16+

«Каен суы сатам»

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та “сезонлы бизнес"ка керешкән. Бу көннәрдә социаль челтәрдә ул каен суын сатуы турында язып куйган.

«Каен суы сатам»

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та “сезонлы бизнес"ка керешкән. Бу көннәрдә социаль челтәрдә ул каен суын сатуы турында язып куйган.

Гомумән, бер дә тик тора торган кешеләрдән түгел ул. Аның мунча себеркесен җыеп сатуы турында язганыбыз да булды. Сүз уңаеннан: былтыр 900 пар мунча себеркесен бәйләп саткан. Аннан кала, гөмбә, мәтрүшкә җыеп сата. Көзгә каен ботакларыннан урам себеркесе ясап сатарга да иренми. Балыкчы да әле ул. Аларын да сата, әлбәттә. 

– Акча аяк астында ята, иренмәскә генә кирәк. Бернинди кертемсез генә акча эшләп була торган бизнес бит бу. Тиздән май себеркесен җыя башлыйм. Аңа кадәр әле каен суына йөрим. Аны апрельнең ахырларына кадәр җыярга булачак, – ди Рамил.   
Узган елны өч литрлы утыз банка сата алган. Быел өч литрын 300 сумга сата. 

Каен суын юлдан читтә булган каенлыклардан барып ала. Аның әйтүенчә, яшь каенның суы болганчыграк, ә берничә еллыкныкы чиста, үтә күренмәле һәм тәмлерәк була.        

Каен суын сатучылар бушлай игъланнар сайтында да активлашкан. Уртача бәяләре – бер литры – 60-100 сум. Каен суының консервланганын да сатучылар бар. Анысын лимон йә әфлисун кушалар икән. Бәясе дә кыйммәтрәк – өч литрлы банка 500 сум тора.  

Каен суы составында С, В төркеме витаминнары, органик кислоталар, табигый шикәр – глюкоза, фруктоза, сахароза, тимер, марганец, магний, калий, кальций кебек микроэлементлар, шулай ук биологик актив матдәләр бар. Аны бары тик каен серкәсенә аллергия булган һәм хроник ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә генә эчәргә ярамый. Шуны да истә тотыгыз: берничә сәгать бүлмә температурасында торган каен суы тиз бозыла. Суыткычта аны ике көннән артык саклап булмый. Каен суын трассадан, шәһәрдән ерак булган урыннан гына җыегыз.
Файдасына килгәндә, каен суы язгы арыганлыктан котылырга ярдәм итә. Кан басымын көйли, бөерләрне, үт куыгын, бавырны чистарта, йөрәкне ныгыта.

Фото: https://pixabay.com/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading