7-11 сентябрь көннәрендә Казанда XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, 14 фильм программага кертелгән.
Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. “Фестивальгә киләчәк кунакларның географиясе гаять киң. Алар арасында Үзбәкстан, Казахстан, Таҗыкстан, Иран, Согуд Гарәпстаны, Төркия, Германия, Франция, Австралия һәм башка ил кунаклары бар. Шуны да әйтергә кирәк, быелгы фестиваль аеруча үзенчәлекле булачак, чөнки ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүгә 1100 ел тулган елда үткәрелә”, - диде министр.
Аның сүзләренчә, фестивальнең төп миссияләренең берсе – кадрлар әзерләү. “Быел Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыгында киномәктәп форумы узачак. Биредә кино юнәлеше буенча белгечләр әзерләүче 14 югары уку йорты укучылары җыелачак”, - диде Ирада Әюпова.
Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова Татарстанда төшерелүче фильмнарның сыйфаты елдан-ел яхшыра дигән фикердә. “Начар фильмнар төшерелсә, алар фестивальгә кабул ителмәс иде. Әлеге фестиваль татар режиссерларына тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирә. Минемчә, бу бик яхшы күренеш”, - диде Миләүшә ханым. Аның сүзләрен куәтләп, брифингны алып баручы Ләззәт Хәйдәров халык әйтемен искә төшерде: “Биючегә сүз әйтмәгез, бии бии шомара”...
Миләүшә Айтуганова эшлекле программаны үстерүгә, ягъни питчингка аерым игътибар бирелүе турында да әйтте. Питчинг - проектны финансларга әзер булган инвесторлар табу максатыннан кинопроектны телдән яки визуаль тәкъдир итү дигәнне аңлата. “Питчинг 9 сентябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында узачак. Экспертлар комиссиясе бик затлы. Питчингта 8 ил тәкъдим ителә”, - диде Миләүшә Айтуганова.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри комиссиясе рәисе – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко. Моннан тыш, жюри әгъзалары сафын башка илләрдән режиссерлар һәм кино белгечләре тулыландырачак. Комиссиягә язучы, кинорежиссер, кинорежиссер, кино тәнкыйтьчесе Хәмид Бенамра (Алжир, Франция), режиссер, продюсер Анара Кашаганова (Казахстан), режиссер, продюсер Әмир Салмин Әл Мурри (БГӘ), документаль фильмнар режиссеры, халыкара кинофестивальләр призеры Нәркис Абьяр (Иран), режиссер, Һиндстан һәм башка илләрдәге фестивальләрдә күпсанлы призлар иясе Хаобам Пабан Кумар (һиндстан), танылган кинотәнкыйтьче, кино белгече, күпсанлы кинофестивальләрдә жюри әгъзасы булган Ихсан Кабил (Төркия) һәм режиссер, актриса, продюсер Илһам Шаһин (Мисыр) керә.
Россияне фестивальнең жюри исемлегендә шулай ук танылган кино белгече, кино тарихы, сәнгать белеме докторы, документаль фильмнар режиссеры Валерий Фомин тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасыннан жюри составында РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин эшләячәк.
Халыкара конкурста “Тарлан” (реж. Юлия Захарова), “Галиябану (реж. Рифат Миндубаев), “Габдрахман” (реж. Марсель Мәхмүтов), “Сосновый ключ (реж. Булат Минькин) фильмнары, ә милли конкурста “Без – 41нче ел балалары” (реж. Әмир Галиәскәров), “Республика 99” (реж. Адель Таккезе, Юлия Захарова, Софья Силкина), “Параллели” (реж. Сергей Батаев), “Посланник” (реж. Зөфәр Хәйруллин), “Одна в горах” (реж. Азат Дәүләтшин), “Настала ночь” (реж. Әмир Сальянов), “Дядя Миша” (реж. Ахмаджон Оев), “Татарский край. Троицк” ( реж. Александр Далматов), “Коридор воспоминаний” (реж. Чыонга Тхе Тхиен), “Таш” (реж. Елизавета Елисеева) кинокартиналары катнашачак.
“Мир” кинотеатрында ремонт бару сәбәпле, фестивальнең төп программасы “Синема 5” кинотеатрында (“Республика” сәүдә үзәге) тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең ачылышы 7 сентябрьдә Казан Ратушасында, ябылу тантанасы 11 сентябрь көнне “Пирамида” концертлар залында узачак.
Комментарийлар