16+

Исән калам дисәң, смартфонны өйрән, яки җанлы аралашудан нигә читләшәбез?

Киләчәк буын өчен куркабыз. Чөнки балигъ булмаган кызларым  инде виртуаль яшәештә гомер кичерә. Телибезме, теләмибезме – аларга без дә иярәбез. Үзебезнең балаларыбыздан үзебез үк артта калмаска тырышабыз...

Оффлайннан онлайнга күчтек. Начармы бу, яхшымы? Олылар бер төрле уйланса, яшьләр бөтенләй башка карашта тора. Без – урталыктагылар (урта буын) ике якка да тартылабыз.

Үземнең әле балигъ булмаган кызларыма да, моннан берничә ел укыткан студентларыма да заманча технологияләрне өйрәнегез, дип килдем. Хезмәттәшләремә дә шуны ук көн саен диярлек кабатлыйм. Чөнки яшәеш бөтенләй башка юнәлештә үсеш кичерә. Трендта (шул ук заманча терминнарның берсе, модада дигәнне аңлата) – компьютерлар да, планшетлар да түгел, ә инде учка сыя торган смартфоннар. Сату-алу шуннан бара, гади коммуникация белән бергә, хәтта инде мәхәббәт аңлашулар да (виртуаль секс дигән термин да еш кулланыла хәзер) шунда күчте, 100 меңләгән тираж белән чыккан газета-журналлар урынына мәгълүмат чыганагы да хәзер 500 мең, хәтта ки миллионлаган аудиториясе булган төркемнәр, каналлар, аккаунтлар... Соңгы тапкыр кайсыгыз фотоаппаратка сурәтегезне төшереп, фотоальбомга алып куйды икән? Өйләнешүчеләр, бала табучылардан башка бик сирәкләр генә моны эшлидер. Уку-укыту да бик җайлы гына телефоннар аша башкарыла хәзер. Өйрәтүләремнең хаклыгын пандемия чорындагы вазгыять раслады.

Халык инде моңа шулкадәр өйрәнде ки, пандемиядән соң сәүдә нокталарына бик авырга туры киләчәк. Яңа форматта эшләргә өйрәнүчеләр генә исән калачак. Ризык-тәгам, кием-салым, уенчык, хуҗалык кирәк-яраклары сатучылар да “на вынос” эшли башлады бит әнә. Димәк, исән калам дисәң, шул ук смартфонда, интернет, социаль челтәрдә эшләү алгоритмын бик нык өйрәнергә туры киләчәк. Чөнки, киләчәктә, зур-зур сәүдә үзәкләренең дә, кафе-рестораннарның да инде кирәк булмавы мөмкин.

Безнең буын электрон дөньяда яши инде. Бездән олыракларга авыррак. Смарфтон, интернетларын да беләләр үзләре, ләкин... Ләкин алар җанлы аралашуга өйрәнгән. Күрешеп, кочаклашып, күзгә-күз карап хәл белешеп дигәндәй. Үзизоляция вакытында да иң кыены аларга туры килде. Өйдән чыгарга ярамаса да, һаман кибеткә йөрде, паркка ашыкты... Виртуаль дөнья кешеләре түгел әле алар. Чиплаштырылгандыр бәлки, ләкин җанлы әле алар.

Киләчәк буын өчен куркабыз. Чөнки балигъ булмаган кызларым  инде виртуаль яшәештә гомер кичерә. Телибезме, теләмибезме – аларга без дә иярәбез. Үзебезнең балаларыбыздан үзебез үк артта калмаска тырышабыз...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading