16+

“Иң элек кан агуын туктатырга өйрәтәм...”

Илнар Зиннәтуллин фикеренчә, көчле әзерлек исән калырга ярдәм итә...

“Иң элек кан агуын туктатырга өйрәтәм...”

Илнар Зиннәтуллин фикеренчә, көчле әзерлек исән калырга ярдәм итә...

«Бәхетле» («Счастливчик») – алгы сызыктагы хәрбиләр дә, иңне-иңгә куеп эшли торган волонтерлар да аңа шулай дип эндәшәләр. Илнар Зиннәтуллин Россия Кызыл Хачының Татарстандагы гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү хезмәтенең баш координаторы булып хезмәт итә, 2022 елның мартында үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә.

– Илнар, «Бәхетле» позывноен алу тарихын сөйләгезче?

– Балачактан ук шулай атыйлар иде. Нинди генә четерекле хәлләр булмасын, шома гына чыга белдем. Ә соңрак махсус хәрби операция зонасында ул позывныйга әйләнде дип әйтергә була.

– Алгы сызыкка кайчан киттегез?

– 2022 елның мартында. «Ни өчен анда барырга?» дигән сорау минем алда тумады да. Беренчедән, туганнарым хәрбиләр, гаиләдә дә балачактан ук Ватанга дөрес мөнәсәбәт тәрбияләнде. Өстәвенә, анда дусларым хезмәт итә.... Үз теләгем белән киттем. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтү, аларны яу кырыннан эвакуацияләү белән шөгыльләндем.

– Ул вакытта барыннан да бигрәк нәрсә җитми иде?

– Аң – белем ягыннан тулы мәгълүмат җитешмәү. Төп югалтулар шуның аркасында килеп чыкты. Күпчелек үзләренә беренче һәм госпитальгә кадәрге ярдәмне күрсәтә белми иде. Шул вакытта шәхси составны тактик медицина нигезләренә өйрәтә башладым. Аңа нигез салучыларның берсе, зур хәрби тәҗрибәсе булган (өч сугышта катнашкан - ред. иск.) Юрий Юрьевич Евич белән таныш идем инде. Аның тәҗрибәсен Татарстанда да кулланырга булдым. Соңыннан мөстәкыйль рәвештә санитар инструкторларны укыту өчен иреклеләр арасыннан катгый сайлап алу уздырдым. Барысын да исәпкә алдым — физик әзерлекне, сәяси карашларны, әхлакый сыйфатларны. Нәтиҗәдә, 80 кандидатның 6сы гына калды. Алар барысы да контракт буенча хезмәт итә инде. Аллага шөкер, барысы да исән-сау... Мобилизация башлану белән, үзем һәм минем инструкторларым республикабыз полигоннарында мобилизацияләнгәннәрне өйрәтте. Безнең курсларны инде берничә мең егет үтте. МХО зонасында 200дән артык күнекмә үткәрелде. Медицина взводы өчен 4 инструктор әзерләнде.

–  Беренче чиратта нәрсәгә өйрәтәсез?

– Кан агуын туктатырга. Шундый мисал китерәм: муен ярасыннан үлүчеләр саны бик югары дип санала. Ләкин мин егетләрне барлык манипуляцияләрне ахырына кадәр үтәгез, курыкмагыз, дим... “Счастливчик, рәхмәт сиңа, муен яраланган вакытта син өйрәткәнчә эшләдек. Егетебез исән-сау.." Менә шундый сүзләрдән тамакка төер утыра...  Яшермим, күпчелек очракта мине бик кырыс, диләр. Суворов гыйбарәсен искә төшерик: «Өйрәнгәндә авыр, сугышта җиңел булачак».  Кул астындагыларым өчен җаваплы. Яу кырына ни көткәнен аңламыйча, беркатлы кешеләр килә бит. Шуңа күрә өйрәткән вакытта кырысрак булсам, соңрак рәхмәт әйтерләр.  

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр, шулай ук каты җәрәхәтләрдән соң тернәкләнүгә кайтканнарга, аларның гаиләләренә психологик ярдәм кирәк булганга психологлар төркеме оештырдык. Биредә психологик ярдәм күрсәтә алырлык белгечләр эшли, ә иң мөһиме алар хәрбиләрне стресс хәленнән чыгаруның гамәли күнекмәләренә ия.

- Сезнең инициатива белән ачылган «Тормышны кадерлибез» проекты бөтен Россия күләмендә дә эшли бит.

– Әлеге проект кысаларында яңа юнәлешләр ачтык. Әйтик, 2023 елның маенда «Ценим жизнь» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы берничә волонтер төркемен берләштерде (Рокот-Казан, Дулкын, Алга), Казанда Мәскәү урамы, 15 адресы буенча гуманитар ярдәм үзәге булдырылды, анда көн саен төнгә кадәр эш кайный. Без махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән 20дән артык тапкыр бардык инде.

- «Тормышны кадерлибез» (“Ценим жизнь”) телеграмм-каналы шактый уңышлы эшләп килә.

– Анда тормыш кайный.  Кызлар госпитальдә дәваланучы егетләребез өчен эчке киемнәр дә, флискалар (флис дип аталган тукымадан тегелгән – ред.иск.) дип аталган кофталар да тегәбез. Кибеттә ул товарларга бәяләр котырып үсеп тора. Ә үзебез теккән әйберләрнең үзкыйммәте арзан булып чыга. Флиска кышын, көзен бик ярап куя. Салкын окопларда ятканда бигрәк тә, шәхсән үзем моңа инандым. Үзе җылы, үзе йомшак ул кофта. Әле бер егет шундый бер очрак турында сөйләде. Ут астына эләккән бу, “сезнең флиска мине мина кыйпылчыкларыннан саклап калды. 40 процент вак кыйпылчыклар аның өстендә калды, күкрәккә үткәрмәде...”, диде. Тегүче кызлар шундый шатландылар!

–  Әле бит сезнең «Маруся»  дип аталган аптечкагыз да бар.

 - Аны безнең бер волонтерыбыз уйлап чыгарды. "Әйдә, аптечканы синең исемең белән атыйк!», дидем. Оялды бу. Ә бервакыт штабка беренче сыйныфта укучы кызы Мәрьям белән килде. Шулай итеп, аптечкабызны “Мәрьям” (русча «Маруся») дип атадык. Аптечкалар бик уңайлы, материалы әйбәт. Аларның комплектациясе һәм тышкы кыяфәте гаскәр төренә карап аерымлана.  "Бездә һәр деталь уйланылган. Мәсәлән, һәр аптечкада да күзләр өчен тамчылар бар. Тузан, җил, йокысыз көннәр аркасында күзләр ялкынсына. Бу яу кырында нык комачаулый. Шулай ук косынка куела: аны жгут буларак та кулланырга, җәрәхәтне бәйләп кую өчен дә кулланырга мөмкин. Ә эсседә аны бандана кебек киеп йөрергә була. Шулай ук аптечкага томаудан тамчылар, температураны төшерүче дарулар, лейкопластырь, бинтлар һәм антисептик эремә, кирәкле дарулар җыелмасы, бәйләү материаллары, хәрбинең җәрәхәтләре турындагы карточка һәм тактик медицина буенча белешмәлек куелган була. Аптечка билбауга яки яннан бронежилетка беркетелә. Аларны тегү һәм комплектацияләү өстендә 350 кеше эшли. Без аена уртача 150 аптечка әзерлибез, гәрчә бездә булган машинкаларда һәм волонтерлар белән аена 300 һәм аннан да күбрәк тегә алабыз. Әмма материаллар һәм аптечкалар сатып алуга акча җитми, һәм без гади кешеләрдән җыелган суммалар белән чикләнәбез. Шуңа күрә безгә теләсә нинди ярдәм мөһим. Беренче чиратта тукымалар һәм медикаментлар кирәк. Чөнки без егетләргә никадәр күбрәк ярдәм итсәк, шулкадәр күбрәк гомерләрне саклап калырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading