16+

Казанда 101 яшьлек әби сайлау участогына килеп тавыш бирде

Гасыр кичкән Мария Шорина сайлауга инде берничә көн алдан әзерләнә башлаган.

Казанда 101 яшьлек әби сайлау участогына килеп тавыш бирде

Гасыр кичкән Мария Шорина сайлауга инде берничә көн алдан әзерләнә башлаган.

Казанның “Салават күпере” торак комплексындагы 182нче политехник лицейда урнашкан 105нче сайлау участогында иртәдән үк активлык күзәтелә. Аеруча өлкән яшьтәгеләр тавыш бирүгә җитди карый, ди участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Иң өлкән сайлаучы – 101 яшьлек Шорина Мария Семеновна тавыш бирергә сайлау участогы ачылып, 3 сәгать узу белән үк килде.

– Сайлаулар турында өч көн элек исенә төшердем. Барысын да яхшы аңлый, бөтен сорауларга җавап бирә, – ди әбисен сайлау участогына алып килгән Татьяна Андреева. – Барам, ничек бармый калырга кирәк, диде. Гражданлык җаваплылыгына җитди карый ул. Ихластан сайлауга әзерләнде. Алдагы сайлауларда да катнашты, бүген дә бик теләп килде, кем өчен тавыш бирәсен дә үзе сайлады.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол карчыгы ул Мария Семеновна. Оныгы белән икесе “Салават күпере”ндәге фатирда гомер кичерә. 15 декабрьдә 102 яшен тутырачак ул. Әтисе дә 102гә җитеп вафат булган. “Әби 110га җитәргә тели. Ходайдан нәрсә генә сораса да барлык теләге дә чынга аша”, – ди оныгы.
Иң өлкән сайлаучыбызның участокка килеп тавыш бирүе – истәлекле вакыйга, дип сайлау участогы рәисе Руслан Дуженков чәчәк бәйләме тапшырды әби-карчыкка.

– Тормышлар имин булсын. Барыгызга да рәхмәт, – дип изге теләкләрен җиткерде Мария Семеновна.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading