этабында яшьләрдән 200 гариза кабул ителгән. Анда 14 яшьтән зуррак булган үсмерләр һәм яшьләр катнаша. Ә икенче этапта аларны укыту башланачак, остаханәләр дә булыр дип көтелә. Уку июнь аеннан августка кадәр оештырыла. “Остаханәләрнең асылы онлайн һәм офлайн чаралардан гыйбарәт. Анда популяр блогерлар катнашачак”, - дип сөйләде Илназ Фазуллин.

Шуны да әйтергә кирәк, “Шәп блогер” проектын биш милләт вәкиле алып барачак. Бу - татар, рус, керәшен, мари һәм чуваш милләтләре. Проектның чараларын Телеграм каналында карарга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading