16+

Илсур Метшин президент итеп сайланды!

Казан Мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы президенты итеп сайланды. Мондый карар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» башкарма бюросы утырышында Барселона Мэры Ада Колау рәислегендә кабул ителде. Яңа җитәкчене сайлау Эль-Хосейм (Марокко) шәһәре мэры вазыйфасыннан киткән Мөхәммәд Будра вазыйфаларының вакытыннан алда туктатылуы сәбәпле узды.

Илсур Метшин президент итеп сайланды!

Казан Мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы президенты итеп сайланды. Мондый карар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» башкарма бюросы утырышында Барселона Мэры Ада Колау рәислегендә кабул ителде. Яңа җитәкчене сайлау Эль-Хосейм (Марокко) шәһәре мэры вазыйфасыннан киткән Мөхәммәд Будра вазыйфаларының вакытыннан алда туктатылуы сәбәпле узды.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советында Барселонада бюро утырышы узды, аның кысаларында 400-дән артык мэр, Европа, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка шәһәрләренең вице-мэрлары һәм төбәк башлыклары катнашты.

Яңа җитәкчене сайлау Эль-Хосейм (Марокко) шәһәре мэры вазыйфасыннан киткән Мөхәммәд Будра вазыйфаларының вакытыннан алда туктатылуы сәбәпле узды. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» уставы нигезендә оешманы гамәлдәге мэр гына җитәкли ала.

Элегрәк «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» президентлары шулай ук Лиссабон Мэры (Португалия) Хорхе Сампайо, Париж Мэры (Франция) Бертран Деланоэ, Истанбул (Төркия) Мэры Кадыйр Топбаш, Йоханнесбург Мэры(КАР) Мфо Паркс Тау булган.

«Шәһәр барлык үзгәртеп коруларның нигезе булып тора, һәм безнең бурычыбыз – муниципалитетларга төгәл чишелешләрне эшләп чыгаруга, аннары урыннарда тотрыклы үсеш стратегияләрен кертүгә ярдәм итү. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасы – ул мэрлар өчен түгел, ә барлык шәһәр халкы өчен, аларның иминлегенә безнең бөтен көчебез юнәлдерелгән», – дип белдерде Илсур Метшин.

Үз чыгышында ул «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» кысаларында шәһәрләр һәм төбәкләр арасында багланышлар системасын үзгәртергә, шулай ук пандемия чорында авыр финанс хәлендә булган кече шәһәрләргә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. БМО, Хәбитат, Партнерларның генераль ассамблеясе һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» генераль ассамблеясе белән берлектә Илсур Метшин муниципаль берәмлекләр өчен «Тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыруда лидерлык» (SDG Implementation Champions) премиясен гамәлгә кертергә тәкъдим итте. «Һәр төбәкнең, шәһәрнең, оешманың һәр бүлекчәсенең тигезлеген тану югары дәрәҗәдәге очрашуларда декларацияләнергә генә түгел, ә эштә безнең тарафтан тормышка ашырылырга тиеш», – дип саный «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» башлыгы Казан Мэры.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия вәкиле беренче тапкыр «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы башлыгы булды. Евразия вәкилләре шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» белән беркайчан да рәислек итмәде. Бөтендөнья оешмасының лидерлары гадәттәгечә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия бүлекләре вәкилләре булды.

Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы – ассоциацияләр, берлекләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара берләшмәсе. Оешманың төп бурычлары арасында – шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, экология һәм климат үзгәрешләре мәсьәләләрен хәл итү, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» әгъзаларының шәһәр һәм туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру, глобаль карарлар кабул итү процессында җирле хакимиятнең ролен ныгыту, бергәләп халык өчен иң яхшы киләчәкне оештыру, гражданнарны җирле тормыш проблемаларын хәл итүгә киң җәлеп итү һәм шәһәрләр алдында барлыкка килә торган янауларны бетерү буенча реаль кораллар булдыру. Төрле илләрдә һәм үсешнең төрле этапларында булган шәһәрләр күп кенә гомуми бурычлар белән очраша – җәмәгать транспорты эшен оештырудан алып чүп-чар белән эш итүгә кадәр – аларның хезмәттәшлеге идарә сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Бүген шәһәрләрдә дөньяның 57% халкы яши. БМО фаразы буенча, 2050 елда шәһәрләрдә Җирдәге халыкның 70%-ка якыны яшәячәк.

Белешмә

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасына нигез 1913 елда салынган, ул вакытта Бельгия Гентында шәһәрләрнең Халыкара союзына нигез салынган була. Халыкара берләшкән шәһәрләр федерациясе һәм дөньядагы иң эре шәһәрләрнең бөтендөнья ассоциациясе «Метрополис» кушылганнан соң, союз «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасына үзгәртелә. Бүген «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Берләшкән милләтләр оешмасының 140 иленнән 240 меңнән артык муниципалитетны, төбәкне һәм мегаполисларны берләштерә. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»тә катнашу аша җирле лидерлар глобаль сөйләшүләр өстәле артында фикер алышуга кешеләрнең ихтыяҗларын һәм чынбарлыгын чыгара.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» 7 төбәк бүлекчәсеннән, мегаполислар бүлекчәсеннән һәм регионнар бүлегеннән тора. БДБ һәм Монголия мәнфәгатьләрен яклаучы «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеген 2006 елдан бирле Илсур Метшин җитәкли. Бүлекнең штаб-фатиры Казанда урнашкан.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең үзәк штаб-фатиры Барселонада урнашкан.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading