16+

Альбина Гизятуллина: «Микроблейдинг яки перманентлы макияжга барып, күпмедер вакыттан соң кашларыгыз зәңгәрләнеп яки кызарып китсә, димәк, дөрес ясалмаган»

Интернет киңлекләрендә «Кемнең кашы үзенеке?» дигән ярым шаярулы сораштыру киң таралган. Әлбәттә, сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, каш ясатучылар ясатмаучыларга караганда шактыйга күбрәк.

Альбина Гизятуллина: «Микроблейдинг яки перманентлы макияжга барып, күпмедер вакыттан соң кашларыгыз зәңгәрләнеп яки кызарып китсә, димәк, дөрес ясалмаган»

Интернет киңлекләрендә «Кемнең кашы үзенеке?» дигән ярым шаярулы сораштыру киң таралган. Әлбәттә, сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, каш ясатучылар ясатмаучыларга караганда шактыйга күбрәк.

Әлеге популярлыкның сере нидә һәм каш ясатканда нәрсәләрне истә тотарга соң? Нинди ысулларын сайларга һәм ничек ялгышмаска? Боларның барысы турында да каш ясау остасы Альбина Гизятуллинадан сораштык.

– Альбина, каш ясатуның кайсы ысулы яхшырак: перманентлы макияж, татуаж, әллә микроблейдингмы?
– Мондый сорауны миңа еш бирәләр. Перманентлы макияж, микроблейдинг, элек киң кулланылган татуаж – алар барысы да перманентлы макияж инде, әмма аларны ясау технологиясе һәм нәтиҗәләре аерыла.

Әйдәгез, башта тиренең төзелешен карыйк. Тире өч катламнан тора.
1. Эпидермис. Аны яралаган очракта, ул кутырланмый гына һәр 28 көн саен яңарып тора.
2. Дерма. Ул тирегә сыгылмалылык бирә торган катлам, яралаган очракта, кутырланып төзәлә.
3. Гиподерма.

Перманентлы макияж ясаганда, буяу дермага кертелә. Ә өске катламга гына кертсәк, бер айдан безнең эшебезнең эзе дә калмаячак. Татуаж ясаганда исә буяу 1 миллиметрдан аскарак кертелә. Микроблейдинг яки перманентлы макияжга барып, күпмедер вакыттан соң кашларыгыз зәңгәрләнеп яки кызарып, контурлары тоныкланып китсә, димәк, сезгә аны дөрес ясамаганнар – сезгә «әбиләр заманындагы» татуаж ясаганнар. Алда әйтеп үтелгән яңа технологиянең аермасы һәм өстенлеге дә шунда: аларны ясаганнан соң, каш табигыйрәк күренә һәм буяуның төсе үзгәрми.

– Ә элеккеге татуаж өстенә микроблейдинг яки перманентлы макияж ясарга ярыймы соң?
– Мин алай эшләргә киңәш итмәс идем. Чөнки ул тирәнгә төшеп ясалган татуаждан соң калган «зәңгәрлек» яки «кызыллык» барыбер кабат килеп чыгачак. Шунлыктан махсус процедура ярдәмендә башта буяуны чыгарып, аннары гына бүгенге көндә киң кулланыла торган, зарары да азрак һәм нәтиҗәсе күпкә яхшырак булган методларны куллансагыз, яхшырак булачак.

– Микроблейдинг яки перманентлы макияж күпмегә җитә?
– Кояшта кирәгеннән артык йөрмәсәң, мунчага еш кермәгән очракта, ике елга кадәр җитәргә мөмкин.

– Алда санап үтелгән каш ясау ысулларын кемнәргә ясату киңәш ителми?
Әлеге каш ясау ысулларының барысын ясаганда да шул җиргә анестезия эшләнә һәм аларны ясаганда күпмедер авыртуга да түзәргә мәҗбүр буласың. Шунлыктан аны, аллергия, тире, яман шеш авырулары белән интегүчеләргә, балаларга һәм көмәнле хатын-кызларга ясау киңәш ителми.

– «Кашыма перманентлы макияж ясатканнан соң, кашларым коелды. Миңа нишләргә?» – дип язган иде бер укучыбыз.

– Әлбәттә, андый очракта табибка күренергә кирәк. Һәрбер даруның яисә процедураның кире тәэсире булган кебек, каш ясатуның да булырга мөмкин. Җитди проблемалар булмаганда, мин усьма мае сөртергә киңәш итәр идем. Ул чәч һәм кашны үстерү өчен бик файдалы.

Белеп тор!

1. Каш белән йөзне «ачып» та, «ябып» та була. Өскәрәк күтәртелеп ясалган кашлар хатын-кызның йөзен ачып җибәрә. Мәсәлән, яшь барган саен, кашның чигә ягындагы өлеше дә аска таба китә. Ә моннан кашны хәзерге заман ысуллары ярдәмендә «күтәртеп» һәм буяп котылып була.
2. Кашның төсе чәч төсеннән бер тонга гына караңгырак булырга тиеш. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, «янып торган» кашлар бик мәзәк күренә һәм картайтып та күрсәтә. Шуны онытмагыз: табигыйлекнең әле модадан чыкканы юк!


Каш ясаткан очракта истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

1. Каш ясау остасының эшләре, ничә ел ясавы белән кызыксыныгыз, аның эшеннән канәгать булган яки булмаган хатын-кызлар язып калдырган сүзләргә колак салыгыз. Гадәттә, үз хезмәтен тәкъдим итүче осталарның инстаграмда аккаунтлары яки социаль челтәрләрдә үз төркемнәре була, аларны карап чыксагыз, бер дә начар булмас.

2. Каш ясау алдыннан бер генә тапкыр кулланыла торган әйберләрне куллануы турында сезгә оста әйтергә һәм күрсәтергә тиеш. Каш ясатканда чисталык һәм стерильлек – иң мөһим шартларның берсе.

3. Матурлык корбаннар таләп итә, дигән очрак каш ясатуга да кагылганлыгын онытмаска кирәк. Чөнки кайда да булса барасыгыз булса, өч-дүрт көннән соң каш урынында кутырлар барлыкка киләчәген исегездә тотыгыз.

4. Ясатылган кашыгыз озаккарак җитсен дисәгез, кояшта кызыну һәм озаклап мунча керүләрнең санын киметегез.

5. Очсыз дип, сыйфатсыз хезмәтләргә юлыгудан сак булыгыз. Шунысы мөһим: каш ясыйм дип, күз чыгармыйк. Каш ясату вакытындагы күпмедер дәрәҗәдәге авырту, әрәм вакыт, чыккан акча һәм көтелмәгән нәтиҗәгә тап булу кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин.


Бит формасына карап, каш ясыйбыз

Дуга сыман кашлар озынча түгәрәк йөзле хатын-кызларга туры килә;

Озын, өскә таба югары күтәртелгән яки дугасыман кашлар шакмак битле йөзлеләргә килешә;

Аз гына күтәртелеп, очына таба бераз түгәрәкләнеп килгән кашлар түгәрәк йөзле хатын-кызларда матур күренәчәк;

Туры, борынга бик якын урнашмаган кашлар озынча йөзгә килешле булачак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading