16+

Харуки Муракамидан 10 ҖӨМЛӘ

Күптән түгел күренекле япон язучысы Харуки Муракамига 70 яшь тулды. Газета укучыларыбыз арасында да аның иҗатын яратучылар барлыгын исәпкә алып, без әдипнең әсәрләреннән берничә кызыклы цитата тәкъдим итәбез.

Дөньяда ялгыш фикер булмый, безнеке белән туры килмәгән фикерләр генә була.

Кеше олыгайган саен, аның тормышында төзәтеп булмаслык нәрсәләр арта.

Бер-беребезне кочаклаганда, без бер-беребезнең куркулары белән уртаклашабыз.

Бер-береңә вөҗданлы булу һәм ярдәм итәргә теләү –шул иң мөһиме.

Кешегә өмет бирелә һәм ул аны артабан яшәү өчен ягулык итеп куллана. Өметтән башка бернинди дә «артабан» мөмкин түгел.

Һәрбер бушлык ни беләндер тула.

Диңгезгә озак карап торсаң, кешеләрне сагына башлыйсың, ә кешеләргә озак карап торсаң – диңгезне.

Йөрәктән тышка атылып чыкмаган бер сер дә юк.

Иң мөһиме – башкалар уйлап тапкан зур нәрсә түгел, ә үзең булдырган кечкенә.

Еш кына иң мөһим әйберләр иң пүчтәгеннән башлана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X