16+

Күки янын урап уз...

Кешегә биеклек һәм тирәнлек сихри йогынты ясый. Тагын да биегрәк тауларга менәсе, су дәрьясының тагын да төбенәрәк төшәсе килә.

Күки янын урап уз...

Кешегә биеклек һәм тирәнлек сихри йогынты ясый. Тагын да биегрәк тауларга менәсе, су дәрьясының тагын да төбенәрәк төшәсе килә.

Тизлек тә тылсым көченә ия: автомобиль яки мотоцикл сәгатенә 100 чакрым тизлектән югарырак хәрәкәтләнә башлагач, гүя иңнәреңә канатлар үсә, кош кебек очасың. Ләкин мондый хыяллану-исәрләнүнең ахыры фаҗига белән тәмамлану ихтималын һич тә онытырга ярамый. Автоинспекторлар кисәткәнчә, юл һәлакәтләренең күбесе тизлек режимын сакламаудан килеп чыга.

Өйгә яки барасы җиреңә тизрәк барып җитү омтылышы да кеше күңеленең табигый халәте. Тик бу хәтәр хис. Балык Бистәсе районындагы туган авылым Күкидән М-7 автотрассасына чыккач, Казан ягына турыдан-туры борылыш ясарга ярамый. Чаллы шәһәре тарафына юнәлеп, Лесхоз бистәсе турысындагы махсус юлдан борылып килергә кирәк. Баштарак, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, үзем дә Казанга Күки турысыннан гына чыга идем. Тик асфальт өслегенә тоташ сызык төшерелгәч, 5 чакрым араны урап узуны хәерлерәк санадым. Вакытны да, бензинны да кызганасың, әлбәттә, әмма үзең һәм салондагы кешеләрең, шулай ук авыл күчтәнәче – күкәйләр исән. Безнең төбәктә кош йомыркаларын «күкәй» дип сөйләшәләр.

Күңелгә бер корт-уй керсә, тынгы бирми бит инде ул. Күки авылы турысыннан гына Казанга борылыш юл булдырасы килә. Биредә М-7 автотрассасына Күкидән генә түгел, ә Ямаш, Балтач, Зәңгәр күл, Күгәрчен авылларыннан да машиналар чыга.

– Федераль автотрассалар проектларында 5 чакрым саен гына борылыш урыннары ясау каралган. Күки авылы турысында Казанга борылышны Лесхоз бистәсе тарафыннан ясау билгеләнгән. Бу тәртипне үтәү зарур, каршы яктан хәрәкәтләнгән транспорт чарасы белән каты бәрелешү булырга мөмкин, – дип кисәтте «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль учреждениесе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин.

М-7 «Волга» федераль автотрассасының Татарстан өлешендә 15 хәвефле участок булган, алар юл иминлеге таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерелә. Тагын 7 хәвефле юл участогында үзгәртеп төзү эшләре башкарырга кирәк икән әле.

Идарә җитәкчесенең икенче урынбасары Сергей Автономов таныштырганча, быел федераль автотрассаларның Татарстан өлешендәге 130 чакрым юл норматив таләп­ләр югарылыгына җиткереләчәк. Зур проектлар да планлаштырылган. Мәсәлән, быел Р-239 Казан –Оренбург автотрассасыннан Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропортына илтә торган юл 4 полосалы итеп үзгәртеп төзелә башлый, шулай ук Чаллы шәһәрен урап узу юлын төзүгә керешелә.

– «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге янында юл-транспорт чишелеше төзелеше башлана. Анда җәяүлеләр өчен ике урында җир асты кичүе дә була. Проектның кыйм­мәте – 4,5 миллиард сум. Әлеге төзелешләрне 2024 елга башкарып чыгу бурычы йөкләнгән, – диде Сергей Автономов.

Шипалы тәгәрмәчләрнең асфальт өслегенә зыяны турында да сүз булды.

– Шипалы тәгәрмәчләр АКШның төньяк штатларында һәм Финляндиядә дә кулланыла. Асфальт өслеген саклау ниятендә шипалы тәгәрмәчләрне куллануны тыйсак, боз­лавыкларда куркыныч һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин. Зыян тагын да күбрәк булачак, ә иң куркынычы – кеше гомере өзеләчәк. Хәзер шипалы тәгәрмәчләр тәэсиренә чыдам асфальт-бетон түшәлә, – дип фикерен әйтте бу уңайдан идарә директоры киңәшчесе Ольга Воробьева.

Мамадыш районындагы Соколка авылы янында Чулман елгасы аша күпер салу 2021 елда башлана. Анда кара-каршы хәрәкәтле ике күпер була.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading