16+

Җир астында – 500 чакрым юл: «ШК» журналисты гипс руднигында булып кайтты

Татарстанда ин күп гипс җитештерелә торган район ул – Кама Тамагы. Гипс руднигын якыннан күрү, үземне шахтер һөнәрендә сынап карау күптәнге хыялым иде. Ниһаять, ул чынга ашты.

Җир астында – 500 чакрым юл: «ШК» журналисты гипс руднигында булып кайтты

Татарстанда ин күп гипс җитештерелә торган район ул – Кама Тамагы. Гипс руднигын якыннан күрү, үземне шахтер һөнәрендә сынап карау күптәнге хыялым иде. Ниһаять, ул чынга ашты.

Җир астында – шәһәр

120 метр җир астында, җәяү 3 километр, 7 градус кына җылылык... Без Кама Тамагының гипс руднигында – шахтада. Баксаң, җир астында тулы бер тормыш гөрли икән бит. Безне шахтага алып төшеп озатып йөргән хезмәт һәм сәнәгать куркынычсызлыгын саклау хезмәте җитәкчесе Ринат Камәртдинов әйтүенчә, җир астында – аерым бер шәһәр. 

«Шахтага ничә кеше төшә, шуның кадәр чыгарга да тиеш. Бу – шахтерларның төп законы», – ди җитәкче. Ул биредә инде 1974 елдан бирле эшли. Кама Тамагы гипс руднигында иң озак хезмәт итүчеләр династиясе дә – Камәртдиновларныкы. (Шахтерлар династияләре турында газетабызның киләсе саннарыннан тулырак укырсыз.) Хезмәткәрләр шахтага бик күп баскычлардан төшәләр. Саный башлаган идем дә, Ринат абыйның кызыклы хикәятләренә алданып, чутын югалттым. Барысы да видеокүзәтү астында, чит кешеләргә монда керү тыелган. Табигать күз явын алырлык. Көз төсе иңгән саргылт, алтынсу яфраклар арасыннан зәп-зәңгәр елга шәйләнә. Идел күк белән тоташкан сыман. Икенче яр күренми дә. Идел белән Кама елгалары кушылган урынның киңлеге 40 километрга сузылган. Баскычтан аска төшкән саен, машиналар гөрелтесе ныграк ишетелә. Рудникта барлыгы 140ка якын хезмәткәр эшли. Шахтада эшләүче 60ка якын кеше көн дә эшкә әнә шушы баскычлардан йөри.

Гипс ташы житештерә торган завод бик матур урында, елга буенда урнашкан. Бар җир ап-ак, хәтта күзләрне камаштыра. Кыш көне кар белән гипсны аерып та булмый, ди эшчеләр. Конвейер­да гипс ит тарткычтан тарттырылган сыман өч төрлегә ваклана. Беренчесе – эре ташлар. Икенче өемдә 20гә 60 миллиметрлы вак таш – щебенка, өченче таудагы катнашма онны хәтерләтә. Эшкәртелгән гипсны баржа белән Россиянең төрле төбәкләренә: Мәскәүгә, Ярославльгә, Ульяновскига, Саратовка, Волгоградка озаталар. Совет заманында Татарстан гипсын Скандинавия илләренә дә җибәрә торган булганнар. Борынгы төзелеш материалы булып саналган гипс бүген дә төрле өлкәләрдә кулланыла. Экологик яктан чиста булганы өчен, аны медицинада да файдаланалар, гипс кушылмаларыннан төзелеш материаллары: гипсокартон, шифер, алебастр, шпаклевка ясыйлар. 

120 метр җир астында 

Мәгарәләрдә берничә тапкыр булсам да, шахтага беренче төшүем. Шүрләтә. Сүрән лампа уты яктысында бер-береңне күрергә мөмкин анысы. Җир астында телефон тотмый. Шулай да эчке элемтә бар. Үзенә күрә мини АТС урнаштырылган. Беренче тукталыш – киемнәр, саклану чаралары алу бүлмәсе. Ризилә Исламова биредә инде 22 ел эшли. 35 яшендә гипс руднигына килгән булган, пенсиядә дә яраткан эшеннән аерылмый. Пенсия дигәннән, гипс руднигында өзлексез 10 ел эш стажы булган хатын-кызларга – 45 яшьтән, ә ир-атларга 50 яшьтән лаеклы ялга чыгарга рөхсәт ителә. Хатын-кызлар гипс руднигында бармак белән генә санарлык. Күбесе лаборатория, үлчәү бүлеге кебек чагыштырмача җиңелрәк эшләрдә хезмәт итә. 
Шахтер башына фонарь беркетелгән шлемнан, махсус формадан булыр­га тиеш. Форма өстеннән яктылыкны кайтара торган жилет кию дә мәҗбүри. Кама Тамагы гипс руднигы чагыштырмача куркынычсыз булып саналса да, шахтерларга махсус – үз-үзеңне саклау җайланмасы белән йөрергә кирәк. Шартлау очраклары була калса, бу җайланма ярдәмендә 60 минут чиста һава суларга була, ди. Шахтерларның иңбашлары түзсен генә. Күп нәрсәне җилкәгә асарга туры килә: өч килолы үз-үзеңне саклау җайланмасын да, фонарьны электр энергиясе белән тәэмин итә торган аппаратны да. 

 Икенче тукталыш – командировкалар бүлү, план алу, инструктаж узу урыны. Биредә эштән соң юынырга, үзеңне рәткә китерергә дә мөмкин. План буенча бер сменага 1500 тонна таш җитештерү каралган. Бер тәүлеккә 3 мең тонна гипс җитештерелә икән. 

Эшкә керешкәнче, хезмәткәрләрнең хәлен тикшерәләр, гомумән, шахтерларны эшкә алганда, беренче чиратта, сәламәтлегенә игътибар бирәләр. Тау белгечләре килеп җирлекне тикшерә, карый. Борауларга рөхсәт бирелгәч кенә, эш дәвам итә. Гипс катламын бораулый торган махсус машиналар берничә җирдә тишек ясый. Бу урында көчле тавыш. Эшчеләр үзләре колакчыннар, тузаннан саклый торган битлекләр кия. Элек шахтерларга 16 килолы бораулар белән эшләргә туры килгән. Хәзер барысын да заманча техника башкара. Аннары махсус бригада килеп, шартлаткыч матдәләр урнаштыра. Бу вакытта шахтада берәү дә калырга тиеш түгел, бик мөһим, җаваплы момент. Гипс катламы ишелеп төшкәннән соң, бу урынны җилләтәләр. Аннары ташны ваклау, төяү эшләре башлана, таш ташый торган машиналар килә.

 Җир асты юлларының киңлеге – 12 метр тирәсе, биеклеге – 8-12 метр. Монда да юл йөрү кагыйдәләрен сак­ларга кирәк. Хәтта җәяүлеләр чыга торган билгегә кадәр бар. Як-ягыңа карап йөрмәсәң, эш харап. Лабиринтны хәтерләткән юллардан әле ­КАМАЗ, әле таш төягеч машиналар килеп чыга. Велосипедка атланган эшчеләр дә очрый. Ерактагы эш урынына җир асты юлыннан велосипедта җилдерәләр икән. Гипс руднигының җир асты юллары озынлыгы 500 километр­дан артып китә. 

Шахтерлар уйлап чыгарган машина

 Шахтада 7-8 градус җылы. «Эсседә – суынырга, салкында җылынырга төшәбез монда», – ди Ринат абый, уенын-чынын бергә кушып. Безгә аның улы, җир астында җитештерү участогы җитәкчесе Рәфхат Камәртдинов та кушыла. Гипс руднигына бары тик махсус белеме булганнар гына урнаша ала икән. Күбесе – Екатеринбургтагы Урал дәүләт уку йортын тәмамлап килүчеләр. 
Җир асты юлларыннан атлаганда, Камәртдиновлардан калмаска тырышабыз. Алла сакласын, адашсаң, 500 километрны урап чыгам димә. Хәер, адашкан кеше юк икән әле. Эшкә яңа килүчеләр тәҗрибәле белгечләр белән барысын да җентекләп өйрәнә. Аннары җир астында юл күрсәткечләре куелган. 

Атлый торгач, өч чакрым ук кергәнбез булып чыкты. Җир астындагы музей белән дә таныштык. Нәрсәләр генә юк монда. Әнә шахтерларның элеккеге эш кораллары, өч метрлы бораулар, чүкү җайланмасы. Ә менә бу «СБУ -76» вертикаль рәвештә түбәләрне бораулау машинасын Кама Тамагы шахтерлары үзләре уйлап чыгарган булганнар. Әлеге уникаль машина 1976 елдан 2013 елга кадәр хезмәт иткән. Бу машинаны хәтта Франциядән килгән белгечләр үзләренә музейга алырга да теләгәннәр, тик бирмәгәннәр. Хәзер ул гипс руднигы музеенда җир астында тора. Элегрәк гипсны атлар белән ташый торган булганнар. Караңгыдан яктылыкка чыкканда, атларның күзләре еш кына сукырайган. Шуңа да күп атлар җир астына бер төшкәч, анда соңгы көненә кадәр хезмәт күрсәткән. 

Кама Тамагында гипс җитештерә башлау Болгар ханлыгы чорына, VI-VIII гасырларга ук барып тоташа. Элек гипсны селитра белән шартлата торган булганнар. Хәзер аммонит катнашмасын кулланалар. 
 1911 елда алебастр заводы карамагына кергән Антон һәм Үзәк гипс рудниклары, завод таркалгач, сугыштан соңгы елларда аерым оешмалар булып эшли башлый. Без кунак булган рудник нәкъ менә үзәк дип йөртелгән. Ә алты километр ераклыктагы Антон руднигы күптән ябык. 

Йөри торгач, 7 градус җылылык та туңдыра башлады. Кергән юлны кире ничек тәпиләрбез дип борчылган идем, ярый машина килеп алды. Шахтадан чыктык. Яктылык күзләрне камаштыра. Күз алдында кабат зәп-зәңгәр, иге-чиге күренмәгән елга, ап-ак гипс. «Җәннәткә чыккан кебек булдык», – дип көлешәбез.
Китәр алдыннан үзебез белән гипс кисәген истәлеккә алдык. Җир астындагы мавыктыргыч сәяхәт турында озак вакыт искә төшереп торыр әле ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading