16+

“Кешеләрне бәхетле итәм”: рәссам Миләүшә Нуруллина бер көн эчендә картиналар ясарга өйрәтә

Чәчәкләр... Ниндиләре генә юк: гөлҗимеш, ромашка, пион, ә иң яратканы– лаләләр. Бу чәчәкләрне буяулар ярдәмендә тудыручы үзе төп чәчәк – Миләүшә.

“Кешеләрне бәхетле итәм”: рәссам Миләүшә Нуруллина бер көн эчендә картиналар ясарга өйрәтә

Чәчәкләр... Ниндиләре генә юк: гөлҗимеш, ромашка, пион, ә иң яратканы– лаләләр. Бу чәчәкләрне буяулар ярдәмендә тудыручы үзе төп чәчәк – Миләүшә.

Импрессионизм стилендә иҗат итүче, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, архитектор Миля Нурулиннаны күпләр үзенчәлекле чәчәкләре аша таный.

Күптән түгел “Хәзинә” милли сәнгать галереясында ачылган күргәзмәсендә аның бар диварны каплап алган чәчәк картиналарыннан җылылык, матурлык бөркелә. Моннан тыш Миләүшә ханым Татарстанда беренче булып рәсем буенча мастер класс оештыручы кеше. Аның “Син – рәссам. Биредә һәм хәзер” дип аталган проекты күпләрне җәлеп итәргә өлгерде. Рәссамның иҗаты, тормышы турында үзе белән сөйләштек.

Рәсемнәрдә кешенең холкы ачыла
 Миләүшә ханым танылган язучы Вакыйф Нурулинның кызы. Әнисе озак еллар Милли китапханәдә эшләгән. Рәсем сәнгате белән кыз очраклы рәвештә кызыксынып киткән. Балачакта әтисе кебек журналист булырга хыялланган. Тик архитектор белгечлеген үзләштергән. Бары 31 яшендә генә рәсем ясый башлаган. Аның бер-берсен кабатламаган чәчәкләре тиз арада популярлык казанган. Башкаларны да рәсем сәнгате белән якынрак таныштыру максатыннан ул 2004 елда остаханә ачып җибәргән. Оста рәссам тәҗрибә белән уртаклаша, өч төстән йөзләгән гаммалар барлыкка китерергә өйрәтә, бер тапкыр да пумала, мастихин (шпатель) тотып кармаган кешеләр, ахырдан үзләре ясаган искиткеч картиналарына сөенәләр. Бу серле бер могҗиза кебек.

– Рәссам иҗаты аша үзе турында сөйли, эчке кичерешләрен чагылдыра. Хәзер кеше бөтен нәрсәне үзе эшләп карарга кызыга, төрле мастер-классларда катнаша, кеше үзенең эчке дөньясын өйрәнә, яңа һөнәрләрне сынап карый. Шуңа да мин 30 еллык тәҗрибәмне башкалар белән дә бүлешергә уйладым. Максатым биш сәгатьтә кешедән рәссам ясау түгел, бу күбрәге арт-терапия, рәсемнәренә карап кешенең холкын белергә була, бу шөгыль тынычландыра, рәхәтлек бирә. Кеше үзенең рәсемен күреп шакката, үзенә ышаныч арта. Кешеләрне бәхетле итәм, бу – иң мөһиме, – ди Миләүшә Нуруллина.
Остаханәгә килүчеләр арасында олысы, кечесе дә бар. Иң өлкән яшьтәге укучысына 83 яшь булган. Мәктәп укучылары да җитәрлек. Дәресләргә даими килүчеләр дә бар.

Хыялы – клуб ачу
Миләүшә ханым 18 мартта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның яшь, төз, сылу булып калуының серен уртаклашам.Әллә ни сере юк. Тормышка мәхәббәт белән карыйм. Рәхәтләнеп биим. Ботокс, төрле уколларга каршы мин, битемә уколлар кадатканым юк, аның каравы атна саен мунча керәм, анда биткә, муенга, ияккә “буккаль” массаж ясыйм, барысы да табигый булганны яратам, – ди Миләүшә ханым.

Яшьлегендә ул спорт гимнастикасы белән шөгыльләнгән. Йөзәргә ярата. Эссе челләдә генә түгел, урамда 18 градус кына җылы булганда да коена Миләүшә ханым. Күптән телевизор карамый. “Ул җиңелчә наркотик кебек, шуңа да телевизордан баш тарттым. Башта авыррак булды. Аның каравы, хәзер мин чиста”, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Импрессионистларның ачык төсләрне яратуы билгеле, шуңа да күбесе чәчәкләр сурәтли. Милүшә ханым да чәчәкләрендә хәтта табигатьтә булмаган төсләрне, бар дөнья матурлыгын чагылдыра.

Ни хикмәт рәссам фатирында үзе ясаган бер генә картинасын да элмәгән. “Күзләр ял итәргә тиеш, картиналар кабатланмасын өчен стеналар буш торса яхшырак,”– ди ул.

Киләчәктә бию белән ныклап шөгыльләнергә уйлый. Хыялы – пенсия яшендәге шат күңелле өлкәннәр өчен бию мәктәбе ачу. Хәрәкәт, бию, табигатьтән көч алу, эчке дөньяң белән гармониядә яшәү – кешене бәхетле итәргә ярдәм итә, дип саный рәссам.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading