Шәһри Казан

Кардиолог Альберт Гыйльманов: «35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле»

Йөрәк авырулары арасында иң еш очрый торганы – йөрәк ишемиясе. Кызганыч, ул бүген яшьләрне дә аямый. «35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле», – ди Республика клиник хастаханәсендә кардиология бүлеге җитәкчесе Альберт Гыйльманов. Авыруны кисәтү, дәвалау турында кардиолог-табиб белән сөйләштек.

– Холестеринны без дөрес ашауга бәйле дип уйларга күнеккән. Күпләр белеп бетерми: холестеринның 10 проценты гына организмга азык белән керә, калган 90 процентын кешенең бавыры эшләп чыгара. Шуңа да никадәр дөрес тукланырга тырышсак та, диета ярдәмендә без бары 5 процент холестеринны гына киметә алабыз. Кеше эчми-тартмый, дөрес яшәү рәвеше алып бара, кызганыч, әмма йөрәк ишемиясеннән үлгән дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

– Дөрес яшәү рәвеше нәрсә соң ул алайса?
– 200-300 ел элек, табиблар кешенең сәламәтме-түгелме икәнен авызын ачтырып караган. Тешләре сәламәт икән, димәк, пациентның сәламәтлеге дә яхшы дип саналган. Беренче тешләр күренүгә, баланы аларны чистартырга күнектерәбез. Теш чистарткан кебек, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да кечкенәдән кисәтергә өйрәтергә кирәк. Тешләрне бит коела башлагач кына чистартмыйбыз, йөрәк ишемиясен дә проблемалар күзәтелә башлагач кына түгел, күпкә алданрак кисәтү мөһим. Балачакта кешенең үзаңына тәэсир итеп була, тик менә олы кешенең холкын үзгәртүе бик авыр. Табиб, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша, киңәшләрен бирә. Тик ни хикмәт, кайбер авырулар үзләре табибны өйрәтә. Ни өчендер сантехникка унитазны чистартырга өйрәтүче юк. Әллә унитаз төзелеше кеше организмына караганда катлаулырак микән? Бу шаяру, әлбәттә, тик дәваланганда, һичшиксез, табибка ышанырга кирәк.

Дөрес яшәү рәвешенә килгәндә, тәмәке тарту, стресс кеше гомерен кыскарта. Әйтик, сезнең бик тә пирожное ашыйсыгыз килә ди. Әмма, ярамый, сез – диетада. Үз-үзеңне тыю шулай ук организм өчен зур стресс. Кешенең эмоцияләре, тормышны ничек кабул итүе дә роль уйный. Гомере буе йөрәгенә җыйды дигәнне ишетергә туры килә. Бу – начар. Шикәр диабеты, симерүнең дә гомер озынлыгына тәэсире бар.

– Ә кеше гомерен нәрсә озайта?
– Яшелчә, җиләк-җимеш, физик активлык, тамчы гына алкоголь. Соңгысы каршылыклы фикерләр уятырга мөмкин, әлбәттә. Физик активлык дигәндә дә саклык сорала. Кеше киңәше белән генә чаңгыга басарга йә йөгерә башларга ярамый.

– Физик күнегүләрнең зыяны булырга мөмкинмени?
– Кеше гомере буе аз-азлап спорт белән шөгыльләнгән булса бер хәер, кинәт кенә чаңгыга басарга уйлады ди, аның йөрәк тибеше ешаерга, минутына 120 тапкырдан да күбрәк тибәргә, кан басымы күтәрелергә, инфаркт, инсульт, йөрәк ишемиясе барлыкка килергә мөмкин. Гомумән, пульс ешрак типкән саен, йөрәккә кан начаррак килә, нормаль типкәндә йөрәк өчен җиңелрәк. Әгәр пульсы 150-200гә җиткәндә дә кеше үзен яхшы хис итә икән, ул парашюттан да сикерә ала. Кан басымын да гел нормада тотарга кирәк. Еш кына кешенең кан басымы кичтән нормаль була, ә иртә белән кинәт күтәрелә йә йөрәк тибеше ешая. Бу – кан тамырларындагы холестерин белән бәйле. Кан тамырлары тыгызлана. Гади тел белән аңлатканда, кан басымы күтәрелү ул юрганны селкү кебек. Кан дулкын булып тамырлар буйлап китә. Тоткарлыксыз барса яхшы, әгәр кан тамыры тарайган икән, анда холестерин утырган булса, ул тыгыла, шул урында ертылырга мөмкин, нәтиҗәдә, тромблар барлыкка килә.

– Кайберәүләр тромбларга каршы дарулар эчә.
– Эчә, тик тромбларга кадәр, башта холестеринны киметә торган дарулар куллану файдалырак. Безнең хастаханәгә эләккән кешеләрне ышанычлы кулларда дип саныйм. Чөнки аларның сәламәтлекләре күзәтү астында, аларның холестериннарын, йөрәк эшчәнлекләрен гел тикшереп торабыз, барысына да диярлек холестеринны киметә торган «статин» группасына кергән дарулар киңәш итәбез. Халыкара рекомендацияләр буенча ул препаратны куркынычлык коэффициенты ике һәм аннан да күбрәк булганда ир-атларга – 40 яшьтән, хатын-кызларга 50 яшьтән эчәргә киңәш ителә. Әгәр кеше тәмәке тарта икән, ун елны чигерергә, даруны тагын да иртәрәк эчәргә туры киләчәк.

– Холестеринны ничек билгеләргә?
– Кан анализы тапшырырга мөмкин. Канда холестерин күләме 5,0 ммоль/литрдан артмаска тиеш. Дөрес, һәр кеше өчен бу күрсәткеч шәхси билгеләнергә мөмкин. Иң ышанычлысы – муен тамырларын УЗИга төшерергә кирәк. Иң төгәл картинаны шул нәтиҗәләр бирә.

Реклама

– Холестеринны киметә торган үләннәр юкмы?
– Мин, табиб буларак, үләннәр белән дәваланыгыз дип киңәш бирә алмыйм. Дару үләннәре белән гомумән сак булырга кирәк. Ябыгам дип, составында үләннәр булган БАДлар эчеп, бавырын эштән чыгарган кешеләр бар. Хәзер медицинада югары технологияләр күп авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, табибка ышанырга һәм хастаханәгә килергә кирәк. Без кешенең гомерен озынайтырга телибез. Әмма бу кешенең үз теләгеннән, ярдәменнән башка булмый.

Йөрәк ишемиясен булдырмас өчен 5 киңәш

1. Тәмәке тартмагыз.

2. Кан басымын контрольдә тотыгыз.

3. Кандагы холестеринны гел күзәтеп торыгыз.
 
4. Табиб киңәше белән, холестеринны киметә торган дарулар кулланыгыз.

5. Йөрәгегез гел еш тибә, кан басымы күтәрелә икән, кардиолог-табибка күренегез. Йөрәк минутына 55-60 тапкыр типсә, нормаль булып санала.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 15 гыйнвар 2019 - 13:44
    Без имени
    Зур рэхмэт,бик кирэкле кинэшлэр.