16+

Хәния Фәрхингә багышланган концертка килмәүче җырчылар турында Гөлназ Сәфәрова: «Бу гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә»

Кичә Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган.

Хәния Фәрхингә багышланган концертка килмәүче җырчылар турында Гөлназ Сәфәрова: «Бу гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә»

Кичә Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган.

Бу хакта “Татар-информ”га концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова әйткән.

“Бик күп артистлар “Хәния һәрчак истә, хәтердә” дип йөргән булалар. Шушы концертның сценарий авторы буларак әйтә алам: концертта катнашасы кайбер җырчылар, аны “хөрмәт итәбез” дип йөргән коллегалары, соңгы мизгелләрдә кайсы-кая таралышты. Минем аларны исемнәре белән атыйсым килми. Алар үзләре белсеннәр дә, оят булсын иде. Бәлки, чыннан да сәбәпләре бардыр. Әмма “кан басымым күтәрелде”, “башым авырта”, “Филармония парковкасына машинаны кертмәделәр” кебек сылтаулар сәбәп була алмый. “Нигә мин беренче җырлыйм, дүртенче җырламыйм?” дип әйтүчеләргә шаккатам. Мондый сәбәп һәм юк-барга борчылулар – бу гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә", - диде Гөлназ Сәфәрова.

Кичә, 30 майда, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган бәйрәм концерты берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада узды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Салават нишлэп катнашмаган ул?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ана шундый чакта куренэ дэ инде кемнен кем икэнлеге. Кем дус, э кемнен башка могэмэлэдэ булганы. Икейозлелек, кончеллек икэн кеше кунелендэ. Кызганыч...

      Мөһим

      loading