16+

Казанда баскычларны да дезинфекциялиләр

Казанда подъездлар һәм җәяүлеләр кичүе белән беррәттән тукталыш павильоннары дезинфекцияләнә башлады

Казанда баскычларны да дезинфекциялиләр

Казанда подъездлар һәм җәяүлеләр кичүе белән беррәттән тукталыш павильоннары дезинфекцияләнә башлады

Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкы уза торган урыннардагы дезинфекция барышы белән танышты. Ул Павлюхин урамындагы 97-нче күпфатирлы йорт подъездында, Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы җир асты кичүендә, шулай ук Вишневский урамындагы «Калинин» тукталышында булды.

«Ачык Казан» системасына подъездларны дезинфекция белән эшкәртүне уздыруга 3,9 меңнән артык гариза килгән

Казанда көн саен күпфатирлы йортларда гомуми файдаланудагы урыннарны дезинфекцияләү дәвам итә. Көн саен 85%-ка кадәр подъезд эшкәртелә, шул исәптән халык мөрәҗәгатьләре буенча. Мэрга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, узган атнада «Ачык Казан» системасына баскычларны дезинфекцияләүгә 659 гариза килгән, ә эш башыннан барлыгы 3942 шундый мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу гаризаларның үтәлеше шәһәр Башкарма комитеты контролендә һәм 96% тәшкил итә.

«Кешеләр үзизоляциядә булганда, подъездларны чиста тотарга кирәк. Без күрәбез, шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр азрак килә башлады, әмма алар барыбер бар әле. Бу очракта «Халык контроле» һәм «Ачык Казан» системалары бик урынлы булачак, анда шәһәр халкы подъездларның, гомуми файдалану урыннарының чисталыгы һәм дезинфекциясе кирәк булу турында хәбәр итә ала», - диде И.Метшин.

Павлюхин урамы, 97 йорт подъездларының берсен карагач, «Ремонтсервис» идарәче компаниясе генераль директоры Александр Назаров шәһәр башлыгына хлорлы препаратлар белән иртән гомуми файдаланудагы барлык урыннар да эшкәртелә, дип хәбәр итте. Торбалар, домофоннар, ишекләр һәм ишек тоткалары, баскычлар, тәрәзә төпләре, батареялар, почта әрҗәләре дезинфекциясенә аерым игътибар бирелә.

Көн саен Казаннан 1900 тонна чүп чыгарыла, бу үзизоляция режимы кертелгәнчегә караганда 20%-ка күбрәк.

Шәһәр Мэры шулай ук Павлюхин урамындагы 97-нче һәм 99-нчы номерлы йортлар ишегалдында чүпне аерым сортларга аерырга мөмкинлек бирә торган чүп мәйданчыгын карады. Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, көн саен Казаннан 1900 тонна чүп чыгарыла, бу, үзизоляция режимы кертелүгә караганда, 20%-ка күбрәк

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чыгарыла торган калдыклар күләме тимер юл составы белән чагыштырырлык. «Барлык ТКХ комплексына чүпне үз вакытында чыгаруларын һәм җыештыруларын телибез. Чисталыкны саклап тоту, чүпне вакытында чыгару, подъездларның дезинфекциясе - әлеге эшне контрольдә тоту мөһим», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Әйтергә кирәк, шәһәрдә чүпне сортларга аеру станцияләре эшләвен дәвам итә. Эшмәкәрләр ишегалларында ПЭТ-шешәләрне җыя, әмма гамәлдәге чикләү шартларында икенчел чимал кабул итү буенча павильоннар ябылган.

Тукталыш павильоннары узган атнадан башлап «Дезгран» чарасы белән эшкәртелә

Соңыннан И.Метшин җир асты җәяүлеләр кичүләрен эшкәртүнең барышы белән танышты. Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы «Шәһәр күперләре» МУП директоры Станислав Сорокин дезинфекция көн саен үткәрелә, бер җәяүле кичүен эшкәртүгә ярты сәгать чамасы вакыт китә, дип сөйләде. Хезмәткәрләр тоткычларны, баскычларны, кешеләр куллары белән тотына ала торган предметларны дезинфекциялиләр.

Шәһәрдә калган павильоннар «Дезгран» махсус дезинфекцияләүче чарасы белән икенче атна рәттән эшкәртелә. «Кыштан соң без аларны чистарттык, тәртипкә китердек, хәзер дезинфекцияләүче чара белән эшкәртәбез. Гадәттә штат режимында тукталышларны су белән чистартабыз, әмма хәзерге шартларда без дезинфекторлардан файдаланабыз, - дип хисап бирде Татарстан башкаласы Мэрына «Горводзеленхоз» трест» МУП идарәчесе Роза Җәббарова һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының 160 тукталышын беренче тапкыр махсус эшкәртү чарасы белән эшкәртүнең узган атнада узуын өстәде.

Моннан тыш, көн саен урам-юл челтәре чистартыла. «Без урамнарны көндез һәм кичен юабыз, киләсе атнада урамнарны техник чаралар, шампунь белән эшкәртәчәкбез», - диде Р.Җәббарова.

Казан Мэры уздырыла торган эшне уңай бәяләде һәм хәзерге шартларда кирәкле барлык процедураларны үтәүне дәвам итәргә кушты.

Сәфәрдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов та катнашты.
 

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading