16+

Камал театры спектакльләрен атнага өч кенә карамабызмы?

1 июньнән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре җәйге ялга китә. Шул уңайдан бүген театр труппасы онлайн рәвештә баш режиссер һәм театр директоры белән “җыелышты”.

Камал театры спектакльләрен атнага өч кенә карамабызмы?

1 июньнән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре җәйге ялга китә. Шул уңайдан бүген театр труппасы онлайн рәвештә баш режиссер һәм театр директоры белән “җыелышты”.

Пандемия нәтиҗәсендә театрлар быел март аенда ук эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Әмма тамашачыларны залга кертергә ярамый дип кенә алар кул кушырып утырмады. Карантинның беренче көннәреннән үк диярлек камаллылар интернет ресурслары аша спектакльләр күрсәтә башлады. 6 майга кадәр билетларның бәясе “ирекле” иде. Әмма театрның тугры тамашачысы артистларның хезмәтен югары бәяләп булса кирәк, 3 меңгә дә билетлар алгалаганнар.

Узган сезонда Г. Камал театры 4 премьера чыгарган, 253 чара уздырган. Мартка кадәр театрның спектакльләрен 104 меңнән артык тамашачы карый алган. Узган сезон белән чагыштырганда, бу 76 процент чамасы тәшкил итә. Фаразлар буенча, театрның зур залына тагын 23,8 мең, ә кечкенә залга 641 тамашачы “керә алмый” калган.

Аның каравы, онлайн спектакльләргә кызыксыну үскән.”Мәхәббәт-ФМ” спектакле театр репертуарында 2013 елдан бирле барса да, тамашачылар иң күбе шуны караган. Гомумән алганда театры онлайн спектакльләр белән 350 мең сумнан артык акча эшли алган. Бу театр тамашачыларының географиясен дә киңәйткән һәм АКШтагы тамашачылары соравы буенча камаллылар хәзер спектакльләрен инглиз теленә дә тәрҗемә итә башлаган.  

Камал театры артистлары июль аенда эшкә чыга. Ә августта инде премьераларын тамашачыга тәкъдим итәргә планлаштыра. Әмма бу әлеге дә баягы коронавирусның сюрпризларына бәйле булачак.

-Спектакльләрне атнага өч мәртәбә генә дә уйнау фаразлана, -ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев киләсе сезон хакында.

Монысын инде вакыт күрсәтер...

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading