16+

Юлдан язып, харап булудан Ходай үзе саклагандыр, күрәсең

Көләч яз кояшының җылы нурларына сөенеп, яхшы кәеф белән якындагы чәчтарашханәгә юл тоттым.

Юлдан язып, харап булудан Ходай үзе саклагандыр, күрәсең

Көләч яз кояшының җылы нурларына сөенеп, яхшы кәеф белән якындагы чәчтарашханәгә юл тоттым.

Ачык йөзле мастерым Евдокия (исемнәр үзгәртелде- авт.Х.Г.) гадәтенчә ягымлы елмаеп каршы алды. Зур зәңгәр күзле, озын сары толымлы, түгәрәк аксыл йөзле, килешле гәүдәле, җитез хәрәкәтле, булдыклы чәчтараш ханым белән күптәннән дустанә аралашсак та, бүгенге кебек ачылып китеп, эч серләрен сөйләгәне юк иде әле. 

- Әтием белән ирем – татарлар, әнием удмурт милләтеннән. Кызым Элеонора белән мин – чит-ят каннар катнашкач барлыкка килгән “гибридлар” без. Милләтебез нинди икәнлеген чуртым белсен! Дөрес хәл дип уйлыйсыңмы шуны? Һәр милләткә хас үзенчәлекле гореф-гадәтләр, йолалар, дин, тел үз халкына гына кадерле. Ә мин - Гыйбадулла кызы - геннарымның яртысы татарныкы булса да, рамазан аенда мөселманнар белән ураза тотмадым, әнием чиркәүдә чукындырылган Ефросения булуына карамастан, нишләптер, христиан постына да исем китми. Борынгы удмурт бабаларым сыман, потларга, агачларга табынмыйм, чөнки “язычница” түгелмен. Әллә ничек ике арада буталып калган кыйбласыз бәндәмен. Кызганычка күрә, берсен дә ихластан үз итә алмыйм. Милләтләрнең канын буташтыруның акылсыз гамәл икәнлеген төгәл беләм. Ерак гасырлардан килгән тирән тамырларыннан өзелгәч, рухи яктан көчсезләнгән бәндәләр токымыннан, киләчәктә үз нәселе язмышына, тарихына битараф мокытлар, манкортлар буыны барлыкка килә, -дип, ерактан урап сүз башлады ул.

- Әниең христиан динендә, дидең бит. Гаиләдә әти-әнисеннән ни-нәрсә күреп, ишетеп үссә, бала шул мохиттә тәрбияләнә, шәхес буларак формалаша. Бәлки әтиеңнең абруе зуррак булгандыр? Татарга кияүгә чыгып, мәчеттә никах укытып, ислам кануннарын кабул итеп, чып-чын мөселманга әйләнгән марҗа, чуаш хатыннарын беләм. Хәер, рус кызына өйләнгәч, чукынып, муенына тәре таккан мескен татарны да күргәнем бар...
- Гаиләдә үсмәдем шул мин...
- Әти- әниең фаҗигале хәлгә юлыгып, яшьли вафат булдымы әллә?

- Икесе дә исән-сау.Тик мин аларга туганчы ук кирәк булмаганмын. Киров өлкәсенең төньягында, тайгага орынып торган Э. авылыннан мин. Төнлә бүреләр, көпә-көндез аюлар авыл тирәсендә үзенә ризык эзләп йөри анда. Әни мине тудыргач, кыргый җанварлар тотып ашасын дип, шыр ялангач килеш, урман авызында ташлап калдырган. Тимофей бабамның акыллы ау эте Бурзай, мине табып алган. Җилкәмнән кабып, ишегалдына алып кайтып, болдыр баскычына куйган. Сыер савырга чыгып баручы әбекәем Евгения, көтелмәгән хәлдән аңын җуеп, артына ауган. Пүтсез җилбәзәк олы кызы Фросяның яңа туган сабые булуым ихтималын чамалап, бабам мине өйгә алып кергән. Әнием мине шифалы сөт белән тулышкан күкрәгенә салмаган, имезмәгән, өйдән чыгып качкан.
- Бар икән хәлләр...

- Сигез яшемә чаклы әби-бабай янында үстем. Тәрбияләндем, ихластан кайгырту, ярату, иркәләү, кадер-хөрмәт күрдем, дияргә телем бармый. Алар өчен мин “ташландык әрәмтамак”, авыл кешеләре телендә “азгын Фросяның зинадан туган әнчеге” идем. Чүп үләне ничек үссә, мин дә шулай тернәкләндем. Көннәр буе урамда, урманда, күл буенда йөрдем. Нәрсә белән шөгыльләнүем, тамагымның ачмы-тукмы булуы беркемне кызыксындырмады. Су коенганда бетләдем. Бабакай чәчемне пәке белән кырып ташлады. Урам малайлары мине “Тазбаш”, “Сазлык Кикиморасы” дип үртәгәч, алар белән сугыштым. Авыз-борыным канап, күлмәгем урталайга аерылып, өйгә кычкырып елап кайтып кердем. Кызганучы, юатучы булмады. Кырыс холыклы әбием ялангач ботыма, аркама сыек чыбык белән сыдырды да базга ябып куйды. Кар базындагы туңуларым... Тешләрем тешкә бәрелә, калтырыйм, әби ишетеп алып, тагын тотып кыйнамасын дип, кычкырып еларга куркам. Ул баскычны өскә тартып алганга күрә, баздан чыгып булмый. Әлеге дә баягы Бурзай коткарды мине. Мәрхәмәтле күрше хатыны Дарья түтинең итәгеннән тешләп тартып, үзенә ияртеп кергән...

- Әниең табылдымы соң? Сигез ел кайда көн иткән? 
- Бу еллар эчендә дүңгәләк кебек “тәгәрәп”, ары-бире сугылып йөри торгач, Үзбәкстанга китеп урнашкан иде ул. Адресын табып, поезд билетына җитәрлек акча юнәтеп, юлаучыларга ияртеп, мине әни янына озаттылар. 
- Әниең ничек каршылады? Дәү үскән матур кызчыгын күрүгә сөендеме соң?
- Нинди шатлану? Көтерсең шайтаннан иман! Мине күргәч, йөзе кара көйде. 
- Ул үзе генә яши идеме? Гаиләсе бар идеме? 

- Заводка эшкә урнашкач, иске барактан бер бүлмә биргәннәр. Ике мәртәбә тормышка чыгып, һәр иреннән берәр малай тапкан. Ул йөгәнсез, холыксыз, салырга ярата торган зәһәр-зәнки хатын белән нинди нормальный ир заты уртак тормыш корырга ризалашсын! Аның кыланмышларына кем түзә алсын!

- Балачагымда аның янында кичергән газапларым турында сөйли башласам, чәчләрең үрә торырлык. Ничек исән калганмындыр? Үзем дә шаккатам. Әнинең һәрвакыт диярлек кәефе начар иде. Эчсә генә авызы ерыла. Янына үзе ише бозык ирләр килсә, безне урамга куып чыгаралар. Ул мине отыры күралмады. “Син имгәк аркасында бәхетсез булдым”, - дип, тиктомалдан тотып кыйный иде. Кайвакытта, ул котырынып типкәләгәч, чәчләремнән сөйрәп йөреп тукмаганнан соң, өчәр көн урыннан тора алмыйча, мич аралыгындагы как сәкедә ач килеш сызланып ята идем. Энекәшләремне дә шултиклем рәнҗетмәде ул. Сәбәбен үскәч кенә белдем. Татар ире белән уйнаштан авырга узуын белгәч, яраткан егете Евдоким әнидән йөз чөергән, башка кызга өйләнгән булган икән. Әни шуның үчен миннән алды. “Юньсез татар калдыгы! Кысык күзле Мамай көчеге! Хәтта ач бүреләр дә ботарлап ташламаган бит сине! Ашарга җирәнгәннәр!” - дип җикеренүе әлегәчә исемнән чыкмый. Ул мине ярымач тотты. Үзләреннән калса ашадым, калмаса, ач көе ятып йокладым. Әнинең котырынып мине кыйнавын, минем үкереп елаганны тирә-күршеләр ишетеп, күреп торса да, битарафлык күрсәттеләр. Бәлки үзләренә зыяны тимәсен өчен, үтә чыккан усал, холыксыз бәндә белән низагка керәселәре килмәгәндер. Мәктәптә укыганда үзбәк кызы Алтынай белән бер партада утырдык. Дуслашып киттек. Гает көнне ул мине үзләренә пылау ашарга кунакка чакырды. Аның әтисе Әкмалетдин әкә хәрби кеше икән. Минем кара янган беләкләремне, күкле-яшелле яңакларымны, “синяк”лы аяк балтырларымны күргәч, өйдәгеләр “Ах!” - итте. Сәбәбен сорашып, дөреслекне белгәч, әнине суд каршысына бастырып, аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Мине интернат мәктәпкә, энекәшләремне Балалар йортына урнаштырдылар. Әни шуннан соң янәдән каядыр китеп югалды. Егерме җиде ел вакыт узгач, элеккеге ирләренең берсе – Дядя Ваня аны полиция ярдәмендә эзләтеп таптырды. Миңа гомер бирсә дә, күкрәк сөтен имезмәгән, бәхетсез сабыеннан ана назын кызганган биологик анам (әни дияргә телем бармый!) моңарчы Самарада яшәп яткан икән. Телефон номерымны Дядя Ванядан сорап алган булса кирәк. Беркөнне: “Кызым, сезне бик сагындым. Сине, оныгымны, нәни торыннарымны күрәсем килә. Бер-ике атнага гына булса да, сезгә кунакка кайтыйм әле. Очрашуны зарыгып көтеп, әниең”, - дип, смс язып җибәргән. Картаеп, эшкә яраксыз имгәккә әверелгән берәүнең, туган сәгатемдә ачы язмыш кочагына ташлаган, балачагымда ул эт типкесендә йөрткән кызы исенә төшкән. Гарьлегемнән шартлап ярылырдай булдым. Әүвәле илереп еладым, йөрәгем яман чәнчеде, кан басымым бик нык күтәрелде. Ирем кайтып кереп, “Ашыгыч ярдәм” табибын чакыртып өлгермәсә, хәлем нык мөшкел иде. Ике атна хастаханәдә ятып чыктым. Шуннан соң үз-үземне кулга алып, телефоныма үрелдем. “Ялгышасың, әнием юк минем. Мин туган сәгатьтә “үлгән”. Ятимлектә интегеп, кешедән кимсенеп үстем. Шалтыратма да, язма да. Син миңа беркем түгел”, - дип җавап бирдем.

- Энекәшләрең исән-саумы соң? Аралашасыңмы?- дип сорадым.
- Кан кардәшләрем белән элемтәне югалтмадым. Үзем аякка баскач, мөмкин кадәр ярдәм итәргә омтылдым. Аралашып, сирәк булса да күрешкәләп яшәдек. Кызганычка, икесе дә өйләнмәде. Гаилә тормышын өнәмәүләренең сәбәбе саллы шул. Сабый чакларында бәхетсез, хәерче, явыз, эчкече ана янында, соңрак Балалар йортында кимсенеп үскәндә кичергән күңел җәрәхәтләренең чагылышы, дип уйлыйм. Олысы Виктор диңгезче булды. Ерак сәфәрләргә йөрде. Одессада төпләнде. Кечесе электрик һөнәрен үзләштерде. Армия хезмәтеннән соң Себердә яшәде. Кызганычка, ковид белән чирләгәч, саусыз булып калды. Быелгы Яңа елда күрешергә сүз куешкан идек. Кышкы каникулларны гаиләбез белән бергәләп энем янында уздырырга планлаштырдык. Бәйрәм алдыннан авиабилет бәяләре бик нык кыйбатланганын белгәч, очрашуны җәйгә кадәр кичектерергә карар кылдым. Бу хакта шалтыратып әйткәч, энекәшем бик нык күңелсезләнде. Телефоннан аның сулкылдап елаган тавышын ишеткәч, тетрәндем. Үземчә аны тынычландырырга, юатырга тырыштым. Үкенечем чиксез: сигез ел күрешмәгән энекәшем Иван февральдә үпкә чиреннән китеп барды, - дип күз яшьләрен сөртте ул.

- Евдокия, синең белән аралашу җанга рәхәтлек бирә. Ачык чырайлы, зәвеклы, ягымлы, якты күңелле, миһербанлы, бер дигән сөйкемле ханым бит син! Ирең Рөстәм, кызың Элеонора, оныкларың Эльвина белән Эльдар өчен җан атуыңны күреп торам. Якыннарыңны ихластан яратып яшисең. Әйбәт кеше, кайгыртучан әни, юмарт дәү әни, ышанычлы яхшы хатын икәнлегеңне беләм. Клиентларыңны хөрмәт итәсең. Җаныңны керләндермичә, ничекләр итеп иртәнге чыктай саф күңелле булып кала алдың син? 

- Юлдан язып, харап булудан Ходай үзе саклагандыр, күрәсең, - дип елмайды ул. – Яшермим, тормыш юлымда төрле кешеләр очрады. Танышларым арасында хөсетле, явыз, эчкерле, хәтта карак, кансыз җинаятьчеләр бар иде. Тик мин аларга иярмәдем. Намусымны, кешелек горурлыгымны Рөстәмемнең саф мәхәббәте саклап калды, күрәсең. Беренче һәм гомерлек мәхәббәтем, бәхетем, Илаһым тарафыннан әманәт итеп бирелгән зур бүләк бит ул минем. Унбиш яшьлек чагыбызда, һөнәри училищеның беренче курсында укыганда, бер-беребезгә үлеп гашыйк булган идек. Бәхетне очраклы рәвештә тапсак та, югалтмадык. Ятимлек газабы кичергән яралы җаннарыбызны саф сөю хисләре белән дәваладык. Егерме сигез ел бер түбә астында дус-тату гомер кичерәбез. Әрләшкән-талашканыбыз юк. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз, кирәксә, юл куябыз.

Каршылыклар килеп туганда, четрекле хәлләргә юлыкканда, кара-каршы утырып, уртага салып сөйләшәбез, җайлап кына конфликтны хәл итеп куябыз. Бәхетемә күрә, кызыбыз нурлы мәхәббәт бишегендә тирбәлеп үсте. Йөрәк назымны, үзем татымаган гаилә җылысын газиз балабыздан кызганмадым. Мәрхәмәтле, мәхәббәтле туган йорт җылысы оныкларымны да иркәләп үстерә. Яши-яши шуны аңладым: бүгенге көндә күпләр ялгышып уйлаганча, дөнья белән акча түгел, ә эчкерсез саф мәхәббәт, мәрхәмәт хисләре идарә итә. Галәмне шул изге хисләр җылытып тормаса, дөнья күптән бетәр иде. Күпне күргән михнәтле Җир шарыбыз, гасырлар дәвамында ничәмә-ничә буындагы аналар, толлар кичергән олы хәсрәткә, вакытсыз өзелгән яшь гомерләргә, әрәмгә түгелгән канга, ятим сабыйларның күз яшьләренә протест йөзеннән, күптәннән күчәреннән чыгып ычкынган булыр иде. Аны Илаһи саф Мәхәббәтнең тылсым көче яшәтә!

Хәмидә Гарипова
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

14

1

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading