16+

Хәлимә Искәндәровага халык артисты исеме бирелде

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлимә Искәндәрова 19 майда юбилеен - 80 яшьлеген билгеләп үтте. Ниһаять, хөкүмәт аның иҗади эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлимә Искәндәрова 19 майда юбилеен - 80 яшьлеген билгеләп үтте. Ниһаять, хөкүмәт аның иҗади эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Хәлимә апаның сөенечләре моның белән генә бетми әле. Аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелгән. Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

- Хәлимә апага халык артисты исеме "кайтып җитте", - диде ул артистлар белән оештырылган онлайн җыелышта. 

Искәндәрова Хәлимә Шакир кызы 1940 елның 19 маенда Ташкент шәһәрендә туган. 1958 елда Пржевальск шәһәренең рус театрында эшли башлаган. 1960-1963 елларда — Тула театрында эшли. 1963 елда Татар академия театрына эшкә килә. 1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.
Атказанган исеме Хәлимә апага 1992 елда бирелгән булган.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк иртэ биргэннэр, башкаларнын тузып беткэндэ сезнеке яна торвр инде.

    Мөһим

    loading