16+

23 февральдә ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?

Ватанны саклаучылар көне җитә. Бәйрәм булгач, бүләк тә әзерлисе килә. Ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?

23 февральдә ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?

Ватанны саклаучылар көне җитә. Бәйрәм булгач, бүләк тә әзерлисе килә. Ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?

Сәяхәт итәргә яратучыларга: махсус материалдан эшләнгән савыт-саба җыелмасы, термокружка, термос, фляжка, пәке, фонарь, компас, палатка, рюкзак, палатка;

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә: шапка, шарф, шлем, чаңгы, тимераяк, кәшәкә, сноуборд, йөзгәндә кулланыла торган күзлек, сөлге, йөгерүчеләргә пульсны исәпли торган сәгать, спорт сумкасы, адымны исәпли торган прибор, теннис ракеткасы.

Балыкчыларга: спиннинг, сумка, термос, фонарь, термос.

Аучыларга: компас, барометр, рюкзак, бинокль.

Актив ял яратучыларга: мангал, шашлык пешерү өчен рәшәткә-гриль, сумка-суыткыч, махсус утыргыч, гамак, арбалет, бадминтон өчен ракетка.

Руль артында йөрүчеләргә: автомобиль термометры, автомагнитола, видеорегистратор, утыргычны җылыткыч, салон өчен ароматизатор, фонарь, кар көрәргә көрәк, термокружка, машинаны карату өчен автосервиска сертификат.

Ир-атларга селфи өчен таяк, bluetooth селфи кнопкасы, флешка, клавиатура, ноутбук өчен сумка, театрга яки кинога, йә булмаса берәр спорт чарасына билет, уктан ату, атта йөрү өчен мастер-класска сертификат, бассейнга, фитнес-клубка, массажга сертификат, кулчатыр, сәгать, күзлек, баш киеме, өстәл уены, китап, коллекционерлар өчен махсус предметлар бүләк итәргә дә була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading