16+

Хатын-кызлар кияүдә булуын нигә яшерә?

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне – Россиядә һәр елның 8 июлендә билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанда яшәүче гаиләләр турында 5 төп факт барланган. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Хатын-кызлар кияүдә булуын нигә яшерә?

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне – Россиядә һәр елның 8 июлендә билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанда яшәүче гаиләләр турында 5 төп факт барланган. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Беренче факт. Сораштыруда катнашучыларның яртысы, ягъни 48 проценты шәхси тормышы, гаиләсе турында коллегаларына сөйләми. Шунысы кызык: хатын-кызлар ирләргә караганда үзе турындагы мәгълүматны күбрәк яшерә. 

Икенче факт. Татарстанда яшәүче гаиләләрнең бюджеты болайрак бүленә: ашауга – 36, торакка – 43, түләүләргә – 29, балаларга – 17, ялга – 7 процент. Сораштыручылар арасында алимент түләүчеләр дә шактый.

Өченче факт. Гаилә – зур таяныч һәм терәк. Сораштыручыларның 36 процентына авыр чакта туганнары акчалата ярдәм итә. Хатын-кызлар ирләргә караганда мондый ярдәмне ешрак ала икән.

Дүртенче факт. Иң яхшы ял – гаилә янында. Сораштыручыларның 31 проценты быелгы ялны бакчада үткәрергә җыена, 29 проценты ремонт һәм башка көнкүреш эшләре белән мәшгуль булачак, 30 проценты походка яки пикникка, 14 проценты чит илгә ялга барачак.  

Бишенче факт. Татарстанлыларның 59 проценты өчен гаилә – беренче урында. Ягъни алар иң күп игътибарын һәм вакытын якыннарына бирә. Әмма карьераны беренче урынга куючылар да аз түгел, нәкъ шуның хәтле икән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading