16+

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: "Күзләренә бер тутырып карап сөйләшәсе иде серләшеп..."

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: “Иң затлы күлмәгемне киеп, бер кочак гөлләмәләр алып синең юбилеңа Казанга юлга әзерләнер идек без".

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграм битендә апасы турында бик еш искә алып яза. Апасының туган көне җиткәндә ул әнә шундый сүзләр язып куйган.

Иртәгә Хәния Фәрхигә, исән булса, 60 яшь тулган булыр иде. Сеңлесе Фирүзә шигырь юлларын да өстәп куйган: “Сагындыңмы диеп сорамагыз. Бик сагындым, сагыш утында. Иңнәренә күбәләктәй кунып назланасы иде учында. Күзләренә бер тутырып карап сөйләшәсе иде серләшеп. Бер елмаю җитәр иде шул чак йөрер өчен бәхет өләшеп”.

Бер постында исә әниләренең фотосын куеп, “эх гомерне сәгать теле кебек кирегә борсаң иде. Инәемне яшьлегенә алып кайтыр идем. “Кызым, рәхәтләнеп эшлисем, тәмле итеп йоклыйсым килә бит», - ди газизем. Дәрт бар да бит, дәрман юк шул инде. Инәү, яши алган кебек яши алмасаң да, җаның тыныч, сәламәтлегең булсын иде әле. Шулай да рәхәт, матур бит, Инәү, яшәүләре”, – дип яза ул.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading