16+

"Хаталы" районнар: Татарстанда 38 авыл исеме үзгәртелгән

Татарстан Республикасынның 21 районындагы 38 торак пункты атамасы географик атамаларның дәүләт каталогында язылган атамалар белән тәңгәл булмаган. Әмма дүрт ел дигәндә, хаталар төзәтелгән.

"Хаталы" районнар: Татарстанда 38 авыл исеме үзгәртелгән

Татарстан Республикасынның 21 районындагы 38 торак пункты атамасы географик атамаларның дәүләт каталогында язылган атамалар белән тәңгәл булмаган. Әмма дүрт ел дигәндә, хаталар төзәтелгән.

Атамаларны бертөрле рәвешкә китерү уңаеннан ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан киңәшмәләр оештырылган, архив материаллар һәм хөкүмәт органнары актлары өйрәнелгән. Бу хакта ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин журналистлар белән очрашуда сөйләде.

“Без бу эшне дүрт елга якын алып бардык. Нәтиҗәдә 2019 елда – 16, 2020 елда – 12, 2021 елда – 7, 2022 елда 3 торак пунктның атамасы үзгәртелде. Нигездә хаталар сызыкча төшеп калу, хәрефләр алышыну, зур хәрефне кечкенә хәрефтән язу белән бәйле. Беренче карашка, бу хаталар мөһим дә түгел кебек. Кайбер кешеләр авыл исемен төзәткәннән генә авыл халкының тормышы үзгәрми дип уйлый. Чынлыкта, бу хаталар шактый проблема китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, күчемсез милек буенча килешү рәсмиләштергәндә яки яшәү урыны буенча теркәү узганда кыенлыклар булуы ихтимал”, - ди министр.

Аның сүзләренчә, “хаталы” районнар исемлегендә Әлмәт, Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш, Саба, Нурлат, Баулы, Кама Тамагы һәм башкалар бар. Мисал өчен: Алексеевск районындагы Ашняк авылы Ошняк авылына, Апас районындагы Коратун бистәсе Каратунга, Мамадыш районындагы Еникей-Чишма авылы Еникей Чишмага (татарча атамасы - Түбән Кыерлы) үзгәртелгән.

Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрында барлыгы 3119 торак пункт исәпләнә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading