16+

“Исән-сау калсам, мин Ислам динен өйрәнергә тиеш!"

Иртәгә операция! Бу җөмлә хастәханә бүлмәсендә ятучы кеше өчен бик шомлы һәм куркыныч яңгырый.  Халидә бу эшнең кичектереп булмаслыгын аңы белән аңлады, кабул итте, ләкин җаны тулысынча ышанмады.

“Исән-сау калсам, мин Ислам динен өйрәнергә тиеш!"

Иртәгә операция! Бу җөмлә хастәханә бүлмәсендә ятучы кеше өчен бик шомлы һәм куркыныч яңгырый.  Халидә бу эшнең кичектереп булмаслыгын аңы белән аңлады, кабул итте, ләкин җаны тулысынча ышанмады.

Аның моңа кадәр бернинди дә җитди операция кичергәне юк иде. Өеннән алып килгән дога китабын да укып карады, әмма күңеле тынычлана, тәвәкәлли алмады. Халидә диннән ерак иде, ул бары әбисенең: “Аятел-көрсине укыйм, әйдә, кабатла!” – дигән сүзләрен генә хәтерли. Бу сүзләрдә никадәр тирән мәгънә ятканын, Халидә күз алдына да китерә алмады. 

Менә ул көн килеп җитте. Каталкага салып операция ясый торган бүлмәнең алдына төшергәндә, Халидәне бик каты курку, билгесезлек, упкын алдында тору хисе биләп алды. Бүлмәдә аның янына шәфкать туташы килеп, капельница куярга җыенды. Халидә тагын да ныграк төшенкелеккә бирелде. “Юк, юк, мин операциягә керергә теләмим, мин әзер түгел, мин сәламәт, минем бер җирем дә авыртмый” – дип еламсырап тәкрарлады. 

Анестезиолог аңа аптыраган караш ташлады да, амбулатор карточканы ачып, укый башлады. Аннан соң телефоннан шалтыратты, нәрсәдер сөйләште. Тиздән өч хирург бүлмәгә керделәр. Халидә аларга да шул ук җөмләләрен кабатлады. Алар бер-берсенә караштылар, нидер сөйләштеләр. “Ладно, увезите в палату!” – дигән җөмләне ишеткәч, Халидә мәртле йокыдан айнып китеп терелгән кешедәй, бик каты сөенде.

Халидә үзенең халәтенә бик аптырады. Нигә болай килеп чыкты соң бу? Хирург обход вакытында: “Халидә Мансуровна, вы нам весь график операций испортили. Переносим на начало следующей недели” – диде. Халидә оялды, гафу үтенде, рәхмәтләр укыды. 
 Халидә төрле ысуллар белән үзен хәлиткеч адымга әзерли башлады: китап, газета-җурналлар бик күп укыды, башка палаталарда ятучы кешеләр белән сөйләште. 

Көткән көн килеп җитте. Иртән палатага урта яшьләрдәге, яулыгын мөселманча бәйләгән, төз һәм туры гәүдәле шәфкать туташы килеп керде.
Халидәнең йөрәгенә ниндидер җылы дулкын бәрелде. Алар бер-берсенә карап елмаештылар. Халидә аңа теге атнада булган хәлен, операциягә керә алмавын сөйләде. Ризидә туташ җиңелчә генә елмайды да:
– Кирәкле бисмиллаларың, догаларың укылмагандыр. “Фатиха” сүрәсен яттан беләсеңме?
– Юк, белмим, - дип җавап кайтарды Халидә, читенсенеп. Аны инде каталкага салдылар, бөтен яклап әзерләделәр. 
– Минем арттан кабатла! – диде Ризидә туташ. – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин...

Халидә үзенең хаталар ясап кабатлавыннан бик оялды. Ризидә туташ аңа гаҗәпләнә һәм аптырыйдыр кебек иде.
Халидәнең калебендә ниндидер моңарчы булмаган тынычлык урнаша башлады. “Исән-сау калсам, мин Ислам динен өйрәнергә тиеш! – диде ул үз-үзенә һәм күз яшьләренең ихтыярсыз агуын сизеп алды.
Халидә күзләрен йомды. Ул тәвәкәлләде, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорады һәм үзен аның хөкеменә тапшырды...

Резидә Вәлиәхмәт,
Чаллы.
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading