Шәһри Казан

Кече килен киткәч

Казаннан кайткан кунакларны озаткач, Нәкыя өйне тәртипкә китерергә тотынды. Өй эче тәртипсез түгел иде түгелен – идәннәр юылган, тәрәзәләр сөртелгән, көзге пыяласы ялт иткән. Шулай да әллә ничек, өйнең ышыгы юк сыман.

Кече килен бит, кайтып төшкән көнне үк өйне үзенчә җыештыра башлый. Чигелгән тәрәзә пәрдәләрен үзе алып кайткан сарылы-кызыллы калын пәрдәләр белән алыштыра. Пәрдәсе пәрдә генәме, чаршау диярсең: түшәмнән алып идәнгә чаклы, өйгә урам яктысын да кертми. Мендәрләр өстендәге чигелгән япмаларны, көзгегә эленгән чиккән сөлгене дә алып куя килен. Өйне чишендереп, ялангач калдыралармыни. Нәкыя, эченнән генә киленнең кыланышларын өнәп бетермәсә дә, әйдә инде, үзенә ошаганча маталандырсын, шәһәрдә туып-үскән, авылныкы ошамыйдыр, дип, дәшми. Кече килене киткәч, Нәкыя өйне үзенчә тәртипкә китерә иде.

Бу юлы да шулай булды. Инде менә Нәкыя өйне элеккеге кыяфәтенә кайтарып йөри. Чиккән сөлге үз урынына эленде, мендәрләр элеккеге япмалар белән капланды...
Соңгы тәрәзә пәрдәсен элгәндә, Нәкыя тәрәзә төбендәге гөл савытлары артыннан бизәнү-буяну әйберләре табып алды. Күрүгә үк таныды ул аларны.

«Киленнекеләр. Нишләп онытып китте икән? Боларсыз бит ул аягын да атлый алмый. Бүтән киленнәр дә бизәнә бизәнүен, монысы барысын да уздыра. Капка төбенә чыкканда да иренен, керфекләрен буйый, күз төпләрен зәңгәрләтә, кашын сыза, пудра яга, ислемай сөртә... Нишләр инде боларсыз? Килен үзе барында ул әйберләр көзге алдында торалар иде, нигә гөл савытлары артына күчкәннәр? Шул теге артына нашатырь кыстырган малайның эшедер. Бер генә дә тик тора белми. Ничә малай үстереп, тавышлары да ишетелмәде. Бүтән малайларныкы алай ук түгел, бу төпчек-түберчекнең малае таш астыннан чыккан. Килен ягына тарткан инде. Анысы да бит галәмәт үткен, чая. Үзен болай ямьсез холыклы дип әйтеп булмый. Ягымлы, монда кунакка кайткан чакларында да, үзләренә барганда да караңгы чырай күрсәтми. Теле, авылча ук булмаса да, тәмле – «мамочка» да «мамочка». Балалары шук инде, шук. Бер карасаң, капка башында, бер карасаң, күпер астында. Ишегалдындагы бөтен әйберне урамга ташып бетерде. Бу да шуның эшедер, яшереп куйгандыр да оныткандыр. Автобус килде, дигәч, бик ашыктылар, боларны эзләп торырга вакытлары булмагандыр. Ярый, баш бәласе түгел, Казанда бетмәгәндер иннек-кершән, алырлар. Болары киләсе кайтканнарында кирәк булыр».
Нәкыя табылган әйберләрне учына җыеп алды. Нишләтергә, кая куярга белми аптырап йөргәннән соң, савыт-саба шкафының иң аскы тартмасына илтеп салды. Тартманы япканда уңайсыз булып китте аңа: шундый затлы әйберләрне кадерсезләп, ыргытып бәргән сыман гына тоелды.

«Көзге алдына тезеп куярга кирәк. Көзге алдын да матурлатып торырлар. Ул көзгенең кирәге дә юк иде инде. Картайган көндә кем аның каршысына басып көязләнә? Алгы бүлмәдә ике тәрәзә арасына эленгән, биш-былтырдан калган көзге бар – җитмәгәнме карт белән карчыкка? Җәмил, алыйк, диде бит, киленнәр кайтышында аяклы көзге алыйк, диде. Хәзергесе көндә бөтен халык аяклы көзге ала, диде. Аның cүзенә ничек каршы төшәсең. Болай үзе ярый инде. Телевизор белән икесе, бер-берсенә карашып, көлешеп торалар. Өй бизәгәнне ярата шул».
Нәкыя, кече килененең бизәнү әйберләрен тартмадан алып, һәрберсен берәм-берәм көзге алдына тезеп чыкты. Читкәрәк китеп карап торды.
«Карасана, матур була икән! Киленнәр юкка гына аларны көзге алдына тезми икән шул. Затлы нәрсә инде».

Киленнәре, бигрәк тә кече көяз килене көзге алдында бизәнгәндә, Нәкыянең ишек яңагына сөялеп күзәтеп торганы бар. Ходаем, нишләп кенә бетми! Ничәмә төрле әйбер, барысын да буяп чыга. Аннары тәртипләп тезеп куя. Килене булмаганда, Нәкыя бизәнү әйберләрен тотып-тотып карамакчы була да, әллә нигә уңайсызлана. Үз киленең булса да, кеше кызы бит, нигә орындың, дияр. Ялгыш боргалап, ватып ташласаң тагын. Андый әйберләр тотар өченмени аның куллары, сәнәк, көрәккә ияләшеп беткәннәр. Шуңа күрә, Нәкыя, киленнәренең көзге алдындагы тәтиләренә орынмыйча, күз кырые белән генә карап уза. Бу юлы ул иркенләп калган иде. Килен китте. Әйберләре калды, рәхәтләнеп тотып, боргалап, ачып карарга да була. Менә Нәкыя, соңгы тәрәзә пәрдәсен элеп бетерергә дә онытып, көзге алдындагы әйберләрне берәм-берәм тикшерергә тотынды.

Реклама

«Монысы иннек бугай инде аның. Иннек икән шул. Заманалар үзгәрә, безнең чакта иннек белән Сәләх кызлары бит урталарын гына кызарталар иде, хәзер иннекне иренгә сылыйлар... Туктале, ничегрәк итә әле кече килен? Иннекне савыты эченнән борып чыгара да, иннек савытын ике бармагы белән чеметеп тотып, иннекне өске ирененә тигезә, аннан аскысына... Аннары соң, авызын бер җәеп, бер җыеп, иреннәрнең бөтен җирен буяп чыга, аннан иреннәрен берсен икенчесенә ышкый. Шулай иткәч, берара көзгегә карап тора да, менә шушы бәләкәй генә пумаланы алып, ирен тирәләрен сызгалый, төзәтә. Киленнең җәелеп киткән шактый иләмсез зур авызы әллә ничек җыйнакланып, түгәрәкләнеп, матурланып кала. Килен каенана туфрагыннан булыр, дигәннәр, үземнең дә авыз – җәйсәң, җыеп бетерә алмаслык. Ходаем, минем авызны да иннек сылап түгәрәкләп була микән?..»

Нәкыя, үзе дә сизмәстән, кече килененә охшатырга тырышып, агарып, яргаланып беткән иреннәрен буярга кереште. Һәм көзгедән сусылланып, алсуланып киткән иреннәрен күреп шаккатты. Авызын кулы белән каплап, кеткелдәп көлеп җибәрде Нәкыя.
Кыз чагында аулак өйләрдә кич утырганда, егетләр Нәкыянең авызыннан көлебрәк такмак әйтәләр иде:
Әй, авызың, авызың зур,
Авызыңны нишләтергә?
Бер ягына мич чыгарып,
Кәнүшни эшләтергә.

Нәкыянең ачуы килә иде бу сүзләргә, авызын бөребрәк утырырга тырыша иде. Кем белгән бит иннек белән авызны кечерәйтеп булганын?! Бизәнүнең ни икәнен белми иде шул. Бар бизәнгәне, ике бармакны төкерекләп, каш төзәтү иде. Нечкә булып күренсен, янәмәсе. Хәер, аның заманы да бизәнеп йөри торган заман түгел иде инде. Авыл җирендә бигрәк тә.
Ул да түгел, Нәкыянең кулына күз төпләрен зәңгәрләтә торган буяу эләкте. Кече килене эшләгәнчә итеп сөрмә тартты Нәкыя. Кызып китеп, хәтта керфекләрен дә буяп җибәрде. Керфекләр озынаеп киткән сыман булдылар. Тагын кыз чагы исенә төште Нәкыянең. Озын иде бит керфекләре, бөгелеп-бөгелеп торалар иде. Зур авыздан көлгән егетләр, үзләренең әдәпсезлекләрен төзәтергә теләгәндәй:
Кашың белән керфегеңне
Сатмыйсыңмы акчага?
Гөлләр итеп сачәр идем
Рәшәткәле бакчага, –
дип җыр сузалар иде.

Чират пудрага җитте. Нәкыянең үз гомерендә бер тапкыр пудра ягып караганы бар иде. Хәтерләми инде, ничә яшьләрдә булгандыр, һәрхәлдә, бәләкәй иде әле Нәкыя. Әнисе кибеттән пудра алып кайтты. Бишектәге иң кечкенә энесенең бот аралары пешеккән иде бугай. Шуны корытырга алып кайткан иде әнисе пудраны.
«Берәрсеннән ишеттем микән, әллә күргәнменме, әни өйдә юкта, мич сырыннан шул пудраны алып, биткә сөртергә тотындым. Әни кайтып кергәндә, онга баткан таракан кебек булганмын. Чәчләрең, күлмәкләрең ап-ак иде, дип сөйләде әни соңыннан. Җитмәсә, әнидән куркып, пудра тартмасын кулымнан төшереп җибәргәнмен. Ул сәке өстеннән тәгәрәп идәнгә төшкән. Әни башта бер-ике тапкыр йомшак җиргә шапылдатып куйды, аннары көзге алдына алып барып, үземне үземә күрсәтте. Куркуымнан җылап җибәрдем... Шул вакыттагы сыман булмасын тагын... Бу тартмасы ничек ачыла икән? Ә-ә-ә, менә монда бер нәрсәсе бар икән. Кара инде, юка гына тартмада пудра дисеңме, пудра яга торганы дисеңме, көзгесе дә шунда. Пудрасы болай әллә ни күп түгел икән, чәчләрне, күлмәкне буярга ук җитмәс...»
Нәкыя тагын бер тапкыр кеткелдәп көлеп куйды да пудра ягарга тотынды. Шактый ук оста эшләде бу четерекле эшне. Гомере озынына пудра ягынып кына йөргән диярсең.
Илле сигез елга беренче тапкыр ике сәгать буе Нәкыя көзге каршында утырды. Вакыт үткәнлеген сизмәде дә ул. Авызын томалап кеткелдәп көлде йә көзгедәге Нәкыягә күз кысып алгалады. Бәлки әле ул чал кунган, сирәгәя башлаган чәчләрен дә, кече килене сыман ук, уң якка каратып тараган да булыр иде, сыер мөгрәгән тавышны ишетеп сагаеп калды. Тиз генә көзге каршыннан торып, урам як тәрәзәгә атылып барды.
«Хәерсез генә икән. Тагын бозавы янына көтүдән качып кайткан. Соң бозаулаган сыердан да юньсез хайван юк. Кача да кайта. Ходаем, көтү кайда икән инде?.. Җимерә капканы, җимерә, нәләт!»

Нәкыя ишегалдына йөгереп чыкты. Капканы ачты. Ике күзе акайган сыер капкадан кереп китмәкче иде, Нәкыянең кыяфәтен күреп, чигенеп куйды да борылып кире чапты.
– Ни булды тагын? – дип, Нәкыя сыер артыннан чапмакчы иде, кунакларны озатып кайтучы карты Җәмил белән очрашты. Җәмил абзый, каршысындагы Нәкыягә карап, кинәт туктап калды. Күзләре мелт-мелт килде. Хәтта кояшта янып каралган йөзе дә агарды шикелле.Нәкыя, картының кыяфәтен күреп куркып китте:
«Әллә соң балалар белән берәр нәрсә булганмы?»
– Әтисе, нишләдең? Әллә, Ходаем...
Җәмил абзый шунда гына телгә килде:
– Ә син?.. Син?.. Ни булды сиңа?..
Сораша торгач, аңлаштылар. Аңлашкач, көлештеләр. Карт белән карчыкка киләчәктә мәзәк итеп сөйләргә сүз булды.
Туктале, карт белән карчык дип ялгыш әйтәбез шикелле. Нишләп карт белән карчык булсын әле алар? Ир белән хатын, дияргә кирәк ләбаса. Бәлки, егет белән кыз, дияргәдер? Юк, ир белән хатын дөресрәк. Чөнки алар ул кичне ир белән хатын булып кочаклашып йокладылар... Юк ла инде, йоклый алмый яттылар. Шундый чакта ничек йокламак кирәк?!

Туфан Миңнуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: