16+

Климат җылына: алда безне ни көтә?

Быелгы кыш җылы килде, зәмһәрир суыклар күзәтелмәде. Гомумән, алганда, республикада, бөтен дөньядагы кебек үк, климат җылына бара.

Быелгы кыш җылы килде, зәмһәрир суыклар күзәтелмәде. Гомумән, алганда, республикада, бөтен дөньядагы кебек үк, климат җылына бара.

1951 елдан хәзерге көнгә кадәр караганда, соңгы ун елда уртача температура үсеше 0,32 градусны тәшкил итә. 70 нче еллардан бирле җылыну процессы 0,5 процентка тизрәк бара. Кыш җылы булса да, тарихта аннан да җылырак кышлар бар. 1995 елның кышында уртача температура 5,9 градус булган.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, явым-төшемнәр быел җитәрлек булды. Соңгы елларда явым-төшем, үткән елдан кала, шактый булган.

– Бүгенге көндә кар катламының калынлыгы республика буенча уртача 40 см. Башка елларга караганда, 20 процентка күбрәк бу күрсәткеч. Кар катламында су запасы 122 мл. Су саклагычлар язгы суларны әзер кабул итәргә. Катаклизмнар куркынычы булырга тиеш түгел, – дип сөйләде журналистларга Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов.

Туфрактагы дым күрсәткече күпьеллык күрсәткечләрдән 60 процент тирәсендә икән һәм бу дым артык күп дигән сүз түгел. Җир кар суларын сеңдерә алачак. Республика территориясендә 35 гидрология посты эшләп тора һәм аларның эшләре автоматлаштырылган.

Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина март аеның аномаль җылы килүен, беренче декадада һава температурасы нормадан 5 градуска, икенчесендә – 4 градуска артык булган, өченче декадада 3 градуска югары булыр дип көтелә.
– Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, апрель аеннан ноябрьгә кадәр һава температурасы нормага якын булачак, ә август аенда уртача күрсәткечләрдән артып китәр дигән фараз бар. Яңгырлар да булачак, ә менә июнь аенда алар нормадан ким булырга тиеш, – диде ул.

Тәмам язга кердек, март кояшы карны эретеп бетерә дип торганда гына, бүген кар бураны чыкты. Казанда кар күп яву сәбәпле, юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды. «Казан» аэропортында буран аркасында өч рейс тоткарланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading