16+

Казан Мэры мобилизацияләнгән егетләргә ике УАЗ «Хантер» автомобилен тапшырды

Элегрәк Илсур Метшин хәрби хезмәткәрләргә машиналар, квадрокоптерлар, генераторлар, рацияләр һәм планшетлар тапшырган иде. Әле шушы көннәрдә генә Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән татарстанлыларга УАЗ «Хантер» автомобилен тапшырды.

Казан Мэры мобилизацияләнгән егетләргә ике УАЗ «Хантер» автомобилен тапшырды

Элегрәк Илсур Метшин хәрби хезмәткәрләргә машиналар, квадрокоптерлар, генераторлар, рацияләр һәм планшетлар тапшырган иде. Әле шушы көннәрдә генә Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән татарстанлыларга УАЗ «Хантер» автомобилен тапшырды.

Әлеге машиналарны шәһәр башлыгының җыю пунктына визиты вакытында хәрби хезмәткәрләр үзләре сораган иде. Бүген автомобильләр танк полигонына китерелде, биредән аларны МХО зонасына җибәрәчәкләр. Хәрби хезмәткәрләргә машина ачкычларын Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, якын арада мобилизацияләнгән кешеләргә тагын ике транспорт берәмлеге тапшыру планлаштырыла.
«Күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшинның танк полигонына визиты вакытында мобилизацияләнгәннәр сугышчан бурычларны үтәү һәм хәрәкәт итү өчен машиналарга мохтаҗ булулары турында сөйләделәр. Моның өчен махсус машиналар сайладык», – диде Булат Алеев. 
Моннан тыш, 3 декабрьдә Илсур Метшин мобилизацияләнгән егетләргә 45 рация һәм шул ук кадәр үк өстәмә аккумуляторлар, 12 планшет, 10 генератор һәм 6 квадрокоптер тапшырган иде.

Танк полигонындагы машиналарны бүген икенче мотоукчылар батальоны командиры урынбасары Николай Островский һәм аның хезмәттәшләре алды. Булат Алеев аларга исән-сау өйләренә кайтуларын теләде. «Без сезнең белән элемтәдә, сораулар килеп туганда, безгә мөрәҗәгать итегез. Узган очрашуда Илсур Метшинга әйткән барлык мөрәҗәгатьләрне без хәл иттек», - диде шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе. 

Исегезгә төшерәбез, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының мобилизацияләнгәннәргә һәм ирекле ярдәмчеләргә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсенә исемлектән әйберләр китерү җитә. Алар көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнгән гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләүне билгеләү-гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading