16+

Кеше юк – акча да юк

Бәйрәм алды – нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар чоры. Элек-электән шулай булган: йә бәяләр төшкән, йә кибетләрдә дефицит товарлар пәйда булган, йә яңа законнар кабул ителгән.

Бәйрәм алды – нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар чоры. Элек-электән шулай булган: йә бәяләр төшкән, йә кибетләрдә дефицит товарлар пәйда булган, йә яңа законнар кабул ителгән.

«Гадел Россия» депутатлары 21 февральдә Дәүләт Думасына картлык буенча пенсияне варисларга бирү мөмкинлеге турында закон проекты тәкъдим итте. Әлеге проект нигезендә, варислар билгеле бер вакытка хәтле мәрхүмнең пенсия­сен алу хокукына ия булачак иде (сүз пенсиянең иминият өлеше турында бара). Моның формуласы да тәкъдим ителгән: көтелгән гомер озынлыгы һәм шуңа өстәлгән биш ел. Кеше шул вакытка хәтле үлсә, аның пенсиясен якыннары алып торачак. Болай эшләүнең тагын бер максаты – хезмәтара мөнсәбәтләрне яхшырту, аларны законлаштыру. Гомер буе җыелган пенсия тупланмаларының варисларга калачагын белгәч, һәркем Пенсия фондына түләүләргә җаваплырак карар иде, дип белдерә инициаторлар. Авторлар исәп­ләвенчә, әлеге проектны тормышка ашыру өчен 6,17 триллион сум акча кирәк.

Теория буенча караганда, бу хәл булырга мөмкин, пенсионер лаеклы ялда озак яшәми һәм гомер буе җыелганның файдасын күрми дә диярлек. Бу очракта ул варисларга күчәргә тиеш кебек, чөнки ул өлеш бит иминиятләштерелгән. Проектны тәкъдим итүчеләр фикеренчә, андый пенсионерларга карата өстәмә яклау һәм гарантия булырга тиеш. Алда әйтелгән 6,17 триллион сум илдәге икътисади хәлнең яхшыруы һәм пенсия яше арту нәтиҗәсендә җыелачак дигән өметтә закон проектының инициаторлары.

Әмма баштан ук әлеге документ юридик яктан төгәл түгел дигән ишарә булды – хәзер пенсия түләү яшькә карап чикләнмәгән, ул кешегә гомер буена түләнә. Яңа тәкъдим кабул ителгән очракта, пенсия алу сроклары чикләнергә мөмкин икән (көтелгән гомер озынлыгы һәм шуңа өстәлгән биш елдан артыграк яшәлсә). Башкалары бу очракта гомер озынлыгы бик күп куелып, пенсия шул елларга бүленәчәк һәм аның күләме бик аз булачак дип белдерде. Бездә хәзер эшләүчеләр пенсионерлар өчен түли, яңа кагыйдәләр эш бирүчеләрнең чыгымнарын арттыруга китерәчәк, аларга исәннәргә генә түгел, үлгәннәрнең варисларына да билгеле бер вакытка хәтле түләп торырга туры киләчәк.

Икенче бәйрәм алдыннан, 6 март көнне, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әлеге проектны кире какты. Аның аңлатуынча, тәкъдим ителгән нормалар буенча үлгән пенсионерның эшкә яраксыз һәм асрамада булучыларның хокукларын бозуга китерергә мөмкин. Ничек һәм ни рәвешле – моңа бернинди дә аңлатма бирмәгән комитет.
Яңа реформа буенча, бездә хәзер ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак, ә  Демография институты мәгълүматлары буенча, уртача гомер озынлыгы – 67,5 ел. Пенсия яшенә җитә алмыйча үлеп киткәннәрнең якыннары шул яшькә чак­лы булса да нәрсәгәдер өметләнә алыр иде, әмма әлегә бусы да тормышка ашмады.

Белгечләр варисларның хокукларын киңәйтү Конституциядә беркетелгән социаль дәүләт принципларына берничек тә каршы килми дип белдерә. Ә дөнья практикасында бу алым күптән кулланылып килә. Италиядә пенсия варислык составына кертелгән, Германиядә үлгән кешенең пенсиясе аның хәләл җефетенә бирелә. Латвия­дә 2020 елда туганнарының пенсияләренең бер өлешенә ия булу хокукын бирүче закон кабул ителергә тиеш. АКШта махсус Пенсия фондында ул шулай ук варисларга бирелә – бу очракта әлеге хокукка ире яки хатыны, балалары гына түгел, ә дуслары, беренче никахтагы хәләл җефетләре дә ия булырга мөмкин. Сүриядә пенсия яшендәге ир-ат үлсә, пенсиясен хатыны һәм балалары ала. Уллары – 18 тулганчы, кызлар исә кияүгә чыкканчы. Кияүгә чыкмаса, гомер буена аңа әтисенең пенсиясе килеп торачак.

Ике бәйрәм арасында менә шундый проект тәкъдим ителеп, тиз генә кире дә кагылды. Россиядә пенсия тупланмалары дәүләтнеке булып санала һәм кеше үлгәннән соң аның иминият өлешен түләү туктатыла. Бүгенге законнар буенча, пенсионерның акчасы үзе үлгәннән соң бер ай гына түләнә, әгәр ул күчеп өлгергән булса. Ә аннан соң, кеше юк – акча да юк. Пәрдә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading