Әллә нинди сәер исемле авыллар бар инде. Шундыйларның берсен Балык Бистәсе районында таптык. Балыклы-Чүкәй диләр аны. Килеп чыгу тарихы татар теленә бәйле, шул ук вакытта анда милли йолалар да сакланып килә авылда.
Авыл М7 трассасыннан ерак урнашмаган, Казаннан бер сәгать дигәндә барып җитеп була. Шунда ук административ бинага килеп җиттек, монда бер түбә астында клуб та, авыл советы да, китапханә дә эшләп килә.
Безгә беренче чиратта соңгысы кирәк иде, чөнки нәкъ менә аның мөдире авыл тарихын сөйләргә ышандырды. Индира Илалова сүзләренчә, Балыклы-Чүкәйнең барлыкка килү тарихы 1750 елларга карый дип әйтергә була. Ә инде исеме хакында әйткәндә, бу урынга Касыйм дигән кеше килеп утырган, чүмкәйгән дип сөйли торган булганнар. Вакытлар узу белән әлеге сүз чүкәйгә әйләнгән. Икенче риваятькә күз салсак, калын урманнар арасында янәшә ике күл күренгән, анда балык бик күп булган, борынгы төрки тел белән әйткәндә, чук кебек күп дигән сүздән авыл исеме барлыкка килгән диелгән.
“Балыклы-Чүкәйдән билгеле кешеләр чыкканмы соң?” – дип, сорау бирергә булдым.
– Шушы кечкенә генә авыл өчен күренекле шәхесләрне күп дип әйтер идем. Алар арасында язучы, драматург Сәет абый Шәкүров, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда уйнаучы атказанган артистлар Нуретдин Нәҗмиев белән Илсөяр Сафиуллина, бүген дә яшәп, иҗат итүче шагыйрь Миңнур Сафиуллин, профессор Альберт Саттаров, тарихчы Илфат Билалов, атаклы мал табибы Ринат Вәлиев, атказанган машина төзүче Илсур Миңнеханов бар, – дип, җавап бирде Индира Илалова.
Аның сүзләренчә, авылда кызыклы чара – башка җирләрдә күренмәгән бер гореф-гадәт сакланып килгән икән.
– Һәр елны Сабантуйдан соң бер-ике атна узгач, “Изгеләр бәйрәме” үтә, – дип сөйли китапханә мөдире. – Анда ел буена нинди дә булса сүз әйткән, вәгъдә биргән кешеләр сарыклар, тавыкларын чалалар, бөтен авыл халкы үзе белән ризык алып килеп, иртән иртүк кояш чыкканчы су тутырып, 18 казанда аш пешерә. Әлеге чарада Балыклы-Чүкәйдә яшәүчеләр генә түгел, бик күп кунаклар да катнаша. Шушы “Изгеләр бәйрәмен” уздырганга күрә дә, безнең авылның хәвеф-хәтәрләр күргәне юк әле дияр идем. Авылда борынгы мәчет тә бар. Ул 1897 елда салынган, берничә тапкыр янгынга дучар булса да, әле дә эшләп килә. Эче дә, тышы да яңартылган.
“Бу “Изгеләр бәйрәменең” нинди файдасын күрәсез соң? Халыкка нигә кирәк ул?”, – дим аптырап.
– Без аны бик кирәксенәбез, чөнки ул үзенә күрә туганнар, дуслар, күршеләр очраша торган бер мәйданчык та булып тора бит. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмдә борынгы ата-бабаларыбыздан калган аш пешерү тәртипләре дә күрсәтелә. Шуңа күрә дә әлеге чарада елдан-ел яшьләр күбрәк катнаша, ризык әзерләү серләренә төшенәселәре килә. Әле шуның янында гына чишмәсе дә бар. Аның суын алып, җыеп куйсаң да, бозылмый, – ди Индира Илалова.
Якында гына бер борынгы сандык күренде. Ул Индира апаның каенанасының каенанасы белән каенатасының мәхәббәт тарихына бәйле икән. Сәрвиҗамал матур күлмәген, калфагын, читеген киеп, шәлен бәйләп, Балыклы-Чүкәй авылына кунакка килә. Шунда Фатыйхетдиннең күзе калфакка төшә, ә аннары күп тә үтми, яшьләр кавыша. Хәзер инде 19нчы гасырга караган шушы киемнәр китапханәдә саклана. Фатыйхетдин бабай сугыш кырында һәлак булган. Сөйгән яры Сәрвиҗамал белән кавышканда икесенә дә көмеш балдак эшләтә. Суслонгер дигән җирдә хәрби өйрәнүләрдә булган чорда хатынына үзенекен биреп кайтара. Хәләл җефете тора-бара үзенекен югалта, ә инде монысы бүгенгә кадәр сакланган.
Без Индира Илалова белән сөйләшкән арада Балыклы-Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов та кайтып җитте. Район үзәгендә киңәшмәдә булган икән. Аның сүзләренчә, әлеге җирлеккә өч авыл керә – Иске Арыш, Керәшен Казысы һәм Балыклы Чүкәй. Безне кызыксындырган соңгысында 216 кеше яши. Күпчелек авыл халкы – пенсионерлар, ә эшкә килгәндә, күбесе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куялар. Әйтик, Раил Бариев исемле инвестор җирләрне эшкәртә, Малик Хәйруллин дигәне фермерлык белән шөгыльләнә.
Соңыннан Балыклы-Чүкәй атамасы барлыкка килүгә сәбәпче булган күлне дә барып күрдек. Ул авылның нәкъ уртасында урнашкан, янында гына чишмәсе дә ага. Балыгы күп диләр бит, тотарга бер киләсе булыр әле.
Рәсим Хаҗиев.
Комментарийлар